Юк бар булмас. Алдакчылар тозагына эләкмәс өчен, нәрсәне истә тотарга кирәк?

2 миллиард сум. Ел башыннан бирле Татарстанда яшәүчеләр мошенниклар аркасында әнә шулкадәр акчасын югалткан. Күпме генә сөйләп торсалар да, кешеләр кисәтүләргә колак салырга ашыкмый, күрәсең. Хәер, кырыгалдарлар да тик ятмый. Җиңел генә акча эшләүнең әллә нинди яңа ысулларын тәкъдим итәләр. Алдакчылар тозагына эләкмәс өчен, нәрсәне истә тотарга кирәк? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауга җавап эзләде.

«Лотереяда оттым»

Чаллыда яшәүче Артур Мәҗитов кырыгалдарлар корбанына әйләнгәнен үзе дә сизмичә калган.

– Интернет-кибеттән шактый зур суммага көнкүреш техникасы сатып алдык. Озак та үтмәстән: «Сатып алучылар арасында лотерея үткәрдек, сез – җиңүчеләрнең берсе», – дип шалтыраттылар, – дип сөйли Артур. – Шикләнер идең, исем-фамилиямне, телефон номерымны да беләләр бит. Имеш, тикшереп карау өчен, минем телефон номеры буенча 50 мең сум акча күчерәчәкләр. Мин шуны кире җибәрәм дә, миңа отыш – 200 мең сум акча киләчәк. Картага, чыннан да, 50 мең сум акча килеп төште. Ярар, алдасалар алдарлар, 50 мең сум акча барыбер минеке түгел бит дип, аны тиешле номер буенча күчердем. Шуннан соң бүләгем дә, шатлыклы хәбәрне җиткергән администратор да юкка чыкты. Ә телефоныма таныш түгел ир-ат шалтыратып, минем исемгә микрозаем рәсмиләштерелүен һәм картага күчкән акчаны алты ай эчендә кире кайтарырга кирәклеген әйтте.

Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, ел башыннан бирле республикада яшәүчеләр мошенникларга 2 миллиард сумнан күбрәк акча күчергән. Кырыгалдарлар кармагына күбрәк өлкән яшьтәгеләр эләгә, ди хокук саклаучылар. Әле шушы арада гына Казанда яшәүче 79 яшьлек карчык инвестицион кертем вәгъдә иткән алдакчыларга ике атна эчендә 4 миллион сум акчасын күчергән. Тегеләр, комсызланып, тагын 1 миллион сум акча сорый башлагач, баю урынына бөлүен аңлапмы, әби хокук саклаучыларга мөрәҗәгать иткән.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында соңгы арада төп башына утыртуның иң еш күзәтелгән ысулларын да әйттеләр. Болар – акчаны инвестицияләү, банк картасына һөҗүм итәргә тырышучылардан «коткару» һәм якыннарның бәлагә таруы. «Халык телефоннан үзен банк хезмәткәре дип таныштырган мошенникларга тиз ышана. Аларга бар булган акчасын гына күчереп калмыйча, банк картасы турындагы мәгълүматны, телефонга килгән смс-кодларны да әйтәләр. Шул рәвешле, кырыкалдарлар чит кешегә кредит та рәсмиләштереп куя. Нәтиҗәдә халык акчасыз гына түгел, банк алдында бурычлы да булып кала», – ди хокук саклаучылар.

Җиде кат уйла

Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов фикеренчә, мошенниклар бик ышандырырлык итеп алдый. Алданучыларны бу гына акламый, билгеле.

– Әгәр сез шул ук инвестиция ярдәмендә акча эшләргә уйлагансыз икән, иң элек мәсьәләне җентекләп өйрәнергә кирәк. Банк системасында төрле продуктлар бар. Акчаны лицензияле оешмаларга керткән очракта да, уяу булырга киңәш ителә. Мәсәлән, пайлы инвестиция фондына йөз мең сум акча салырга уйладыгыз ди. Бу очракта, беренчел кертем рәвешендәге акча югалмыймы? Мин, шәхсән, иң элек шуның белән кызыксыныр идем, – ди белгеч. – Тагын шунысы да бар: ни генә булса да, барыбызның да җиңел юл белән акча эшлисе килә. Шуңа күрә дә зур процентлар вәгъдә итүчеләргә тиз ышанабыз. Фатир, машина оту теләге белән лотерея билетлары сатып алабыз. Әгәр син кулдагы артык акчаңны югалтырга риза икән, бәхетеңне сынап карый аласың. Әмма соңгы акчаны бер белмәгән кешегә тапшырганчы, җиде кат уйларга кирәк.

Рәсми мәгълүматларга караганда, ел башыннан бирле илдә финанс пирамидалары саны, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 20 процентка арткан. Белгечләр 2449 шикле оешманың эзенә төшкән. Аларның 58 проценты криптовалютага бәйле.

Илгизәр Гайнетдинов әйтүенчә, мошенникларга карата законнарның артык кырыс булмавы да аларның саны артуга китерә.

– Үзебез үк күреп торабыз бит: «Финико» финанс пирамидасыннан ничәмә-ничә кеше зыян күрде, тик эзәрлекли башлагач, оештыручылар гади халыктан җыйган акча белән чит илгә чыгып качты да югалды. Мошенниклыкта гаепләнүчеләрнең бездә калган күчемсез милкен сатып, зыянны азмы-күпме каплау эше дә акрын бара, – ди белгеч.

Дивандагы эш

Җиңел юл белән акча эшләү ысулларының берсен «ВТ» хәбәрчесе дә тикшереп карады. «Ватсап»ка таныш түгел номердан килгән смс-хәбәргә ышансаң, өйдән чыкмыйча гына да аена 360 мең сумга кадәр акча эшләргә мөмкин икән. Кызыкмаган җирдән кызыгырсың. Эше дә чүп кенә. Онлайн кибетләрдәге товарларның фотоларын карап утырырга кирәк. Һи, бүгенге интернет заманында акча түләмәсәләр дә бик яхшы башкарабыз без бу эшне. «Акча эшләргә теләсәгез, «берле» төймәсенә басып, җавап җибәрегез», – дигәннәр смс-хәбәрдә. Шулай эшләдем дә. Ун минут та үтмәде, үзен Алена дип таныштырган «ярдәмче» яза. Баксаң, диваннан тормыйча гына аена 30 мең сумнан 360 мең сумга кадәр акча эшләп була икән. Интернетта кайчан теләсәң, шунда утырырга мөмкин. Әмма бер шарт бар: эшкә тотынгачы ким дигәндә ун мең сум күләмендә взнос яки беренчел кертем түләргә кирәк. Махсус счетка күбрәк акча күчергән саен, зуррак хезмәт хакы алу мөмкинлеге дә артачак, имеш. «Түләгән акчагызны бер ай эчендә артыгы белән кире кайтара алачаксыз», – дип тә үсендерергә тырыша Алена. Шуннан артыгын язышмадык. Аленаның телефон номерын «кара» исемлеккә озаттым. Бу – мошенникларның чираттагы тозагы икәне аңлашыла, әлбәттә. Һәр кеше ун мең сум акча күчерсә дә (ә аена 360 мең сум хезмәт хакы алу өчен 50 мең сум күчерергә өндиләр), тамчыдан, кем әйтмешли, күл түгел, океан җыелачак.

– Моның ише «эш тәкъдим итүчеләр» бер үк төрле схема буенча эшли, – дип кисәтә ВТБ банкының цифрлы бизнес департаменты җитәкчесе Никита Чугунов. – Алар, күбрәк кеше җәлеп итеп, мөмкин кадәр тизрәк акча савып калырга тырыша. Гомумән, интернетта эш эзләгәндә сак булырга кирәк. Таныш түгел кешеләр белән аралаша башлаганчы, смс-хәбәр килгән телефон номерын рәсми чыганаклар аша тикшерергә киңәш итәбез. Еш кына мондый шалтыратулар чит илдән килә. Шуңа күрә интернетта күпмедер акча эшләп өлгерсәгез дә, «хезмәт хакы»гызны барыбер ала алмаячаксыз.

Россия Үзәк банкы исә кырыгалдарларның тагын бер яңа «кәсебе» турында да әйткән. Баксаң, соңгы арада онлайн-уен рәвешендәге финанс пирамидалары саны арткан икән. Интернетта криптовалюта белән эш итәргә өйрәнәсең дә соңрак чынбарлыкта нәкъ шундый бизнес корасың, янәсе. Тик мондый уенның нәрсә белән тәмамланачагы көн кебек ачык.

Гаепсездән гаепле

Казанда яшәүче Лилия Сафина да мошенниклар корбанына әверелгән. Тик үзен түгел, ә аның исеменнән башкаларны алдаганнар.

– Гаиләбез белән Дагыстанга бардык. Ял иткәндә төшкән фотоларны социаль челтәрләргә урнаштырып бардым. Кырыгалдарлар әнә шуннан оста файдаланган. Социаль челтәр белән бергә электрон почта тартмасын да «ватып», интернетка минем исемнән игълан язганнар. Имеш, ялда авариягә эләгеп, кызыбыз үлем хәлендә ята, аңа операция ясау өчен ашыгыч рәвештә 500 мең сум акча кирәк. Ышандыру өчен, социаль челтәргә электрон почта тартмасында сакланган паспорт һәм баланың туу турындагы таныклыгы нөсхәсе фотоларына кадәр урнаштырганнар. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, таулар арасында телефоным тотмаган. Бер кичтә шактый туганнарым, якыннарым мошенникларга акча күчерергә өлгергән. Арада 10–15 мең сум күчерүчеләр дә бар. Бу эшкә бернинди катнашым булмаса да, кеше алдында үземне гаепле хис итәм, – ди Лилия.

«Сбербанк» мәгълүматларына караганда, илдә яшәүчеләргә мошенниклар тәүлегенә уртача 8,6 миллион тапкыр шалтырата яки смс-хәбәр юллый. Чагыштыру өчен, былтыр әлеге сан күп дигәндә 5 миллионны тәшкил иткән.

 

Мошенниклар корбанына әверелмәс өчен, икътисадчы Илгизәр ГАЙНЕТДИНОВтан 5 киңәш

  1. Өйдә акча аны тота белгән кеше кулында булырга тиеш. Кайберәүләр турында еш кына: «И саран, акча жәлләүдән башка эше юк», – диләр. Ә бәлки, ул – киресенчә, бик сакчыл кешедер.
  2. Ярык тагарак янында утырып калмас өчен, таныш түгел кешеләрдән килгән смс-хәбәрләргә, юмарт тәкъдимнәргә саграк карагыз.
  3. Акчаны чит кешегә яки оешмага тапшырганчы, документларын тикшерегез, кертемне нәрсә эшләтергә җыенулары турында белешегез. Рәсми мәгълүматны интернет сайтларыннан да табарга мөмкин.
  4. Сезне ашыктыралар яки уйларга вакыт бирмиләр икән – бу да шик тудырырга тиеш.
  5. Җиңел килә торган акчага ышанмагыз. Гади кеше болай гына баеп китә алмаячак. Финанс пирамидаларының өске катында утыручылар гына кесә тутырып акча эшли ала. Ә андый «җылы» урыннарны алдан ук алып бетерәләр инде.

 

«Җиңел юл белән баерга тырышу – хәрам»

Тимур хәзрәт КАМАЕВ, «Ирек» мәчете имам-хатыйбы:

– Кешенең «нәфес» дигән әйбере бар, ул һәрвакыт җиңел юл белән баерга тели. Акча дип күз акайгач, акылны эшкә җигәргә дә авыр. Имеш, син акчаңны билгесез затларга бирәсең дә, алар сиңа аны утызар процент белән кайтара. Акылсызлык бит бу. Соң алар шул ук сумманы банктан да алырга мөмкин бит. Сиңа вәгъдә иткән зур процентларны да түләп торасы булмаячак. Бер генә кредит оешмасында да бу кадәр зур ставка юк. Мошенниклар кармагына эләгү  халыкта финанс белеме булмаудан килә. Мәктәптә хокукларыбызны да өйрәтмиләр бит. Ни өчен икәне дә билгеле. Сарык көтүен идарә итү җиңелрәк. Әмма шәригатебез безне бөтен яктан саклый. Коръәннең «Бәкара» сүрәсендә әҗәткә акча алу турында бер битлек аять бар. Башка андый озын аять юк. Анда әҗәткә алганда-биргәндә шаһитлар булсын, диелә. Биредә расписка мәсьәләсе дә күтәрелә. Дуслар булса да, мөселманнар булса да, кешенең нәфесе беркая да китми. Мөселманнарга карата Аллаһы Тәгалә әйтә: «Бурычка акча алганда, ике шаһит булсын», – ди. Ә җиңел юл белән килгән акча ул – хәрам. Аның хәере юк. Ни кылганыңны аңлап, тәүбә итәргә дә, башка мондый адымга бармаска кирәк. Без шуны төшендерергә тиеш. Тик иң әүвәле халыкка динне аңлатырга кирәк. Имансызга күпме тукысаң да барыбер. Ныклы нигез булса гына, аң-белемне кирпеч тезгән кебек өеп була. Нигезе юк икән, күпме тырышсаң да, ул йорт барыбер ишереләчәк.

 

Җиңел юл (инвестицияләр, челтәрле маркетинг) белән акча эшләп караганыгыз бармы?

Әйе, тик акчамны гына югалттым                     8%

Әйе, шулай табыш алганым бар                        8%

Кызыгам, тик куркыта                                        11%

Юк, мондый нәрсәләргә ышанмыйм                 73%

«ВТ»ның «ВКонтакте» социаль челтәрендә үткәргән сораштыруыннан

Эльвира ВӘЛИЕВА

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү