«Бәя артканны көтеп ятмагыз»: өс-башны кайчан яңартырга?

Узган айда пальто, куртка кебек өс киемнәре 30 процентка (!) кыйммәтләнгән. Белгечләр әнә шулай ди. Көзгә кергәч, сезонлы киемгә бәя арта инде ул, дип кул селтәргә ашыкмагыз. Әйтүләренә караганда, кием-салым бәясе, шул исәптән өс киемнәренеке дә, ел азагына кадәр үсәргә мөмкин. Моның сәбәпләре дә билгеле. Өс-башны бүген үк яңартыргамы? Әллә искесе дә ярап торамы? Үзебезнең җитештерүчеләр ни хәлдә? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Пальтоны җәен аласы

Түбән Камада яшәүче Эльмира Гарифуллина чананы – җәен, арбаны кышын әзерли. Июньдә үк үзенә аккош мамыгы тутырылган кышкы куртка алып куйган ул.

– Җәен кышкы өс киеме сатып алуыма дуслар бик гаҗәпләнде инде. Аның каравы, хәзер миңа карап: «Их, оттың!» – диләр. Исеме билгеле булган кием кибетендә ташламалар чоры башланганны көттем дә 5 мең сумга озын җылы куртка сатып алдым. Хәзер мондый өс киеменең бәясе 15–20 мең сумнан да ким түгел, – ди Эльмира Гарифуллина.

Кайда егыласымны белсәм, салам түшәр идем, диләр бит. Узган айда гына да өс киеме 30 процентка диярлек кыйммәтләнгән. «Гадел билге» дәүләт маркировкалау системасы белгечләре хәбәр итүенчә, көзнең беренче аенда пальто бәясе – 22, плащ – 34, ә куртка хакы 37 процентка арткан. Бүген көзге куртка сатып алу өчен уртача – 5500, паьтога – 9700, ә плащка 7400 сум акча кирәк, диләр. Бәяләрнең ни өчен бу кадәр югары сикерүен дә аңлатканнар. Хәер, әйтмәсләр дә билгеле. Беренчедән, доллар күтәрелде, икенчедән логистикага, ягъни алып кайтып урнаштыруга бәйле кыенлыклар үзенекен итә. «Гадел билге» белгечләре китергән тагын бер сан: бүген илдә сатылучы барлык төр пальтоларның – 74, курткаларның – 67 һәм юка курткаларның (ветровка) 55 проценты читтән кайта. Көзге кием-салым бәясе кыйммәтләнгәч, кышкысының хакы үсәчәгенә дә шик юк. Кайбер мәгълүматларга караганда, декабрь азагына кадәр сезонлы кием тагын 20 процентка кадәр артырга мөмкин. Шуңа күрә билне ныграк кысып буарга туры килмәгәе.

«Бәя артканны көтеп ятмагыз»

Кибеттә бәяләрнең гел артып торуы аңлашыла кебек: сыйфатлы товар арзан тормас. Соңгы арада интернет-кибетләрне үз итүчеләр дә андагы бәяләрнең кыйммәт булуыннан зарлана башлады. Онлайн сәүдә алып баручылар да акчаның тәмен сизгән, күрәсең. Ә базар нихәл? Бу сорауга җавап эзләп, халык телендә «Вьетнам базары» дип йөртелүче урынга юл тоттык.

Базар элеккечә эшли. Сатучылар күп, киштәләр тулы, тик сатып алучылар гына әллә ни күренми. Әле эш көне башланган гына булгангамы, рәтләр арасында сирәк-мирәк кенә кеше йөргәли.

– Коронавирустан бирле сатып алучылар шактый кимеде, – ди базарда унбиш елдан артык сатучы Гөлфания Шәяхмәтова. – Һаман да интернет-кибетләрдән чыгып китә алмыйлар әле (көлә). Базарга күбрәк өлкән яшьтәгеләр һәм балалы гаиләләр йөри. Беренчеләре интернеттагы товарның сыйфатына ышанмаса, икенчеләренә кием-салымны киеп карарга кирәк. Узган ел белән чагыштырганда бәяләр артты. Шулай булмый соң, былтыр доллар 60 сум торса, быел 100 сум бит. Ел башыннан бирле чит илдән товар төялгән контейнер кайтарту – ике, ә дөнья күләмендәге хәлләр башланганнан бирле биш-алты тапкыр кыйммәтләнде. Бер капчык товарның юл хакы 1 мең сумга төшә. Шуңа күрә бәяләр артканга әллә ни аптырыйсы юк, минемчә. Бу бездән тормый. Өске киемнәр генә түгел, барысы да кыйммәтләнә. Футболка белән чагыштырганда, шул ук пальто кыйммәтрәк тора. Шуңа күрә аның бәясе арту да кесәгә күбрәк суга. Соңгы ике елда, мәсәлән, минем хезмәт хакым бер тиенгә дә артмады. Тик сатып алучыны бу кызыксындырмый. «Кыйммәт сатасыз», – дип зарлана гына беләләр.

Алинә Гатауллина базарга өч яшьлек кызына кышкы куртка алырга дип килгән.

– Балалар гел үсә. Шуңа күрә бәяләр артса да, кием-салымны гел яңартырга туры килә, – ди ул. – Интернеттан заказ бирсәң, чалбары һәм курткасы булган сыйфатлы комплект 5–7 мең сум чамасына төшә. Базарда очсызракка да табарга мөмкин. Үзебезнең җитештерүчеләрнеке арзанрак. Базарга еш йөрибез. Әйберне тотып карап алуга берни җитми. Ә кибеттә сайлау мөмкинлеге аз хәзер.

Базарда кышкы киемнәр сатуга чыга башлаган гына әле.

– Кышка дигән товар кайткан, капчыкта үз чиратын көтә, иң элек көзгесен сатып бетерергә кирәк, – ди аяк киемнәре сатучы егет. – Кайбер кышкы модельләрне генә киштәгә чыгардык. Аларны сораучылар күп түгел әле. Атна азагында һава температурасы нульдән түбән булачк, диләр. Менә шуннан соң сәүдә башланачак. Хәзер сатып алсагыз, арзанрак, көннәр суыткач, кышкы аяк киемнәре 500–1000 сумга кыйммәтләнәчәк. Бәя артканны көтеп ятмагыз.

Үзебезнеке җылырак

Республика җитештерүчеләре дә халыкны кием-салым белән тәэмин итәргә әзер. Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, былтыр республикада 400гә якын җиңел сәнәгать предприятиесе теркәлгән.

– Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бәяләр артты, әмма ул дәрәҗәдә үк сизелерлек түгел, – ди «Кукмара тегү фабрикасы» генераль директоры Руслан Голов. – Балалар, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен өс киемнәре тегәбез. Безнең продукциягә ихтыяҗ зур һәм ул һәрвакыт тотрыклы. Бигрәк тә, көзге-кышкы чорда. Бездә җитештерелгән продукциянең сыйфаты чит илнекеннән бер дә калышмый. Бәя арту исә иң беренче чиратта доллар курсына бәйле. Тукыма, фурнитура да кыйммәтләнде. Кирәкле чималны күбрәк Кытай һәм Кореядан кайтартабыз. Без вакыт белән бергә атларга тырышабыз. Яңа модельләр чыгарганда, сатып алучыларның фикеренә дә колак салабыз. Безнең продукция башкаларныкына караганда җылырак та әле. Чөнки кышкы киемнәрдәге җылыткыч тукыманы үзебездә үк җитештерәбез.

Спорт киемнәре тегү белән шөгыльләнүче «IDA PROSPORT» компаниясен оештыручы Сәфинә Сөләйманова да үзебезнең продукция арзанрак та, сыйфатлырак та дигән фикердә.

Без чит илдәге көндәшләребезгә тиң булырлык кием-салым җитештерергә тырышабыз. Чит ил брендларының китүе безнең өчен үсеш ноктасына әверелде. Дөрес, чимал сатып алуга бәйле кайбер кыенлыклар туды. Мәсәлән, спорт курткалары өчен тукыманы Италия һәм Испаниядән сатып ала идек. Хәзер аларны Төркия һәм Кытай фабрикаларында җитештерелгәннәренә алмаштырдык. Без шул ук киемнәрне тегәбез, әмма хәзер аларның сыйфаты яхшырды. Баштарак спорт һәм өс киемнәре тегүчеләр буларак танылдык. Мәсәлән, «Ак барс» хоккей командасы өчен киемнәр тегәбез. Хәзер кием-салымга ихтыяҗ зур булуын күреп, товар төрләрен арттырдык. Яшьләр таләпләренә туры китереп, спорт костюмнары, озын футболка, кепкалар тегәбез, – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Ул арада кием-салымны ремонтлау белән шөгыльләнүче ательеларда эшнең кызган чагы.

– Халык шкафта яткан җылы киемнәрен чыгара башлады. Бу арада заказлар күп. Былтыр кигән куртканың тимер төймәләрен яңартуны сорап мөрәҗәгать итәләр, пальто-курткаларны кыскарттыралар. Соңгысы, мәсәлән, 800 сумнан башлана. Аның каравы, иске кием яңарып китә, – дип сөйләде башкаладагы ательеларның берсендә эшләүче Резидә Миңнуллина.

Бу да – заманага яраклашуның бер билгесе инде. Хәзерге вакытта юрганны аякка карап аласы.

«Иске яңадан саклый»

Регина Әюпова, стилист:

– Заманча булып күренү өчен, баштанаяк яңа кием-салым сатып алу мәҗбүри түгел. Бу көздә һәм кышта минимализм модада булачак. Өс киеме гади һәм тыйнак булырга тиеш. Ак, кара, коңгырт, ком төсе, ачык соры төстәге кием-салымга өстенлек бирегез. Зәңгәр, яшел төсләр дә калачак. Итәкләрнең миди озынлыктагылары модада. Алар ярымкояш яки плиссе булырга да мөмкин. Мамык тукымадан тегелгән база күлмәкләре актуаль булачак. Ирләр стилендәге чалбарлар һәм чалбарлы костюмнар да кала. Джинс чалбарның гап-гади туры балаклысына өстенлек бирегез. Оверсайз-свитерларны юбка белән дә, чалбар белән дә кияргә була. Аңлашылганча, болар барысы да – искерми торган киемнәр. Бу көзнең тагын бер кәттә киеме – кара пальто. Ул күбегездә бардыр да инде. Иң мөһиме – сыйфатлы кием сатып алырга киңәш итәбез. Мода әйләнә дә кайта ул.

Вьетнам базарында кием-салым бәяләре (сумнарда)

Ирләргә көзге куртка – 4500

Ирләргә кышкы куртка – 5500

Хатын-кызларга көзге куртка – 3300

Хатын-кызларга кышкы озын куртка – 6000

Балаларга кышкы куртка – 4500

Хатын-кызларга баш киеме – 700

Ирләргә кышкы аяк киеме – 3200

Балаларга пирчәткә – 350

 


Фикер өстәү