Татарстанның Мари Иле белән чиге билгеле

Татарстанның Мари Иле белән чиге турында төгәл мәгълүматлар булдырылып, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) кертелгән. Чик асылда урманнар һәм басулар аша уза. Гомуми озынлыгы – 334 чакрым.

Республиканың Мари Иле белән чиге төньяк-көнбатыштан уза. Чик буенда Яшел Үзән, Биектау, Әтнә, Арча һәм Балтач районнары урнашкан. Ә инде Мари Иле ягыннан – Волжск шәһәре, Волжск, Морки һәм Мари-Төрек районнары.

Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин әйтүенчә, чик сызыгы архив мәгълүматлары, төрле елларның картографик материаллары нигезендә, ике республиканың тарихи чикләре турында халык фикерен исәпкә алып билгеләнгән. Җирдән нәтиҗәлерәк файдалану, аңа бәйле бәхәсләрдән котылу, файдаланылмыйча яткан биләмәләрне законлы әйләнешкә кертү мөмкинлеге бирәчәк бу.

Хәзерге вакытта Татарстанның күрше төбәкләр белән сигез чигеннән өчесе ЕГРНга кертелгән инде. Болар – Оренбург өлкәсе, Башкортстан һәм Мари Иле республикалары белән чикләр. Шулай ук Чувашия, Удмуртия республикалары, Самара һәм Ульяновск өлкәләре белән ызан сызу турында килешүләргә кул куелган. Киров өлкәсе белән дә әлеге юнәлештә эш алып барыла. Росреестр идарәсе башлыгы Азат Җәббаров сүзләренә караганда, быел Татарстанның  барлык чикләре рәсми рәвештә билгеләнәчәк.


Фикер өстәү