«Мин берәүгә дә кирәк түгел инде»

Бер яктан, замананы сүгәрлек сәбәпләр дә юк шикелле. Эшлеашлы, җитеш тормышта яшибез. Вакытвакыт дусишләр белән очрашырга җай чыга, күңел тарткан эш белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр җитәрлек. Ризык дисәң, табын тулы, киям дисәң, киемнең дә ниндие генә юк. Тирәюньдә дә бары яхшы кешеләр генә кебек. Тик

Җан тынычлыгын, яшәү ямен урлый торган вакыйгалар да җитәрлек. Әллә аларны үзебез уйлап чыгарабызмы? Хәсрәткә түзеп була, рәхәткә чыдап кара дигәннәре шушымы? Тормышның артык җитеш булуы, җиңеллеккә омтылу кешене, киресенчә, артык иркәләп җибәрмиме икән?

Безне бу хакта сүз башларга соңгы арада җәмгыятьтә күзәтелгән әхлаксыз, куркыныч, кысадан чыккан гамәлләр этәрде. Кешенең үз-үзенә һәм үз ишенә карата кылган золымнары турында еш ишетергә туры килә. Моны табигый күренеш дип кабул итеп булмый һәм ярамыйдыр да. Цивилизация алга киткән саен кешенең тормышка карашы кирегә тәгәрәргә тиеш түгелдер ләбаса.

Ай уртасында Казанның Петербург урамындагы бер ташландык йортта ике яшүсмер кызның үз-үзләренә кул салырга омтылулары турында хәбәр чыкты. Сәбәбе – җавапсыз мәхәббәт. Кызганыч, кызларның берсе асылынып үлә, берсе исән кала. Өстәвенә балалар бу гамәлләрен телефоннарына төшереп, интернетка да урнаштыра. «Зур» буласы килү теләгеме, кемгәдер нидер исбат итүме, әллә «лайк» артыннан куумы – кызлар артыннан сүз йөртү булмасын, сәбәпләрен  үзләре генә беләдер. Тик моның кадәр кара кайгыга китерерлек булдымы икән соң ул сәбәп? Хыяллары, матур киләчәккә өметләре бер дә булмаганмы икәнни?

Тискәре хисләрне йөгәнли алмау нәтиҗәсендә  Санкт-Петербургта да бер фаҗига килеп чыга. 28 яшьлек ир-ат, ярсуын тыя алмыйча, кечкенә кызының башын идәнгә бәреп үтерә. Соңыннан ул хатыныннан да «котыла». Бу явызлыкларыннан соң, берни булмагандай, хатынының туганнары белән телефон аша аралашуын дәвам иттерә әле. Билгеле, аны хокук саклау органнары тоткарлый. Иртәме-соңмы җәзасын да алыр инде ул. Әмма намус дигәне белән нишләргә? Әллә золым кылганда уянмаган бу хис соңыннан да уянмасмы?

Көн саен булмаса да, еш булып тора торган очракларның икесе генә әле бу. Һәркайсы да җәмгыятьне бер мизгелгә уятып ала, тетрәтә торганнардан. Әйтик, кызлар очрагында тәрбия җитмәүгә сылтаучылар күп булды. Социаль челтәрләрдә аеруча әтиләрнең тәрбия мәсьәләсеннән читләшә баруына төрттерделәр. Балаларның шөгыльсез һәм хезмәт тәрбиясеннән башка үсүенә дә ишарә ясаучылар булды.

Икенче очракта исә хәзерге заман кешесенең психикасы никадәр тотрыксыз булуына гаҗәпләнделәр. Әмма, психика тотрыксыз дип, бөтен кеше дә пычакка үрелсенме хәзер? Үз-үзең белән килешә алмаудан бүтәннәр зарар күрергә тиешме?

Практик психолог, психология фәннәре магистры Зөһрә Кәримова белән адәм баласының тормыштан ни өчен ваз кичүе, кешегә бер бирелгән гомерне матур итеп үткәрергә нәрсә җитмәве турында сөйләштек.

Ни өчен кеше тормыштан канәгать түгел?

Ничек кенә яңгырамасын, тормыштан канәгать булмау хисе кешеләрнең үзләре теләгәнчә яшәмәүләреннән килеп чыга. Уйлап карасаң, аларга берәү дә турыдан-туры «шулай яшәргә тиеш түгел син» дип богау салмый бит. Чикләүләр – үзебездә.

Тагын бер сәбәбе – кеше үзе теләгән нәрсәләрне арткы планга чигерә. Һәм шулай дөрес, шулай кирәк дип саный. Канәгатьсезлек хисе тормышың өчен җаваплылыкны үз өстеңә алырга куркудан да барлыкка килә. Корбан булып калу җиңелрәк, башкаларны, җәмгыятьне гаепләү күпкә уңайлырак бит. Эшеңдә уңышка ирешү, хыялларны чынбарлык итү, хоббига вакыт бирү өчен үзеңә дә күп көч куясы бит югыйсә.

Җәмгыять авырумы? Кешеләргә ни җитми?

Күп кенә суицид очракларының сәбәбе – кешенең үзенә терәк-таяныч таба алмавында, минемчә. Ул үзен башкалар тарафыннан аңлау тапмаган, ишетелмәгән итеп тоя, шуннан курка, үз җилкәсендә мәшәкатьләрен күтәрә алмастайга әйләнә. Максаты, тормышка карата мәхәббәте булмаганга, кешенең үзенә ышанычы да югала.

Җәмгыять авыру дип әйтеп булмый. Бу очракта җәмгыятьтәге кешеләрне сәламәт түгел дияргә мөмкин. Төгәлрәк әйткәндә, фикерләү рәвешебез. Без яхшы нәрсә урынына начарын сайлыйбыз. Безгә хәсрәтләнү, ничек кенә яңгырамасын, кызыграк, рәхәтрәк. Ә бит гомер бер генә. Шуны аңларга иде. Һәркем сайлау алдында тора: яратып, тулы канлы тормыш белән яшәргәме, әллә инде кайгырып, елап кына ятаргамы? Монда сайлап та торасы юк кебек инде.

Төшенкелеккә бирелүчеләр күп. Сәбәбе?

Мин кабул итә торган кешеләрнең дә күпчелегендә шул проблема. Депрессиягә бирелүнең сәбәпләре берничә була ала. Кемгәдер аралашу җитми, кемдер ялгызы гына калырга күнекмәгән, кемдер гел үз уйларына батып йөри, әмма берни дә эшләми. Бер үзе генә калган кеше еш кына «мин берәүгә дә кирәк түгел инде» дип, үз-үзен авыр уйларга күмәргә тотына.

Төшенкелеккә бирелүчеләрнең күплеген тагын шуның белән дә аңлатырга була: күпләрнең шөгыле, кызыксынуы, яратып йөри торган урыннары юк.

Мин үзем – позитив кеше, кешеләргә мәрхәмәтле. Төрле бәхәс-низагларга керергә яратмыйм. Синең кәеф юк икән, ул башкаларның кәефен дә бетерергә кирәк дигән сүз түгел бит әле. Кеше белән аралаша белмисең икән, бу сыйфат таләп ителгән җирдә эшләргә, булырга кирәкми. Башкаларны хөрмәт итегез, шул очракта йөрәктә мәхәббәт тә булыр.

Битарафлык артты кебек. Кешеләргә хас асыл сыйфатлар югала.

Битарафлык дигәннән, монда әле икеләнергә була. Мин психологик уеннар уздырганда киресен күзәтәм. Кешеләргә ярату (иң элек – үзеңне) хисен кайтарырга тырышам. Дөньяда моннан башка булмый.

Әлбәттә, башкаларга карата битараф булган кешеләр дә юк түгел инде. Әмма бу мәрхәмәтлелек, киң күңеллелек кебек сыйфатлар булмаганлыктан түгел бит. Гади генә әйтсәк, бу – кешенең саклану битлеге. Ул башкаларга якын килмәскә һәм бүтәннәрне дә сиңа якын китермәскә булыша, «куркыныч» дөньядан саклый. Әмма бу бит кешенең эчке киртәләре (установка) генә, яши-яши туплаган тәҗрибәбез генә. Балачактан ук, болай итмә, моңа ышанма, монда куркыныч, тегеләй ярамас, дип сеңдереп киләләр. Асылда, кеше кичергән барлык гыйбрәтләр дә үзеңне яратырга һәм башкаларга ышанырга өйрәтергә тиеш.

Үсмерләргә ни җитми? Бик күпләре яшьли яшәп туя.

Яшүсмерләр үзләрен яратмый. Аларга шул җитми. Таяныч һәм ышаныч тапмыйлар. Шулай ук алар үзләрен ишеттерергә һәм тыңлаганнарын тели.

Алар бит менә ничек уйлый: бер проблема белән очрашалар да, бетте – дөнья кителде. Алга таба тагын да начаррак, куркынычрак булачак. Проблеманы хәл итү, анализлау юк.

Үз-үзләрен ярату да җитми, дидек. Әгәр дә яратсалар, үзләренә карата ниндидер золым ясарлар идеме соң? Яраткач, андый нәрсәләр эшлисе килми ул.

Яшүсмерләрнең начар шөгыльгә вакыты аз калсын өчен, билгеле бер мавыгулары, максатлары булырга тиеш. Булган очракта, алар бернинди куркыныч бәйлелек корбанына әверелмәс. Яңа, онытылмас хисләр, яңа тойгылар бүләк итә торган чаралар, мөмкинлекләр бихисап. Төрле иҗади түгәрәкләр бар. Балаларны шунда бирергә кирәк. Шулай ук үзара сөйләшү, фикерләшеп тору мөһим. Баланың нәрсә турында уйлавы белән кызыксынып торырга кирәк. Гомумән, яшь аң гел нәрсә беләндер мәшгуль булса яхшы.

Тормышка мәхәббәтне нәрсә кайтара ала?

  1. Тотрыклы режим, физик активлык һәм сәламәт туклану.
  2. Чиста һава, кояш һәм чиста су.
  3. Табигать белән дус булу. Әйтик, еш кына паркта йөрү, өйдә яшеллек үстерү, мини-бакча булдыру, агач утырту.
  4. Максат кую. Күп очракта «мин шулай эшләргә хыялланам» дию генә аз. Менә шушыңа илтә торган кечкенә адымнарны да фаразларга, шуңа атларга да кирәк. Ягъни юл картасын булдырырга.
  5. Булганын кадерләү. Тагын да кәттәрәк телефон, машина турында хыялланганчы, кемдәдер анысы да юк бит, дип уйлап кую да җитә. Матди әйберләрне тормыш мәгънәсе итүдән сакланыйк.
  6. Шатлана белү хисе. Зәңгәр күк, кояш баешы, үләндәге чык, кошлар сайравы, дулкыннар уйнавы – шуларга карау да тормыштан канәгать булу хисен тоярга булышырга тиеш.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү