IV Халыкара «Татар сүзе» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Татар сүзе» IV Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды.

Бәйгегә Россиядән, Казахстаннан, Үзбәкстаннан һәм Швейцариядән 3 меңнән артык гариза килгән. Шулар арасыннан 37 җиңүче сайлап алынган. Бәйгенең премия фонды – 1 млн 500 мең сум.

Быелгы «Татар сүзе»нең яңалыгы – махсус «Туган тел» номинациясе. Монда чуваш, мари, мордва һәм удмурт халыклары вәкилләре катнашты.

Җиңүчеләр

7 яшькә кадәрге катнашучылар арасында:
Шигърият номинациясендә I урынны Сәминә Минһаҗева (Чаллы), II урынны Әмир Гатауллин (Чаллы) һәм Самирә Садыйкова (Питрәч), III урынны Нәфисә Мәгъсүмҗанова (Казан) алды.

Проза номинациясендә III урынны Ралинә Заһидуллина (Казан) алды.
8-13 яшьлек катнашучылар арасында:
Шигърият номинациясендә I урынга Рөстәм Хөсәенов (Казан), II урынга Рамил Яппаров (Балтач), III урынга Мәликә Бариева (Казан) лаек булды. 
Проза номинациясендә I урынны Сәйдәш Гарифҗанов (Казан), II урынны Рузалина Хайбрянова (Актаныш), III урынны Денис Баһаутдинов (Азнакай) яулады.
14-17 яшьлек катнашучылар арасында:
Шигърият номинациясендә I урынга Камилла Зәкиева (Казан), II урынга Гөлия Кәлимуллина (Әтнә), III урынга Кәрим Трутнев (Пермь крае, Барда районы) һәм Әмир Исрафилов (Балтач) лаек булды. 
Проза номинациясендә I урынны Аяз Әһлиуллин (Казан), II урынны Азалия Шәрипова (Казан), III урынны Руфинә Мәүлетова (Саба) алды.

18 яшь һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында: Шигърият номинациясендә I урынны Салават Гәрәев (Биектау), II урынны Зөлфия Галиуллина (Нурлат), III урынны Айрат Якупов (Теләче) һәм Ленар Гарипов (Владимир өлкәсе, Муром шәһәре) яулады.
Проза номинациясендә I урынны Элина Сафина (Казан), II урынны Зилә Ильязова (Балтач) алды.
Иҗади гаиләләр арасында:
I урынны Нуруллиннар гаиләсе (Яшел Үзән), II урынны Нуруллинар гаиләсе (Түбән Кама), III урынны Мәрдәновлар гаиләсе (Балтач) яулады.
«Туган батыр» халыкара брендыннан махсус бүләк — Закировлар гаиләсе (Бөгелмә), Гыймадиевлар гаиләсе (Байлар Сабасы).
Профессионаллар арасында:
I урын — Фәнис Җиһаншин, II урын — Фаиз Майдуллин, III урын — Фикрәт Сибгатуллин.
15 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында «Үзем язган шигырь» номинациясендә: 
I урын — Лилия Гыйбадуллина, II урын — Фәнил Гыйләҗев, III урын — Линар Дәүләтшин.
Татарстан Язучылар берлегеннән махсус бүләк — Диана Садреева.

«Туган тел» махсус номинациясе:

I урын — Антон Алексеев (Марий Эл республикасы, Морки районы), Екатерина Иванова (Балтач), Мария Мишакина (Лениногорск), Анастасия Андреева (Буа).

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү