Плитә–Белоруссиянеке, телевизор–Кытайныкы. Көнкүреш техникасы кибетләре кабат җанланган

Былтыр илдә сатылган һәр бишенче плитә – Белоруссиянеке, ә һәр өченче телевизор – Кытайныкы. Европа брендлары илдән киткәннән соң, бушап калган кибет киштәләрен Кытай, Төркия һәм Белоруссиядә җитештерелгән көнкүреш техникасы яулап алды, ди белгечләр. Узган ел сатылган барлык техниканың кырык проценты әлеге илләрдән кайтартылган товарларга туры килгән. Ят исемле кер юу машинасы, суыткыч сатып алу куркыныч түгелме? Кытай чәйнегенең сыйфатына күрә бәясе туры киләме? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

«Бирюса» да калышмый

Җырлы гаилә Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар узган ел яңа фатирга күченгән.

– Моңа кадәр яшәгән фатирны ничек бар, шулай калдырдык. Шуңа күрә яңа нигезгә көнкүреш техникасын өр-яңадан сатып алырга туры килде, – ди Рамилә Хәйретдинова. – Хәзер кибетләрдә безгә таныш булган брендлар юк. Яңалары арасында сайланырга да туры килде. Суыткычыбыз – Кытайныкы, электр плитәсе белән мич – Белоруссиянеке. Робот-пылесос та Кытайдан кайтартылган. Көнкүреш техникасын сайлаганда, иң элек сатып алучылар интернетта калдырган бәяләмәләргә игътибар иттек. Бу эш белән күбрәк Рамил шөгыльләнде. Өйдәге яңа техниканың моңарчы без белмәгән, күрмәгән өстенлекле яклары яки, киресенчә, кимчелекләре бар дип әйтә алмыйм. Бәясенә күрә шул ук стандарт буенча җитештереләдер инде алар. Әнә кер юу машинасы бик яхшы агарта. Иң мөһиме  шул бит. Без барысыннан да канәгать. Эшләсеннәр генә.

Росстат мәгълүматларына караганда, былтыр Россиядә 8,7 миллион телевизор, 3,5 миллион суыткыч сатылган. Һәр ике очракта да Кытайның «Hаier» техникасын күбрәк алганнар. Беренче бишлеккә безнең илдә җитештерелгән «Бирюса» бренды да эләккән.

Һиндстанда эшләнгән

Башкаладагы көнкүреш техникасы сатучы кибетләрнең берсендә сату-алулар бүлеге җитәкчесе Артур Захаров әйтүенчә, Европа брендлары илдән киткәч, кибет киштәләрендә Кытай, Белоруссия, Төркия кебек безгә дустанә мөнәсәбәттәге илләрдән кайткан кер юу машинасы, тузан суырткычлар саны бермә-бер артты.

– Хәтерләсәгез, узган ел башында көнкүреш техникасы кибетләре бушап калды. Безгә ел уртасында күпләп Кытай, Төркия техникасы кайта башлады. Кибетләр кабат җанланды. Бүген Һиндстаннан кайтартылган чәйнек-үтүкләр дә бар хәтта. Яңа брендларның сыйфатына килгәндә, алар начар, дип әйтмәс идем. Бер генә күрсәткеч: кибеттәге брак саны алдагы еллар дәрәҗәсендә калды, – ди ул. – Европа илләрендә җитештерелгән дигәч тә, алар бер дә ватылмыйча хезмәт итте дип уйлыйсызмы әллә? Юк. Сатып алучыларда Европа товарларына таләпләр зуррак иде, аерма шунда гына.

Кибетләрдә сайлау мөмкинлеге зур, ди Артур Захаров.

– Таныш брендларны күбрәк сорыйлар, әлбәттә. Тик шунысы да бар: «Samsung» дип язылган шул ук телевизор, мәсәлән, кытайлылар тарафыннан җитештерелгән булырга мөмкин. Автомобиль базарындагы кебек үк, алар бездән киткән брендларның заводларын сатып алды һәм үз эшен шул технологияләр ярдәмендә дәвам иттерде. Бүген «LG»ның да Кытай телендә язылган «туган»ы бар. Бу исә сыйфатка берничек тә зыян салмый дип саныйм. Параллель импорт буенча Үзбәкстан, Казахстан кебек илләр аша кайтартылучы техника да җитәрлек. Кимчелекле яклары бар, әлбәттә. Мәсәлән, Үзбәкстанда җыелган шул ук «Samsung» телевизорының тышкы ягында, мәсәлән, җилем катып калган яки бармак эзләре булырга ихтимал. Шуңа күрә параллель импорттан баш тартучылар да бар, – ди бүлек җитәкчесе.

Гомумән дә, бүгенге шартларда товарның кайсы илдә җитештерелүе хәлиткеч урын алып тормый, дигән фикердә ул.

– Хәзер «акыллы» техникага өстенлек бирүчеләр күп. Ә эштән кайтырга чыкканда кабызып куя торган кер юу машиналары, чәйнектәге суны билгеле бер температурада тотучы чәйнекләр белән иң беренче чиратта Кытай шаккатыра. Ватылган очракта, төзәтүгә килгәндә, бернинди кыенлык та юк. Товар сатучы аша барлык мәсьәләләрне хәл итеп була. Гарантия бар бит. Дөрес, хәзер күпчелек җитештерүчеләргә элеккеге кебек турыдан-туры чыгып булмый. Чөнки яңа кайта башлаган брендларның әлегә сервис үзәкләре юк. Гарантия буенча техникага ремонт ясаучыны чакырту өчен иң элек кибеткә шалтыратырга кирәк, – дип аңлатты Артур Захаров.

Үзе юа, үзе үтүкли

Көнкүреш техникасы кибетләрендәге вазгыятьне белергә теләп, «ВТ» хәбәрчесе дә «кер юу машинасы эзләп» кибеткә китте. Сатучы-консультант килгәнче, өч рәт булып тезелгән кер юу машиналарының исемнәрен дә санадык, бер кибеттә унөч төрле бренд тәкъдим ителгән иде.

– Өйдә әйбәт ярдәмче кирәк икән, «Hаier» яки «Midea»ны (икесе дә Кытайда җитештерелә. – Ред.) сайларга тәкъдим итәм, – ди үзен Марат дип таныштырган сатучы 45 мең сумлык кер юу машиналарына төртеп күрсәтеп. – Бу бәягә «Samsung» та бар, әлбәттә. Ул параллель импорт буенча Үзбәкстаннан кайткан. Тик Кытайда җитештерелгәннәре күпкә заманчарак. Параллель импорт юлы белән чит илләр аша товар алып кайту кыйммәткә төшә. Шуңа күрә безгә иске модельләрне җибәрәләр. Әнә «Hаier» керне пар белән дә юа, барабанны да үзе чистарта. Өстәвенә ул үзебездә – Чаллыда чыга. Күпчелек техникага бер ел гарантия бирелә. Аны, өстәмә түләп, озайта аласыз.

Хәзер кер юу машинасы белән бергә кер киптерү машинасы сатып алучылар да күп, дип чит ил техникасын мактавын дәвам итте Марат. Анысы уртача 60–70 мең сум тора. «Аннары урын-җир әйберләрен, өйдә кия торган киемнәрне үтүкләп тә торасы булмаячак. Керне бер машинадан алып икенчесенә атасыз да бетте-китте», – ди сатучы. Ике төр техниканы бергә алган очракта кер юу машинасына 15 мең сум ташлама да бар икән. Кесә генә чыдасын.

«Якын арада көнкүреш техникасына сорау кимемәячәк»

Татарстан Иҗтимагый палатасының Финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәеновтан көнкүреш техникасы базарына бәйле мәсьәләгә ачыклык кертүен сорадык.

– Халык кибеттә йөри икән, димәк, матди хәле әйбәтләнгәнме?

– Үзәк банк кушуы буенча, «Иҗтимагый фикер» фонды ай саен халык арасында фаразланган инфляция күрсәткечен билгели. Узган елның гыйнварына алынган соңгы мәгълүматларга караганда, ул – 14,2 процент. Бу урында шунысын да искәртик: былтыр рәсми инфляция 7,6 процент тәшкил итте. Илдә яшәүчеләр арасында фаразланган инфляция нәрсә соң ул? Әлеге күрсәткеч, халык фикеренчә, алдагы 12 айда бәяләр күпмегә артырга мөмкин икәнен күрсәтә. Ә бәяләр рәсми саннарга караганда да тизрәк үсәргә мөмкин дип саныйлар икән, димәк, үзеннән-үзе товар сатып ала башлыйлар. Соңгы арада илдә яшәүчеләрнең зур көнкүреш техникасы, автомобиль ише кыйммәтле товарлар сатып алуга йөз тотуы нәкъ менә шуңа бәйле: быел бәяләр тагын да артырга мөмкин дип куркалар. Югыйсә бәяләр бүген дә арзан түгел.

– Шушы көннәрдә генә бу елның икенче яртысында төп ставка төшәргә мөмкин, дигән фикер әйттеләр. Быел бәяләр дә азмы-күпме төшәргә җирлек бармы?

– Үзәк банкның акча – кредит сәясәтенең төп максаты –  еллык максатчан инфляцияне 4 процент дәрәҗәсендә саклап тотудан гыйбарәт. Бу инфляцияне таргетлаштыру дип атала. Ягъни әнә шул күрсәткечкә омтылалар. Әлеге максат быел да үзгәрмәде. Алга таба карар кабул иткәндә, Үзәк банк гамәлдәге һәм халык арасында фаразланган инфляция күрсәткечләрен, бигрәк тә икенчесен исәпкә алачак. Озын сүзнең кыскасы, Үзәк банк кабул иткән чаралар инфляция күрсәткече кимүгә китермәячәк икән, алга таба бәяләр төшәргә җирлек юк. Бәяләр гел үсә анысы. Иң мөһиме – аларның күпмегә артуында. Инде әйткәнебезчә, Үзәк банк өчен уңайлы инфляция күрсәткече ул – 4 процент. Җәйгә таба халык арасында фаразланган инфляция күрсәткече кимесә, төп ставканы төшерүләре дә бик мөмкин. Якын арада исә техникага, бигрәк тә чит илдән кертелгәненә, сорау кимемәячәк. Бу елның беренче чирегендә, көнкүреш техникасына сорау узган ел дәрәҗәсендә калачак, дип фаразлыйбыз. Ә менә елның икенче чиреге Үзәк банк кабул иткән чаралар ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын күрсәтәчәк.

 

Техника сатып алырга җыенучыларга 5 киңәш

  1. Кибет киштәсендәге яңа исем-атамалардан башың әйләнерлек. Шуңа күрә беренче күргән көнкүреш техникасын сатып алырга ашыкмагыз. Иң элек үзеңә ошаган кер юу машинасы яки суыткыч турында интернетта сатып алучылар калдырган бәяләмәләрне укып карагыз.
  2. Бүген кибетләрдә параллель импорт буенча кайткан көнкүреш техникасы да җитәрлек. Ә андыйларга җитештерүчедән гарантия каралмаган, кибет кенә үз гарантиясен бирергә мөмкин. Шуңа күрә бу сорауны ачыклап бетерегез. Сервис хезмәте кайда урнашканлыгын белеп тору да артык булмас.
  3. Кибет киштәсендә икән, димәк, ышанычлы дип фикер йөртергә ашыкмагыз. Тузан суырткыч яки чәйнек сатып алганчы, электр җиһазының сертификатын сорагыз.
  4. Бүген «акыллы» көнкүреш техникасының ниндие генә юк. Тик шунысы да бар: көнкүреш техникасы «акыллырак» булган саен, кыйммәтрәк. Үзегезгә кирәклесен генә сайларга тырышыгыз. Мәсәлән, суыткычлар арасында ризык бетеп килү турында «хәбәр бирә» торганы да бар. Әгәр болай да көн саен азык-төлек кибетенә йөрисез икән, ни өчен артык түләргә?
  5. Кибет киштәсенә куелган көнкүреш техникасын сатып алмагыз. Бүген товар кайтартуга бәйле кыенлыклар булгач, сатучылар еш кына: «Бу үтүк бер генә данәдә кайтты», – дип хәйләләргә ярата. Ышанмагыз! Киштәдәге товар ул ремонт ясалган фен яки микродулкынлы мич булырга ихтимал.

Фикер өстәү