Урманчы һөнәрен сайлаган яшьләргә 300 мең сум түләнә

Саклап тотарга, яңартырга, корткычларны бетерергә, ут якмаска. Татарстан урманчылары республика халкын шуңа өнди. Быелгы язның иртә һәм эссе килүе барыбызны да сак булырга өйрәтте. Җәй дә коры булды. Һава торышын исәпкә алып, быел Татарстан урманнарында янгын куркынычы югары булганга күрә, 5 тапкыр чикләү кертелде. Шул рәвешле урманнар янгыннан сакланды. Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтүенчә, инде өч ел рәттән бездә янгыннар күзәтелми. Шулай да быел бер очрак теркәлгән.

– Янгыннарның булмавы – халыкның да уяулыгы нәтиҗәсе. Алар безгә бик ярдәм итә, – ди министр. – Быел Әлмәттә полигон янды. Ялкын урманга якын булган җиргә үрмәләде. Вакытында сүндерелсә дә, быел урман янгынының бер очрагы теркәлде инде. Күрше-тирәләрдә урманнар янганда, без утка юл куймадык. Республикада янгынга каршы тору өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. 25 урман-янгын станциясе эшли. Урманнарны күктән дә күзәтәбез.  Коры үлән яна башлауга, урманчыларга хәбәр килә. Республика коткаручылары белән берлектә эшлибез. Ел саен янгыннар  белән көрәшергә дәүләттән 60 миллион сум акча бирелә. Моның өчен без Татарстан Рәисенә бик рәхмәтле.

Министр илкүләм «Экология»  проектының «Урманнарны саклау» төбәк проекты кысасында башкарылган эшләргә дә тукталды. Быел әлеге эшләр өчен бюджеттан 96 млн 197 мең сум акча бүленеп бирелгән. Бу акча агач утырту, орлык запасы туплау, янгынга каршы чаралар һәм урман утырту техникасы алу өчен тотылган. Республикада 3615 гектарда агач утыртылган. Корыганнары яңартылган.

11445 килограмм орлык та хәстәрләп куйганнар инде. Республиканың 51 питомнигында 30 миллион данәдән артык кәлшә үстерелә. Әле моның янына Саба урман-орлыкчылык үзәгендә җитештерелә торган ябык тамырлы 24 мең данә үсентене дә өстәргә кирәк. Орлык әзерләүчеләр арасында иң актив урманчылыклар Арча, Бөгелмә, Кызыл Йолдыз һәм Сабаныкылар икән.

Утыртуын утыртырсың, агачны корт ашаса нишләргә? Быел парсыз күбәләк (шелкопряд) күрмәгәнне күрсәтте.  Республиканың төрле районнарында агач яфракларын корт ашап харап иткән иде. Һөҗүм кабатланмасмы?

– 2021 елда парсыз күбәләкләр һөҗүме бер булган иде инде. Икенче елны берәү дә күренмәде. Быел бу күбәләкләр тагын килеп чыкты. Чирмешән, Нурлат, Әлки, Алексеевск урманнарына аеруча зур зыян килде. Кайбыч, Тәтеш, Лаеш урманнарында да күренделәр. Хәтта Минзәлә белән Актанышка да барып җиттеләр. Татарстанда әлеге күбәләк 200 мең гектар җиргә зыян салды. Белгечләр парсыз күбәләк кортын Оренбург өлкәсе һәм Башкортстаннан кергән дип аңлата. Безнең урманга керми тор, дип әйтеп булмый. Табигатьнең үз законнары инде аның. Кыш салкын килер дә бетәр дип көтеп кенә утырмыйбыз. Әгәр кортлар күренсә, аларны агуларга да алдан әзерләнәбез. Вакытында кулдан килгәнчә, бөтен мөмкинлекне файдаланып эшләсәң генә алардан котылып булачак, – дип ышандырды министр.

Октябрь аеннан исә урманнарда чистарту эшләре башланачак. «Татарстанның чиста урманнары» акциясе кысасында урман эчләре, юл буйларындагы чүп-чар, калдыклар җыелып алыначак. Язын узган акциядә урманнан 700 кубометр каты көнкүреш калдыклары, 3 мең кубометр чыбык-чабык чыгарылган. Озакламый урман утырту көне дә оештырылачак. Урманчылар 1 миллион данәгә якын кәлшә утыртырга ниятләп торалар.

Урман эшенә яшьләр киләме? Аларның хезмәт хаклары нинди? «ВТ» журналисты министрдан шул хакта сорады. Ник дигәндә, урманда эшләүчеләрнең 90 проценты – ир-атлар. Ә аларга тормыш алып барырга, гаиләсен туендырырга кирәк. Шөкер, 2019 елдан аларның хезмәт хакы күтәрелә башлаган икән.

–  Әгәр лаеклы хезмәт хакы түләмисең икән, бу һөнәрне сайлаучы да, урманга килүче дә калмаячак. Әлеге проблеманы Рөстәм Миңнехановка да җиткергән идек. Ул безне аңлады һәм ярдәм итте. Бүген урманчылар уртача 35–45 мең сум хезмәт хакы ала. Әлбәттә, хезмәт хакын тагын да күтәрергә кирәк. Бу  мәсьәлә буенча сөйләшәбез, федераль үзәк белән бергә эшлибез, – дип җавап бирде Равил Кузюров. – Лубян урман хуҗалыгы көллиятен тәмамлап килүче белгечләргә – бер тапкыр 150 мең сум, югары уку йортын тәмамлаганнарга 300 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелә. Әмма алар өч ел урманда эшләргә тиеш. Хәер, урманга бер килгән кеше аннан китми. Бик яратып эшли.

Сүз уңаеннан, 17 сентябрь көнне урманчылар үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

Гөлгенә Шиһапова

 

 

 

 


Фикер өстәү