Бөгелмәдән 73 яшьлек әби Рөстәм Миңнехановның еллык Юлламасына чакырылган

Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга “УАЗ” автомобиле бүләк иткән.

Бөгелмәдән 73 яшьлек Таисия Балаева Татарстан Рәисенең еллык Юлламасына чакыру алган, дип яза “КП-Казань”. Әбекәй махсус хәрби операциядә катнашучыларга “УАЗ” автомобилен тапшыру белән танылган.
Бөгелмә районы хакимияте башлыгы Линар Закиров шушы көннәрдә Таисия әби янына килеп, аны әлеге зур чарага чакыруларын әйткән. Ул шулай ук пенсионерга изге, эчкерсез гамәле өчен рәхмәт белдергән.
Таисия Балаева “КП-Казань” хәбәрчесенә ни өчен хәрбиләргә шундый бүләк ясавын болайрак аңлатып үткән: “Телевизордан күрәм: бичаралар тездән пычрак ерып йөри. Җитәр боларга азапланырга, машинада йөрсеннәр, дидем!”

“Җитте боларга җәяү йөрергә!”: Татарстанда 73 яшьлек әби махсус хәрби операциядә катнашучыларга “буханка” җибәргән


Фикер өстәү