«Чирле тавыкларының сасыган йомыркасын сатып яткан кешегә кем якты чырай катсын…»

Дөньяда начар җанлы бәндәләр җитәрлек бит инде ул. Менә шундый кешеләр бары тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яши, бүтәннәргә начаррак булуын тели, чөнки башкаларга кыенрак булган саен, аларга җиңелрәк була. Төннәр буе йокламыйча, кешеләргә яманлык кылу турында уйлый андый адәм актыклары. Ләкин дөньяда әйбәт күңелле кешеләр дә җитәрлек. Менә шулар бүтәннәргә начар булуын бер дә теләми, чөнки башкаларга авырлык килсә, аларга тагы да кыенрак була. Шуңа күрә алар берәрсенең этлек эшләргә җыенуын сизеп калсалар да, шундук бөтен әйбәт кешене кисәтеп куярга тырышалар. Алар тәүлек әйләнәсенә кешеләрнең тынычлыгы сагында тора.

Бер мәлне «Ватсап»тан хәбәр җибәргәннәр: «Хөрмәтле авылдашлар! Төннәрен авыл өстендә самолетлар оча. Аларның артыннан төтенгә охшаш эз таралып кала да бераздан томанга әйләнеп, бөтен авылны каплый. Бу самолетлар чит илдәге дошманнарыбызныкы. Алар шулай агу сиптереп йөриләр. Берүк, сак булыгыз. Төннәрен урамга чыкмагыз, таң алдыннан һава суламагыз».

Адәм ышанырлык түгел инде бу, бер карасаң. Тик ышанмый да булмый. Телевизор карап, газета укып, интернет хәбәрләрен тыңлап бөтен нәрсәгә ышанырга өйрәнгән халык бит. Без ышанмый торган бер генә ялган да юк. Әгәр берәр ялган хәбәрне искә алмыйча узып китсәк, без аны кире борылып килеп күрәбез дә чын күңелдән ышанып, юлны дәвам итәбез.

Теге хәбәрне укыгач, төн буе, форточкадан башны тыгып, күккә карап утырдым. Шундый кисәтү булган көенә ихатага чыгып булмый бит инде. Самолет-фәлән күренмәде. Әмма таң алдыннан куе томан төште. Бик куркыныч ул, исе-косы да юк, ә үзе шундый куе. Төнлә күзгә күренми торган самолетлар белән агу сиптереп киткәннәр. Алдан кисәтүче булмаса, шуны сулап агуланасың бит инде. Ә болай… Мин тиз генә ишек-форточкаларны ябып, томан таралганчы базда противогаз киеп утырдым. Шулай исән калдым, Аллага шөкер.

Әле менә тагын бер хәбәр килгән. «Хөрмәтле авылдашлар! Югары очның Таҗетдине йомырка сата. Аның тавыкларында грипп, коронавирус, сальмонеллез һәм сифилис тапканнар. Шуңа күрә алар черек һәм сасыган йомырка салалар. Берүк сак булыгыз, сатып ала күрмәгез, әллә нинди авыруларга дучар булуыгыз бар. Сәламәт иртәләр, якты көннәр телибез сезгә!»

И, әллә нинди адәм актыклары бар бит. Агулармын, үтерермен дип тә курыкмыйлар. Кеше каргышы төшәр дип тә уйламыйлар. Акча гына булсын аларга. Акча өчен кеше әллә нәрсәләрен сатып, әллә кемнәрне харап итәргә дә әзер. Шулай дип уйладым да бу хәбәргә бик игътибар итмәдем. Гомергә дә кеше кулыннан әйбер алганым юк минем. Кибеттән алам, нәрсә дип монда кеше баетып ятыйм ди. Нәрсә, ачы тиремне түгеп тапкан акчамны шул югары оч Таҗетдиненә илтеп бириммени? Менә шулай дип кибеткә чыгып барганда гына исемә төште. Югары очның Таҗетдине мин үзем ләбаса ул. Мин!

Теге хәбәрне тагын бер тапкыр карап чыктым. Нәкъ шулай. Йомырка сата, дигәннәр. Сатты ди менә, әле үзем шуны алырга дип чыгып барам. Кибеткә кереп, бер дистә йомырка сорау белән, түбән очның Елан Оркыясы чат ябышты:

– Йомырканы сатып аласыңмы? – ди, зәһәр елмаеп. – Үзеңә кибеттән аласың, ә кешегә йолкыш тавыкларыңның черегән йомыркасын сатасыңмы? Террорист!

– Юк, – мин әйтәм, – гомергә дә сатканым юк.

– Менә! – дип, кире каккысыз дәлил тапкандай, телефонын минем борын төбенә терәде. – Ташка басылган сүзгә ышаныйммы, синекенәме?

– Теләсәң нишлә. Тик минем беркайчан да тавык асраганым юк.

– Әллә үлеп беттеләр?

– Асраганым юк.

– Ә бит мин барып та тикшереп карый алам.

– Әйдә.

Килде тәки. Пенсиягә кадәр ревизор иде ул. Ә картайган кеше икеләтә ревизорга әйләнә. Мин мал-туар да, кош-корт та асрамыйм. Шуңа абзар-кура да юк. Тик теге ышанмый.

– Чирле тавык булгач, син аларны качырып тотасыңдыр, – дип бакчадагы куак төпләрен, бәрәңге араларын тикшереп чыкты, шуннан өйгә кереп, базга төшеп менде. Тапмады. Тик ышанмады.

– Син һәрвакыт күзәтү астында булачаксың. Бел аны! – дип кисәтеп китеп барды.

Авыл халкы хәзер мине күралмый башлады. Сәлам дә бирмиләр, бирсәм дә алмыйлар. Чирле тавыкларының сасыган йомыркасын сатып яткан кешегә кем якты чырай катсын. Очраганда авыз эчләреннән: «Корыткыч!» – дип сүгенеп үтәләр… Каршы да килеп булмый. Барысы да шулай дип уйлагач, күпчелек тавыш белән алар хаклы булып чыга бит инде. Күпчелеккә ничек ышанмыйсың? Халык бит ул!

Менә тагын «Ватсап»тагы шул белдерүгә карап торам әле. Бер көзгегә, бер шул хәбәргә карыйм. Көзгедә – тучны үзем. «Ватсап»та да дөрес итеп, бер хатасыз итеп язганнар. Ташка басыла торган хәрефләр белән. Ялган хәбәр түгелдер бит инде. Ялган таратканга закон каты.

Тукта, күршеләрнең бакчасын да карап чыгыйм әле. Шунда кереп җир тырнап йөрмиләр микән? Ти-ти-ти! Теп-теп-теп!

Их, тавыкларын тапсам, абзарын гына салыр идем инде…

 


Фикер өстәү