Яшел Үзәндә яшәүче пенсионер мобилизацияләнгән якташлары өчен бронялы УАЗ сатып алган

Яшел Үзәндә яшәүче хәрби пенсионер Радик Мостафин махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына булыша. “Татар-Информ” язганча, ул үзенең шәһәреннән мобилизацияләнгән егетләргә бронялы УАЗ сатып алган. Машинадан яралыларны яу кырыннан алып чыгуда файдаланылачак.

Мостафин фикеренчә, хәрби кешенең ике юлы бар: беренчесе – махсус хәрби операциядә катнашу, икенчесе – хәрбиләргә ярдәм итү. “Кызганычка, мине алмадылар. таләпләргә туры килмисең, диделәр. Махсус хәрби зонадагы егетләр белән аралашып торам. Техника, санитар автомобильләр кирәклеген белдем. Бронялы озын УАЗ табып бирделәр. Артына носилкалар сыя. Яралыларны яу кырыннан чыгару өчен уңайлы булачак”, – дип сөйләп үткән агентлык хәбәрчесенә хәрби пенсионер.

Машинаны интернеттагы белдерүләр, танышлары аша эзләгәннәр. Мари Иле Республикасыннан тапканнар. Радик Мостафин әйтүенчә, автомобиль хуҗасы, техниканың нинди максатка сатып алынуын белгәч, әйбәт кенә ташлама ясаган.

Яшел Үзәннән бер депутат УАЗ өчен махсус көпчәкләр сатып алырга йөри икән. Машина берничә көннән соң юлга кузгалачак.

Хәрбиләргә балта, кәйлә, көрәк, кадак суыргыч, ике яклы кул пычкылары (тавышы чыкмасын өчен, искесе булса әйбәт) кирәк икән. Аларны гуманитар ярдәм кабул итү пунктлары аша юлларга мөмкин. Хәзерге вакытта шәһәрдә шундый алты пункт эшләп килә.
Сүз уңаеннан, Яшел Үзән районыннан барлыгы 250 кеше мобилизацияләнгән.


Фикер өстәү