Финанс пирамидасы корбаннарына ничек ярдәм итәргә?

Суга батучыны коткару – батучының үз эше, диләр. Финанс пирамидасы корбаннарына карата да кулланып буладыр бу сүзне. Кешене кырыгалдарлар тозагыннан йолкып калу мөмкинме? Байлык вәгъдә итүчеләргә күбесенчә нинди кешеләр иярә? Җиңел генә баеп китү теләге биләп алганнарга ярдәм итү кирәкме? Белгеч белән шушы сорауларга җавап эзләдек.

 БЕЛЕШМӘ ӨЧЕН

Ольга Александровна Ажимова – Татарстанның атказанган эчке эшләр органнары хезмәткәре, психолог, педагогика фәннәре кандидаты, КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тренеры, Татарстан Президентының кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча советы әгъзасы.

Ольга Александровна, финанс пирамидалары турында соңгы арада шактый күп сөйләдек. Татарстан Иҗтимагый палатасында нәкъ тә шушы мәсьәләгә багышланган утырышта, сез финанс пирамидасы тозагына иң еш ниндирәк кешеләр эләгүе турында сөйләдегез. Андый куркыныч кемнәргә яный?

– Суга батучыларны коткару – батучының үз эше дигән сүз белән килешеп бетмим. Тирәнлеген белмисең икән, суга кермиләр. Пирамидалар очрагында, бу – ике яклы эш. Кешенең дә, дәүләтнең дә эше. Ә кешенең үзеннән күп нәрсә тора. Беренче чиратта, бу аның тәрбиясенә бәйле. Гаиләсендә нинди кыйммәтләр булган, ата-анасы нәрсәгә өйрәткән, мәктәптә нинди тәрбия алган. Хезмәт тәрбиясе бирелгәнме – монысы да мөһим.

Кемнәргә яный дигәндә, аларны берничә категориягә бүләргә мөмкин.

Беренчесе – ул «бәйле уенчылар». Алар өчен азарт уяткан процесс үзе мөһим. Бу алар өчен эмоциональ наркотик кебек. Ә җиңелү тагын да көчлерәк хис-кичерешләр бирә, адреналин өсти. Бу категориягә финанс пирамидалары уенчылары гына түгел, гомумән, уен бизнесына тартылучылар да керә. Кызганыч, бу кешеләргә ярдәм итү җиңел түгел. Аларга карата бары махсус дәвалау гына кулланып була. Тик бәла шунда ки: бу категориягә караган кешеләр суицидка (үз-үзенә кул салу. – Ред.) тартылырга мөмкин, чөнки аларның «яраткан» эше белән шөгыльләнү мөмкинлеге калмый. Тагын да куркынычы: шушы «уен»ны дәвам итәргә матди чаралар табу өчен, алар җинаятькә дә бара.

Икенче категория – «тыныч уенчылар». Алар уен кануннарын белә, процессның нечкәлекләрен аңлый, барлык шикле урыннарын анализларга тырыша, күбрәк табыш алып калу мөмкинлеген карый. Бу кешеләр еш кына тотрыклы хезмәт хакына ия, ә пирамидага керү – алар өчен хобби гына. Аларга шунсыз күңелсез булыр иде. Аларны бу эш белән шөгыльләнмәскә күндерү мәгънәсездер, мөгаен. Чөнки һәр кешенең үз яраткан шөгыле бар – кемдер ауга йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә, кемдер үз куллары белән нидер ясарга хирыс. Ә кем өчендер хобби – финанс пирамидасы. Андый кешеләр полициягә гариза язарга бармый инде. Тик әлеге категориянең пирамиданы булдыручылар өчен ярдәмчеләр булуын билгеләп үтү мөһим. Шул ук вакытта алар бу куркыныч өермәгә башкаларны да чакыручы тискәре үрнәк булып тора!

Өченче категория – «очраклы уенчылар». Вакыт-вакыт алар, артык акчасы булган очракта, финанс пирамидасына керә ала. Боларның финанс хәле тотрыклы, һәм берничә мең сум акчасын югалтып кына алар артык зыян күрмәячәк. Табыш алсалар – бу уңыш. Әлеге категориягә кергән кешеләр, икенче категориядәгеләр кебек үк, тирә-юньдәгеләрнең акылларына тәэсир итеп, финанс пирамидаларын гөмбә сыман үрчетүче искиткеч җирлек булып тора.

Дүртенче категория, кагыйдә буларак, зыялы, акыллы кешеләр. Аларның матди хәле дә яхшы, җәмгыятьтә абруе да бар. Шул ук укытучылар, табиблар, коммерсантлар һәм башка һөнәр вәкилләре бу. Шушы категориягә, гадәттә, аз хезмәт хакы алып, көндәлек эшеннән арган, рухи һәм һөнәри яктан «янган» кешеләр керә. Шунысын да әйтергә кирәк: бу кешеләр беркайчан да үзләренең җиңелүләрен танып, полициягә гариза тотып бармаячак. Нигәме? Иң элек, килеп чыккан вазгыятьтә алар үзләрен гаепле дип санаячак. Моңа өстәп башка кешеләрне төп башына утырткан өчен дә намуслары тынгы бирмәячәк. Бу кешеләр тормышта үз акыллары һәм көченә генә таянырга ияләшкән булу сәбәпле, иң элек үзләрен гаепле дип уйлаячак. Андыйлар булганнардан дөрес нәтиҗә чыгара һәм чарасын күрә. Мөгаен, бу очрак алар өчен яхшы сабак булыр. Моннан ары инде алар финанс пирамидаларын урап узачак һәм әлеге ятьмәгә эләкмәс өчен башкаларны да саклаячак.

Тагын бер категория – финанс тозагына эләгеп, соңгы акчаларын да югалтырга әзер кешеләр төркеме. Алар бүтәннәрнең уңышын күреп, тиз бирешә. Әмма пирамидага акчаны уйлап, гаиләсе, якыннары белән килешеп кенә сала андыйлар. Бәлки, пирамида алар өчен проблемаларны хәл итү чарасыдыр. Суга ыргытылган коткару боҗрасы кебек. Тик әлеге коткару боҗрасы куркыныч океан эчендә. Иң мөһиме әнә шул һәм алар моны аңлап бетерми. Ничек кенә авыр булмасын, күктәге торнага кызыгып, кулдагы чыпчыкны очырма дигән мәкальне искә төшерергә кирәк. Тагын да зуррак бәлагә юлыкмас өчен, һәрвакыт төрле хәвеф-хәтәрләрне алдан фаразлап кую мөһим.

Кешене пирамидага керүдән саклап калу мөмкинме?

– Мөмкин түгел. Өермәгә эләккәнсең икән, инде берәү дә булышмас. Аңа ярдәм кирәк тә түгел, син дә ярдәм итә алмыйсың. Урыс телендә шундый гыйбарә бар бит: баланы сәкедә аркылы яткан чагында тәрбиялә. Ягъни сәкегә сыймаслык булгач, файда юк. Бөтен хикмәт – тәрбиядә. 30 яшькә кадәр булган яшьләргә булышырга кирәк. Ә кызык эзләп, пирамида корбанына әверелгән, хаталанган акылсызларга – юк.

Заманында «отличник» саналмаган яшьләр өчен һөнәри-техник белем бирү системасы каралган иде. Аларга 8 сыйныфтан соң белем алу мөмкинлеге бирелә иде. Алар эшле-ашлы булды, остазлары һәм хезмәттәшләре ярдәме белән тормышта үз урынын тапты.

Ольга Александровна, шулай да, финанс пирамидалары ни өчен барлыкка килә? Җәмгыятебезгә ни булды?

Хәзер җәмгыятьтә бара торган вазгыятьнең тулы манзарасы ачылды. Җәмгыять ниндидер дәрәҗәдә авыру хәлендә. Бу проблеманың калкып чыгуы яхшы да, чөнки яшеренеп калганнары да җитәрлек. Алар җәмгыятьне, гомумән, өзгәләп ташларга мөмкин. Минемчә, акыллы кешеләр бергәләшеп бу хәлдән чыгу юлын һичшиксез табачак. Шундый тәкъдим: бу авырудан «прививка» буларак мәктәптә 13 яшьтән башлап медицина, психология, хокук нигезләре буенча белем бирү программасын кертү яхшы чара булыр иде.

Бүгенге өлкән буын кешесенең авылда яшәү мөмкинлеге бар иде. Безнең әти-әниләр дә шуннан. Алар яшьтән үк хезмәт тәрбиясе алып үскән. Бабай сугыш башлангач ук һәлак була, шулай итеп әтием 12 яшендә йортта төп кеше булып кала. Әле бит биш сеңлесе дә бар. Бөтен хуҗалык аның өстендә була. Әти безнең өчен үрнәк булды һәм шулай булып кала да. Безнең балачагыбыз да авылда эш белән үтте: сыер саву, печән чабу, ашлык тапшыру дисеңме.

Авыл туендыручы! Без моны гомерлеккә истә калдырдык. Хезмәт  табигый күренеш иде. Бу, гомумән, кешенең табигый халәте. Авыл балалары әле дә шәһәрнекеләрдән эш сөючәнлек һәм саф акылы белән аерылып тора. Мин эшләгән кайбер җитәкчеләр дә үз туган нигезләрен хөрмәт белән искә ала, әтиәниләрен, туган җирен ярата! Андыйларны пирамидага әйдәп буламы соң инде?! Хезмәт, аерым алганда, авыл хезмәте, кешеләрне тәрбияли һәм алга таба да тәрбияләячәк.

 Пирамиданы барлыкка китерүчеләр дә юләр кешеләр түгел бит.

Әйе, сез дөрес әйтәсез, юләр түгелләр. Тик явыз акыл – куркыныч ул. Кешегә рухи басым ясарга мөмкин. Дөресен әйткәндә, барлык асыл мәгънә хәдисләрдә, мәкаль-әйтемнәрдә үк язылган бит инде. Җиде кат үлчә, бер кат кис, диләр. Юк, кешеләр барыбер пирамидага кушыла. Әйткәнемчә, хокукый тәрбия, психология – болар барысы да яшьтән үк кирәк. Кешеләр башкалар язмышыннан гыйбрәт алмый. Пирамидага килеп кушылганнар кайчандыр мондый схемаларның бер ишелгәнен оныткан, анализламаган. Аларның моны эшләргә теләге дә юк инде. Пирамидасы бер, кешеләр генә төрле. Ләкин хаталанган кешеләр үз хатасын аңламаячак. Шуңа күрә дә алар моны тойсын өчен иҗтимагый аң формалаштырырга кирәк.

Үзеңне ничек сакларга?

–  Һәркем үз бәхетен үзенчә аңлый. Болар барысы да кыйммәтләргә барып тоташа. Аларны дөрес итеп формалаштыру мөһим. Артык күп байлык туплау – явызлык ул, аның өчен иртәме-соңмы түлисе. Артыгы кирәкми! Бер җирдә өстәлә икән, кайсыдыр җирдә кими – шуны истә тотарга иде. Пирамида оештыручыларның күпмесе үз өстенә ләгънәт алды… Алар нинди уен уйнаганнарын аңламый. Болай кыланырга ярамый. Табигатьтә бар нәрсә гармониягә салынган, андый кешеләрне ул тиз туктата. Пирамида уйлап табучылар үзләренең алдаганнарын белә, әмма явызлык кылуны дәвам итәләр. Азарт белән табыш алу – иң начар нәрсә. Азга гына туймыйсың икән, күбесенә дә канәгать булмаячаксың. Туктап тор һәм Ходайга рәхмәт әйт. Соңыннан намусың җәфаларлык эшләр кылма.

Әңгәмәдәш Чулпан Гарифуллина

 

 


Фикер өстәү