Киемеңә карап… Чит ил брендларын кем алмаштырыр?

Сыйфатлы да, арзан да күлмәк-чалбар каян сатып аласы? Дөньядагы хәлләрдән башлары әйләнгән чит ил кибетләре ябылып беткәннән соң, илдә яшәүчеләр арасында әнә шул сорау «көн кадагы»нда тора. Нәрсә киярбез? Республика җитештерүчеләре ни хәлдә? «ВТ» хәбәрчесе әлеге сорауларга җавап эзләде.

Ике кешенең берсе – интернетта

Белгечләр исәпләп чыгарган: яздан бирле илдән 15 зур чит ил бренды киткән. Кайберләренең берьюлы берничә кибет тотуын искә алсаң, бүген зур сәүдә үзәкләренең ярым буш торуларына гаҗәпләнәсе түгел. Дөрес, кайбер кибетләр, кем әйтмешли, бер аяклары белән бездә, икенчесе белән – читтә. Башкаладагы «Мега» сәүдә үзәгендә, мәсәлән, кайбер ишекләрдә әле дә «вакытлыча ябылдык» дигән игъланнар тора. Тик бу кибетләрнең кайчан ачылачагы гына билгесез. Бездән китәргә теләмәүләре дә аңлашыла кебек. Ни генә дисәләр дә, Россия халкы зәвыклы киенергә ярата. Безнең илдә брендлы кием-салым кибетләре Европага караганда да зуррак керем ала. Бу беркемгә дә сер түгел.

Бу хәлдән чыгу җаен табучылар да бар. Кайберләре, кибет исемен кыскартып, кабат ачылдылар. Ни генә булса да, илдәге вазгыять сатучыларга да, сатып алучыларга да тәэсир итте, ди белгечләр. Кибеттә күлмәк-чалбар бар анысы, тик бәясе генә кыйммәтләнде. Җитештерүчеләр моны чимал хакы, бигрәк тә тукымаларга бәя артуга бәйләп аңлата. Сатып алучылар да акчаны әрәм-шәрәм итәргә артык ашыкмый. Иртәгә нәрсә буласын кем белгән. Ел ахырына кадәр Россиядә кием-салым һәм аяк киеме сату күләме 15 процентка кимеячәк, дип фаразлый белгечләр.

Кибет булмаса ни, хәзер сәүдә интернетка күчте. Өйдән чыкмыйча гына, диванда кырын яткан килеш «кибеттә йөрү»дән дә рәхәте юк. Маркетплейс, ягъни интернет сәүдә мәйданнарында җаның теләгән бөтен нәрсә бар. Сатучыларга да отышлы: интернет аша сәүдә итү чыгымнарны бермә-бер киметә. «Вайлдберриз»та, мәсәлән, быел сатучылар саны – өчләтә, тәкъдим ителгән кием-салым күләме икеләтә арткан.

– Соңгы тапкыр кием-салым кибетенә кайчан барганымны да хәтерләмим, бөтен кирәк-яракны интернет аша гына заказ бирәм, – ди башкаладагы идарәче оешмаларның берсендә икътисадчы булып эшләүче Аида Байтимерова. – Чит ил брендлары бездән китә башлаганчы ук маркетплейсларга күчкән идем. Интернетта кием-салымны кибеткә караганда күпкә арзанрак саталар. Иң элек кибеткә барып, ошаган күлмәк-чалбарны киеп карап, аннары өйдә заказ бирә идем. Хәзер болай эшләп булмый, билгеле. Фотосына карап кына сайлыйсың. Шөкер, килгән әйберләр сыйфатлы. Ошамаганын кире җибәреп тә була бит. Заказлар күп дигәндә дүрт-биш көндә килеп җитә. Танышларым арасында да интернет-кибеткә «йөрүчеләр» күп хәзер.

«Анкетолог» иҗтимагый фикер институты үткәргән сораштырудан күренгәнчә, ил халкының 53 проценты соңгы ярты елда бер тапкыр булса да интернеттан кием-салым сатып алган. Һәр ике кешенең берсе дигән сүз бу! Кесә телефоны аша гына киенергә теләүчеләрнең 44 проценты нәкъ менә бездән киткән чит ил брендларын эзли. Барыннан да бигрәк, халык сыйфатлы спорт аяк киемнәрен сагына икән. Интернетка шуны эзләп керәләр. Икенче урында – хатын-кызлар киемнәре. Беренче өчлеккә балалар киемнәре дә эләккән. Интернетта заказ биргән кием-салымның төп кимчелеге дип аның сыйфатын атаганнар. Күлмәк-чалбарларның үлчәме туры килмәү, товар озак килүне дә әйткәннәр.

Казан – Төркия арасы

Гөлназ Мостафина – Яшел Үзән кызы. Илдә мобилизациягә бәйле хәлләр башланганчы ук гаиләсе белән Төркиягә күченеп киткән алар. Тормыш иптәше читтән торып эшләсә, Гөлназ Төркиядән кием-салым, урын-җир әйберләре, сөлге ише өй кирәк-яраклары, күн аяк киемнәре, сумкалар сата. Социаль челтәрләрнең берсендә үз сәхифәсе бар аның.

– Яшел Үзәндә яшәгәндә дә сату-алу белән шөгыльләнә идем. Шуңа күрә миңа бу эш ят түгел. Ә Төркия товарлары сыйфаты ягыннан башкалардан аерылып тора. Чит илгә күченеп киткәч тә, туганнар, танышларым үзләре үк: «Безгә тегене, моны җибәр әле», – дип мөрәҗәгать итә башлады. Шул рәвешле дуслар арасында оештырган кечкенә генә сәхифәм зур сәүдә мәйданына әйләнеп китте. Бүген төркемдә 500ләп кеше бар. Самара, Уфа кебек шәһәрләрдән дә сатып алалар. Заказларны җыеп, Казанга җибәрәм. Аннан туганым посылкаларны төрле шәһәрләргә озата, – дип сөйли Гөлназ.

Товарлар Төркиядән Мәскәүгә карго, ягъни йөк ташучы логистика компаниясе хезмәте аша кайта. Бу очракта сатып алучыга заказ биргән кием-салымның авырлыгы өчен түләргә кирәк. Йөк машинасы белән кайтартканда (юлга ике-өч атна вакыт китә. – Ред.) күлмәк-чалбарның бер килосы, мәсәлән, 500 сум чамасы. Очкыч белән тизрәк, аның каравы, чыгым да 200–250 сумга арта. Мәскәү – Казан арасы да түләүле. Гөлназ күннән аяк киеме, сумкалар җитештерүче фирма хуҗалары белән дә эшләү җаен тапкан.

– Әле яңа гына Казанга 40лап кышкы сапоги кайтарып җибәрдем. Кунычы озын булмаган күн сапоги дүрт мең ярым сумга төшә. Казанда бу бәягә сыйфатлы аяк киеме гомумән табып булмый, – ди Гөлназ.

Брендлы кием-салымны да үзебездә булган кибетләрдән сатып алганчы, Төркиядән кайтарту очсызракка төшә икән. Бу чит ил валютасы арзан булуга бәйледер, мөгаен. Мондый сәүдәнең бердәнбер кимчелекле ягы шул: көтәргә кирәк.

Энәләре тик тормый

Республика җитештерүчеләре халыкны кием-салым белән тәэмин итәрлек хәлдәме? Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, былтыр республикада 390 җиңел сәнәгать предприятиесе теркәлгән. Быел гыйнвар – октябрь айларында тармакта 7 миллиард сумлык продукция җитештерелгән. Шул исәптән, 3,2 миллиард сумлык кием-салым, 934 миллион сумлык күн һәм күн эшләнмәләре эшләп чыгарганнар. Татарстанның җиңел сәнәгать предприятиеләрендә өлкәннәр һәм балалар киемнәре, махсус кием, мәктәп формасы, бер тапкыр кия торган медицина киемнәре, оек-оекбаш җитештерелә. Кыскасы, саннар кечкенә түгел.

Әлмәтнең «Алсу» оек-оекбаш фабрикасында гына да елына 20 миллион пар оек җитештерәләр. Ул – ил күләмендә иң зур оешмаларның берсе. Хәзер урын-җир кирәк-яраклары, махсус кием тегүне дә җайга салганнар. Мобилизациягә эләккән солдатларга махсус хәрби оекбашлар да тегә башлаганнар хәтта. Ул гади оекбаштан чыдамлыгы һәм уңайлылыгы белән аерылып тора, ди. Эшләре баштан ашкан, ахры. «Моңарчы ничек эшләгән булсак, хәзер дә шулай дәвам иттерәбез», – диде алар. Шуннан башка мәгълүмат булмады.

Булганнары белән беррәттән, эшкә яңа тотынучылар да бар. «Түбән Кама» социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты булган «Бикотекс» оешмасында безнең җитештерүчеләр өчен бик тә кирәкле чимал – микрофибра тукымасы чыгара башлаганнар. Быелның өченче чирегендә сәнәгатьтә җитештерү куәте 20 процентка арткан. Татарстанда төпләнгән «IDA PROSPORT» спорт киемнәре җитештерүче оешмада быел яшьләр таләпләренә туры китереп, кепка, озын футболка, худи (капюшонлы киң свитер. – Ред.) ише киемнәр дә тегәргә керешкәннәр.

Кием-салымсыз калмаячакбыз, дип ышандыра белгечләр. «Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ел дәвамында җиңел сәнәгать тармагы предприятиеләре белән даими элемтәдә тора, аларга импортны алмаштыру, чимал кайтарту юлларын җайга салу кебек мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтелә. Мәсәлән, апрель аенда республиканың әйдәп баручы җиңел сәнәгать предприятиеләре вәкилләре Үзбәкстанга барды. Нәтиҗәдә ике арада трикотаж тукыма, мамык җеп кайтаруга бәйле килешүләр төзелде», – дип сөйләделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә. Кем белә, бәлки тиздән баштанаяк үзебездә җитештерелгән киемгә күчәрбез әле.

Фикер

Раилә Якупова, «Кукмара тегү фабрикасы»ның профсоюзлар оешмасы җитәкчесе:

– Без брендлы кибетләргә алмаш булырга әзер. Эшләргә теләгән кешегә элек тә мөмкинлекләр җитәрлек иде. Без балалар, хатын-кызлар һәм ир-атлар киемнәре тегәбез. Бүгенге вазгыятькә бәйле рәвештә солдатларга йокы капчыклары, җылыны саклый торган эчке кием тегүне дә җайга салдык. Безнең продукциягә сорау зур һәм ул һәрвакыт тотрыклы. Бигрәк тә, көзге-кышкы чорда. Без шундый бит: башта ашыйсы килә, аннары өс-башны кайгырта башлыйбыз. Дөньялар тыныч булсын, эшсез калмаячакбыз. Безнең фабрикада чимал сатып алуга бәйле кыенлыклар юк. Мәскәү оешмалары аша эшлибез. Хәзер тукыма да, төймә, молния ише фурнитура да нигездә Кытайдан кайта. Татарстанда электән эшләүче зур тегү фабрикалары калмады инде. Безнең кебек утызлап оешма исәпләнә иде. Алга таба да тегәргә насыйп булсын. Фабрикада йөздән артык эшче бар. Замана таләпләренә туры китереп тегәргә тырышабыз. Тиздән яңа фасонлы өс киемнәре сатуга чыгачак. Бүген сатып алучыга ярау өчен шактый тырышырга туры килә.

Ләйсән Хәбибуллина, «Азнакай киемнәре» тегү фабрикасының җитештерү буенча генераль директоры урынбасары:

– Безнең сәнәгать үзенчәлекле. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары нефтьчеләре өчен махсус эш киемнәре тегәбез. Эш киемнәре җитештерүнең үз тәртибе бар. Тегүдә махсус тукыма кулланыла. Дөньядагы вазгыятькә бәйле рәвештә безнең оешмада да үзгәрешләр булды. Бу, иң беренче чиратта, чималга бәя артуга бәйле. Аны Россия җитештерүчеләреннән сатып алабыз. Фурнитура белән тәэмин итүче арадашчылар Кытай белән эшли. Ә чимал бәясе арттымы, җитештергән продукция дә кыйммәтләнә, билгеле. Шөкер, безгә «Татнефть» оешмасы зур ярдәм күрсәтә. Гомумән алганда, бу ел уңышлы узды. 200дән артык кешене эшле итәбез. Махсус өс киемнәре тегү бер урында таптанып тора торган эш түгел. Бу өлкәдә гел ниндидер яңалык гамәлгә керә, яңа тукымалар чыга, җиһазлар үзгәрә. Шуңа күрә замана таләпләренә туры килүче продукция җитештерергә тырышабыз. Гади халыкка да якын без. Илдә коронавирус башлангач, кулдан битлекләр тектек. Быел «Татнефть» кушуы буенча солдатларга йокы капчыклары, рюкзаклар җитештердек. Бездә эш өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

Тимерхан Зыятдинов, “Alga” брендын оештыручы:

– Без төрле катлам вәкилләре өчен кием җитештерәбез. Тукыма һәм фурнитура сатып алуга бәйле кыенлыклар юк. Дөрес, аның бәясе кыйммәтләнде. Үзбәкстаннан кайтарылучы чимал – 20, Төркия тукымалары – 30, Италиянеке исә, җитештерүчесенә карап, 50дән алып 100 процентка кадәр артты. Соңгы арада халык арасында ватанпәрвәрлек хисе артты. Безгә Татарстан, Россия әләмнәре төшерелгән киемнәр сорап мөрәҗәгать итәләр. Чит ил брендларының китүе – безгә файдага гына. Көрәштәге кебек: көчле көндәш ярыштан төшеп калса, җиңү мөмкинлеге тагын да арта. Заманасына күрә бөтен маркетплейслар белән дә эшлибез. Бу – яхшы реклама. Интернет мәйданнарда комиссия күләме 20 проценттан да артмый, кибет тотуга караганда күпкә отышлырак бит. Татарстанның үз сәнәгатен аякка бастыру өчен көче дә, куәте дә җитәрлек. Үзебездә дә сыйфатлы итеп киенергә мөмкин икән, ник чит ил товарларына кызыгырга? Гомумән, чит ил кибетләре безгә гел аларның товарлары яхшырак, дип кабатлап килде. Моңа ышандык та. Бүген әнә шул мәҗбүри тагылган фикердән котылырга вакыт җитте. Россиядә телегән кием чит илнекеннән бер дә ким түгел. Хәтерләсәгез, 90 нчы еллар башында бөтен кеше USA дип язылган һәм бөркет төшерелгән кепка киеп йөрде. Әйтүләренә караганда, ул вакытта шундый 100 миллион баш киеме сатылган булган. Бәлки, чит илнеке – шәп, дигән фикер безгә әнә шул чорда ук сеңеп калгандыр. Хәзер исә безнең вакыт җитте.

Кием-салымны каян сатып аласыз?

Исемнәре таныш булган чит ил һәм Россия кибетләренә өстенлек бирәм – 31%

Сәүдә маркасы булмаган кибетләргә йөрим – 30%

Базардан киенәм – 27%

Булганын киям, өсте-өстенә кием җыя торган чак түгел – 12%

(«Анкетолог» иҗтимагый фикер институты үткәргән сораштырудан)

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү