Татарстанда 2 миллион данәдән артык агач утыртылачак

Көзен утырткан агач нык була. Татарстан урманчылары әнә шулай ди. Республика урманнарында агач утырту эшләре дәвам итә. «Урманнарны саклыйк» бөтенроссия акциясе кысасында Татарстанда 2 миллион данәдән артык агач утыртылачак. Урманнар ни хәлдә? Без бу хакта урманчылар белән сөйләштек.

– Республикада урманнарны яңарту эшләре ел дәвамында башкарыла. Агач утырту акцияләре дә үткәрелеп тора. Без бу эшне язын һәм көзен эшлибез. Урманчы буларак шуны әйтә алам: көзен утырткан агачның үсеп китү мөмкинлеге зур. Алар тизрәк тернәкләнә, – ди Казан шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе Илнур Кәшәфиев. – Безнең якларда нарат, Европа чыршысы, себер карагае, вак яфраклы юкә һәм миләш агачлары яхшы үсә. Шуңа күрә утыртканда аларны сайлыйбыз.

Урманчылар сүзләренә караганда, Татарстанда утырту өчен чимал җитәрлек. Республиканың 51 питомнигында һәм Саба селекция-орлыкчылык үзәгендә ел саен 12 миллион данә кәлшә үстерелә.

Балык Бистәсе районында урнашкан Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкчесе Нияз Таҗмиев әйтүенчә, урманчылар киләсе ел өчен орлык әзерли. Бу көннәрдә имән чикләвеге җыйганнар. Балык Бистәсе районы урманнарында аның уңышы сөенерлек түгел икән. Шуңа алар нарат, чыршы күркәләрен дә җыялар. Киләсе елда шушы орлыкларны утыртып, үсенте алмакчылар.

–  Урманнарны тәртипкә китердек. Күп тапкыр өмәләр ясап чистарттык.  Көздән үк җирләрне эшкәртеп әзерләп куябыз. Яз көне утырткан агачларны барлап чыгабыз. Әгәр алар үсеп китмәгән икән, яңаларына алмаштырабыз, – ди Нияз Таҗмиев. – Без инде киләсе елда  янгын куркынычсызлыгына әзерлекне башладык. Урман буйларын  көздән махсус сукалатып куябыз. Алдан хәстәрен күрсәк, үзебез өчен дә, урманнарын саклау өчен дә уңай булачак.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңарту һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев сүзләренә караганда, Әгерҗе, Биләр, Яшел Үзән районнарында имән чикләвеген җыялар икән әле.

– Безгә урман барлыкка китерүче төп токымнардан барлыгы 11,5 тонна орлык әзерләргә кирәк. Әлегә кайда күпме җыйганнарын исәплибез. Шуннан соң 2023 елга урман культурасы кампаниясе өчен ничә үсенте барлыгы билгеле булачак, – ди ул.

Ә менә Зәй урманчылыгы хезмәткәрләре үзләрендәге орлыкларны санап чыгарган. Аларда 1,5 миллион утырту чималы бар икән.

– Бу үсентеләр саны урманнарны торгызу һәм киләсе елда урман культураларын тулыландыру өчен җитәрлек, – ди Зәй урманчылыгының урманнарны торгызу буенча инженеры Лилия Вәлиева.

Урманчылар кышка әзер, дисәң дә була. Бар эшләре системага салынган. Әмма алар табигатьне яратучы кешеләргә өметләнә. Ни дисәң дә, агачлары утырту, өмәләрдә катнашу өчен актив кешеләр кирәк. Соңгы елларда исә Татарстанда табигатьне яратучылар саны артып тора. Бергәләп агач утырта торган гаиләләр, урамнары белән өмә үткәрүче авыллар бар. Кама Тамагының Антоновка авылына баргач, Ринат Шәйхетдинов белән танышкан идем. Аның үз питомнигы бар. Дуслары белән төрле чаралар уздырып, урман утырталар.

Кукмара районының Кәчимир авылында яшәүче 83 яшьлек Салих Шәрипов күп еллар инде агач утырта. Быел исә бакча артына парк та ясап куйганнар. Элек бу урынга Салих абый 150 төп агач утырткан булган. Парк итеп  ясап куйгач, агачлар санын тагын да арттырасы килә, ди ул.

Сүз уңаеннан,  узган ел  «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе барышында Татарстанда 594 га мәйданда 1,8 млн данә агач материалы утыртылган иде. Бу акция беренче тапкыр илдә 2019 елда үткәрелде. Өч ел эчендә анда катнашучылар 150 млн төп  агач утырткан. Быел бу акция сентябрь ае башында Камчаткада башланып китте. Акциянең максаты – янгыннардан аеруча зыян күргән төбәкләргә ярдәм итеп, 70 миллион төп агач утырту.

Республикада  табигатьне саклау акцияләре 2011 елдан бирле үткәрелә. 11 ел эчендә 8,1 мең гектардан артык мәйданда 32,1 млн данә  үсентеләр утыртылып,  анда катнашучыларның  саны 567 мең кешедән артып китте.

Көз көне нинди агач утырту яхшы?

– Груша. Көзен бу агач урынына тиз ияләнә, күп итеп су сибүне таләп итми.

– Алмагач. Язга кадәр җиргә ияләшеп, тамырын ныгыта.

– Слива. Аны алдан яхшылап әзерләнгән туфракка утыртырга кирәк. Ашлама керткәндә, алдагы җиде елга исәпләп саласы. Туклыклы матдәләр җитмәсә, агач начар үсә яки җимешен аз бирәчәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү