Әлфия Миңнуллина: «Автор хокукларын саклау – цивилизациянең бер күрсәткече»

Туры сүзле, кыю, хәтта ки дуамал да. Шул ук вакытта чайпалырга торган нечкә күңелле. Сүзебез – Әлфия Миңнуллина хакында. Соңгы вакытта аңа Туфан Миңнуллин варисы буларак авторлык хокукларын якларга туры килә. Моның сәбәпләре нәрсәдә? Театр, әдәбият өлкәсендә нинди мәсьәләләр борчуга сала? Шәхесләрнең балаларына багышланган әңгәмәләрнең бүгенгесе әнә шул хакта.

Күпмедер тынлыктан соң театрлар янә Туфан Миңнуллин әсәрләрен искә төшерде. Кайчан гына Курчак театры «Әлдермештән Әлмәндәр»не чыгарса, Әлмәт театры быелгы сезонын «Ат карагы» белән ачып җибәрде. Туфан абыйга кайту замана таләбеме, әллә башка сәбәпләр дә бармы?

– Бәлки сагынганнардыр… Мин театр белгече түгел, шуңа күрә бу сорауга төпле җавап бирә алмам. Спектакльләрне ничарадан бичара, әти хокукларын яклау максатыннан карап барам. Аннан тәрбия дә үзенекен итә. Кечкенәдән әти-әни театр дөньясы белән таныштыргач, кая гына барсам да, театрда спектакль карарга тырышам.

Соңгы елларда «татар театры депрессиядә» дигән фикер еш яңгырый башлады. Сезнеңчә ничек?

– Моны әйтсәм, театрлар миңа үпкәләр инде… Татар театрлары, Мәскәү театрлары артыннан куып, үзләрен югалтмыйлармы икән, дигән шик бар миндә. Аны үземчә күзгә күренергә тырышу, грантлар оту, җыеп әйткәндә, финанс мәсьәләсенә бәйләп акларга тырышам. Фестивальләрдә катнашып, урыннар алсалар, бәлкем баллары җыела торгандыр. Мин аларны бер яктан аңлыйм да, әмма Мәскәү театрлары алымнары еш кына татар театрларына ярап бетми. Татар тамашачысы үзгә, ул аерылып тора. Бу темага сөйләшкәндә, мин һәрвакыт атаклы режиссер Марсель Сәлимҗановны искә алам. Аның да әллә нинди авторлар белән эшлисе килгәндер, ләкин ул шулкадәр татар тамашачысын тоя һәм шуның аркасында күп нәрсәдән тыелып кала иде. Шул еллардагы репертуарны карасак, мәсәлән, Хәй Вахит куела иде. Аның драматургиясе әллә нинди зур фәлсәфәләргә дәгъва итми, ләкин ул татар тамашачысын шулкадәр аңлап язылган, шуңа аның бер генә әсәрен дә уңышсыз дип әйтеп булмый. Спектакльләре һәрвакыт аншлаг белән барды, халык аны яратты. Аннары Туфан Миңнуллин, Зөлфәт Хәким әсәрләрен куйды. Марсель Сәлимҗанов тамашачыга бик сизгер булды. Классикадан аңа Островский якын иде. Аның әсәрләрен ул шундый итеп куйды ки, әйтерсең лә аны татар драматургы язган. Татарны билгеләүче төп шөгыль – сәүдә, ә Островский сәүдәгәрләр турында яза. Сәлимҗанов менә шушы ике нәрсәне – татар сәүдәгәрлеген һәм Островскийның төп фикерен тәңгәлләштерә белде. Нәтиҗәдә тамашачы Островскийны үзенеке итеп кабул итте.

Соңгы премьераларны «Әлмәндәр»не, «Ат карагы»н искә алсак, сез ул куелышлардан канәгатьме?

– Мин әле Чаллы театрында «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектаклен дә карадым. Ул да – быелгы сезон премьерасы. Өч төрле режиссерның өч төрле эше. Әлмәт театры спектакле турында фикеремне мин инде язма рәвештә дә әйттем. Хәзер дә фикерем үзгәрмәде. Шундый тенденция бар: мин аны автор текстын мыскыл итү дип атыйм һәм ул татар режиссерларына гына карамый, дөнья күләмендә дә бара. Голливуд сценаристларының ярты елга сузылган забастовкаларын гына искә төшерик… Әйтерсең авторның язганы бернинди әһәмияткә ия түгел, режиссерга аның исеме һәм персонажлары гына кирәк. Нәтиҗәдә әти персонажлары белән бөтенләй башка әйбер туа. Пьесаны танып та булмый кайбер вакытта. Авторның вәкиле буларак, бу миңа Туфан Миңнуллинның популярлыгына сыенырга маташу кебек күренә. Бер яктан, әтинең әсәренә карата хөрмәтсезлек минем ачуны китерә. Икенче яктан, татар кешесе буларак, бик пошаманга сала. Ник дигәндә, мәктәпләрдә татар әдәбияты укытылмый, татар теле ташка үлчим дәрәҗәсендә генә бирелә. Шуңа күрә яшьләр Тукай белән Муса Җәлилне ишетеп белсә, афәрин дип әйтергә мәҗбүрбез. Ләкин бит алар башка авторларны белмиләр. Театрда әсәрне шушылай тураклап биргәч, яшьләр аны автор шулай язган дип кабул итә. Алга таба нишләргә, әсәрне ничек яшь буынга җиткерергә? Мин әнә шул хакта уйланам. Берничә идея бар иде. Бернишләп тә булмый, хәзер күпчелек аудиокитаплар тыңлый. Аннан соң татарча укый алучы яшьләр дә азайганнан-азая. Шуңа аудиоверсия яздыру идеясен Камал театрына да тәкъдим итеп карадым, тик ул барып чыкмады. Татарстан китап нәшрияты аудиокитаплар яздыруны башлап җибәргән иде, ул да тукталды. «Китап» радиосы әсәрдән өзекләр бирә бирүен, ләкин анда күбрәк заманча әдәбият өстенлек итә. Ә ул бик чуар хәзер…

Хәзерге вакытта театр – әдәбиятны күрсәтә алырдай бердәнбер урын. Әгәр дә режиссерлар ул әдәбиятны шушылай болгатса, чалса, тамашачы аннан нәрсә алып китәчәк? Минем карашка, театрга шундый зур бурыч куелган вакытта, төрле тәҗрибәләр кече зал форматында калса гына ярыйдыр.

Чаллы театрында «Диләфрүз…»не карадым дидем бит әле, анда мин текстка хөрмәт сиздем. Режиссер Олег Кинҗәгулов аны махсус ретро стилендә эшләгән, шул ук вакытта заманча спектакль туган. Режиссерның кызыклы табышлары да бар, әмма бу табышларга автор тексты комачауламаган.

«Әлдермештән Әлмәндәр» турында. Мин Камал театры Әлмәндәре кабатланмас, аны башка куеп булмый, дигән фикер белән килешмим. Аны куярга омтылышлар булды, хәтта мультфильм да төшереп карадылар. Аның тарихы озын, башлануы да конфликтлы булды. Әлмәндәр космоска да очарга тиеш иде анда, Бөек Ватан сугышы ветеранына да әйләндергәннәр иде. Минем бу очракта да позиция бер: әгәр башка әсәр кирәк икән, аны язарга язучылар бетмәгән бит. Нәрсәгә әсәрне бозарга? Монда да шул ул исемне файдалану, русча әйткәндә «примазатьcя к чужой славе» шәйләнә. Ахыр чиктә без текстны бозмаска, Әлмәндәрне космоска очырмаска һәм Туфан Миңнуллин әсәре мотивлары буенча дип бирергә дип килештек. Мультфильмны алар миңа күрсәтәбез диделәр, күрсәтмәделәр. Шуңа күрә, өзеп, ниндидер фикеремне әйтә алмыйм.

«Әлдермештән Әлмәндәр»не мин тагын Туймазы театрында карадым. Ул без күреп ияләшкән Камал театры спектакленә гомумән охшамаган иде. Мәсәлән, Равил Шәрәфиев уйнаган Әҗәл белән Туймазы театрындагы Әҗәл – икесе ике төрле чишелгән образлар. Ул Әлмәндәрнең үзен алдаганын да аңлый, ләкин уенны дәвам иттерә. Әлмәндәр дә Шәүкәт абый Биктимеров тудырган образны кабатламый. Хәтта сәхнә бизәлеше дә үзгә. Ә бит бу спектакльгә алынганда, күпләр сәхнә бизәлеше ягыннан да Камал театрын өлге итеп ала. Илгиз Зәйнинең «Әлмәндәр»енә килгәндә, ул аны ностальжи формасында куйган һәм аны яшерми дә. Ул шуның белән кызыклы да. Аннан соң, курчак театрының мөмкинлекләре дә башкача. Анда тылсым күбрәк димме. Кыскасы, мин дә Илгиз белән бергә сагындым, яратып карадым.

Сөйләшенгән кадәренә йомгак ясасак, Туфан абый әсәренә алынганда, нәрсә эшләргә ярамый? Гомумән, классика белән ничек эшләргә кирәк?

– Туфан Миңнуллины үзе исән чагында ук классиклар дәрәҗәсенә күтәрделәр. Әсәр кайчан классикага әйләнә? Әгәр анда күпчелекнең күңеленә хуш килгән фикер-идеяләр ятса, берничә буын кеше яратса. Ул идеяләрне чит идея белән алмаштырырга ярамый. Аның фикерен алып, үзеңнекенә алыштыру – тәртипсезлек хәтта. Моңа каршы миңа болай диделәр: «Хәзер театрга ак яулыклы әбиләр йөрми, яшьләр килә. Аларга экшн кирәк». Бәлки театрларда ак яулыклы әбиләр йөрерлек спектакльләр куелмыйдыр? Мин каршы түгел, экшн да куелсын, триллер да, башкасы да. Әмма ул экшнны ниндидер әсәр өстенә язарга түгел, яңабаштан башка кеше язсын. Яңа әсәр тусын. Шуңа күрә әйтергә мәҗбүр булдым: режиссер Айдар Җаббаровка Туфан Миңнуллин әсәрләрен куярга башка рөхсәт бирмим. Бу фикерне ТАИСка да җиткердем. Дөрес, ул – искиткеч талантлы егет. Ләкин аның кыйбласы юк. Һәм аңа бу җәһәттән ярдәм итүче дә юк бугай. Без баштан ук аның белән уртак тел таба алмадык. «Агыла да болыт агыла» спектакленнән соң, бу егетне яклап, мине надан, аңгыра, артта калган кеше итеп калдырдылар. Ә бит спектакльнең 80 проценты – Туфан Миңнуллин пьесасы. Теләгән кеше әтинең китабын алып, үзе дә чагыштырып карый ала. Пьеса Хәсән Туфан турында булгач, табигый ки, анда шагыйрьнең шигырьләре бар. Бу спектакльдә артистлар Хәсән Туфанның иң танылган шигырьләрен укыйлар. Шуннан афишага авторлар дип Хәсән Туфан һәм Туфан Миңнуллинны язып куялар. Ә бит пьеса Хәсән Туфан вафатыннан соң дистә еллар үткәч язылган. Бу ничек була, Хәсән Туфан, кабереннән чыгып, әти белән утырып, пьеса язган булып чыгамы инде? Яшь кеше тәҗрибә ясый, син аңламыйсың, диләр. Шуннан шагыйрьләр турында башка спектакльләрне искә төшерәм. Әтинең Муса Җәлил турында «Моңлы бер җыр», Тукай турында «Без китәбез, сез каласыз» дигән пьесалары бар. Икесендә дә шагыйрьләрнең шигырьләре кулланылган. Әмма ике спектакльдә дә Сәлимҗанов авторны «Муса Җәлил, Туфан Миңнуллин», «Габдулла Тукай, Туфан Миңнуллин» дип куймаган. Чөнки бу абсурд булыр иде. Театр «Агыла да болыт агыла» спектакле буенча шуңа барып җитте: урамдагы айлык афишадан Туфан Миңнуллин исеме алып атылды.

Закон буенча, әсәргә автордаш килешү нигезендә генә кертелә ала. Әлеге килешү автор белән, әгәр инде автор исән булмаса, варислары белән төзелә. Мин андый килешүгә кул куймадым.

Бәлки кайбер очракта дәшмичә калырга да кирәктер. Мин инде шундук фикер әйтәм һәм ишетмәгәнемне ишетәм.

Ә гонорар мәсьәләсе?

– Әти әсәрләре өчен бөтенләй түләмәгән театрлар да бар. Җыеп-җыеп түләүчеләр дә бар. Яхшы гына даими түләп килүчеләре дә бар. Бу театр җитәкчелегеннән тора. Гомумән, театр җитәкчелегенең 90 проценты бу мәсьәләдә я надан, я мине надан дип уйлыйлар. Турыдан-туры закон бозулар булганга әйтәм. Авторлык хокукларын саклау мәсьәләсе бик начар куелган. Хәтта шушы хокукларны сакларга тиешле оешмалар да вакыт-вакыт начар яктан телгә керә. РАОга бәйле гаугаларны искә төшерик. Мин алай өметемне өзмим, оптимизм белән карыйм. Кайчан да булса бу өлкәдә дә тәртип салыныр. Бәлки бу мәсьәләгә мәдәният министрлыгына да игътибарлырак булырга кирәктер. Интеллектуаль хокукларны саклау ул бит – цивилизациянең бер күрсәткече.

Сез бит әле тормышка интернет үтеп кенә керә башлаган чорда интернетгазета һәм татар үзәге булыр дип фаразланган Тукай сайтын оештырган кеше дә. Шулай да журналистикада иҗади потенциалыгыз тулысынча файдаланылмады кебек.

– Журналистикадан китүем әнинең (Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанова. – Ред.) авырып китүенә бәйле. Хәзер инде журналистикада үземнең кирәклегемне тоймыйм. Дөресен әйткәндә, редакция эше бик кызыксындырмый да. Аннан соң мин үземә башка юнәлештә шөгыль таптым. Бәлки кемгәдер көлке тоелыр, мин хәзер бәйли һәм тегә башладым. Бу шөгыльгә шулкадәр бирелдем ки, хәзер уйлыйм: башта ук шушы юнәлешкә кереп китсәм, бәлкем миннән модельер чыгар иде. Әнинең сеңлесе Роза Байбикова 50 елга якын Камал театрының тегү цехында эшләде. Ул миңа киңәшләрен бирә һәм фантазияң шулкадәр көчле, модельер булыр идең, дип үсендерә. Ул шулай әйткәч, тагын күңел күтәрелә. Мәсәлән, фотога төшкәндә кигән пальтоны мин үзем тектем. Аннан соң шактый вакытымны әтинең архивын барлау ала. Күптән кулым кычытып йөри иде, ниһаять «Минһаҗ маҗаралары»н русчага тәрҗемә итәргә алындым. Бу өлкәдә үземне сынап карыйсым килә. Әтинең прозасы ул шулкадәр татар рухы белән сугарылган ки, аны формаль рәвештә башка телгә тәрҗемә итеп булмый. Аны тоемларга һәм башка телдә дә саклап калырга кирәк. Ә кайбер төшенчәләрне йомшартырга да туры килә. Юкса русчага тәрҗемә иткәндә негатив төсмер алырга мөмкин.

Туфан Миңнуллин иҗаты өйрәнелгән дип әйтә алабызмы?

– Минем белүемчә, аны җитди рәвештә өйрәнүче юк. Әлфәт Закирҗановның фәнни мәкаләсе чыкты. Ә күләмле эзләнүләр булганын белмим. Әтинең 90 еллыгына томлыкларын әзерләргә бик хыялланган идем. Аның белән галим кеше шөгыльләнергә тиешлеген аңладым. Мин бөтен нәрсәне белеп бетермим һәм анализ ясарга кыюлыгым да җитмәде. Бу мәсьәләдә әле фикердәш тапмадым. Димәк 90 еллыкка бу эшне башкарып чыгып булмый. Бәлки киләчәктә бер яшь галим килеп чыгар һәм мин аңа бөтен яклап ярдәм итәрмен.

Ишегалдына килеп кергәч тә афиша, Туфан абый портреты каршы ала. Без сөйләшкән бүлмә Нәҗибә апа бүлмәсе, аның портретлары, шәхси әйберләреИҗатлары файдаланылды, хәзер дә файдаланыла, ә шәхес буларак игътибар бармы аларга?

– Әллә ни кызыксыну тоймыйм. Бу мәсьәләдә миңа, үзең ник йөрмисең, дип шелтә белдерүчеләр дә бар. Әти вафатыннан соң мин шактый гына актив рәвештә эшләп алдым. «Син үзеңә исем ясарга тырышасың, шуның белән акча эшлисең», – дип гаепләүләр дә булды. Башта моңа шок хәлендә идем, аннары юмор белән карый башладым. Ләкин канатым сынды, активлыгым сүрелде. Хәзер янә: «Ник музей ясамыйсың, ник кайгыртмыйсың?» – диючеләр бар. Мин болай уйлыйм: әтинең дә җитешсезлекләре булгандыр, ләкин ул гомер буе хәләл акчасына яшәде. Ул нык лоббист иде. Хәтта «глава»ларның: «Туфан абый, син әйт инде, без әйтсәк, таякның авыр башы безгә төшә», – дип, үтенеч белән килгәннәрен кайтып сөйли иде. Әти начальство янында тегеләрнең проблемаларын күтәрә һәм ул хәл ителә иде. Моннан аңа файдасы булса, бер капчык бәрәңге булгандыр. Ул акчага бернәрсә эшләмәде. Аның йорты, фатиры – барысы да хәләл акчасына булдырылган. Чөнки спектакльләре куелды, китаплары чыгып торды.

Мин, кызлары буларак, аларның каберләрен тәртиптә тотам. Ашларын үткәрәм, сәдакасын бирәм. Әтинең Кама Тамагындагы музеена шактый күп әйбер бирдем, шул исәптән кыйммәтле әйберләрне дә. Мәсәлән, әти үзе уйнаган тальян гармунны. Ә әтинең кул белән чигелгән сөлгеләр коллекциясен музейчылар хәтта туган як музее экспозициясенә куйганнар. Туфан Миңнуллин китапханәсен туган авылы Мәрәтхуҗа клубына бүләк иттем. Әтинең туган авылындагы утарын, бер тиен алмыйча, музей ясар өчен тапшырдым. Казанның кызлар гимназиясенә, Чаллыдагы гимназия музейларына әтинең шәхси әйберләрен бирдем. Алга таба да, шундый инициатива белән чыгалар икән, ярдәм итәргә әзермен.

Әти гомер буе татар халкы, татар театры, татар мәдәнияте дип чапты. Ну бераз чапсыннар инде хәзер алар да. Әмма чабучы юк. Әни инде исән чагында ук онытылды. Күреп киттең бит инде, беркемгә кирәк түгел иде. «Отработанный материал» хәлендә калды. Минем аңа: «60 ел театрдан кайтып кермәдең, хәзер беркемгә кирәк түгелсең, миңа калдың», – дигәнем булды. Авырса да, көчкә аягын сөйрәсә дә, театрга чыгып чаба иде. Әҗере мондый булды: ахыргы көннәрендә беркемгә кирәкмәде. Миңа калды. Ул сүзсез елый иде. Ник шундый сүз әйттем дип, мин дә елый идем (елый). Исән чакта кирәкмәгәнне хәзер кемгә кирәксен?

Яшьрәк чакта театр альбомнарын кызыксынып карый идем. Аларның барысы да диярлек Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская сурәте белән башлана. Мин әнидән: «Бу актриса хәзер кайда, кабере кайда?» – дип сорый идем. Картайган көнендә шул ук артистлар авыруы – деменция белән авырый да аны интернатка илтеп ыргыталар. Шунда караучысыз, игътибарсыз үлә ул. Инде театрның легендасы да кирәкмәгәч, Нәҗибә Ихсанова кирәкми дә кирәкми.

Мин шунысына сөенәм: әти дә, әни дә исән чакта халыкның яратуын күреп, тоеп киттеләр. Әнине, авырып, инде танырлыгы калмаган кыяфәттә дә урамда таныйлар иде. Ул шуңа ихластан сөенде. Артистка шул кирәк бит инде аңа.

Үзегезнең истәлекләр язасыгыз килмиме?

– Язучы язмыйча тора алмый, диләр. Ә мин тора алам. Кайсы вакыт әче итеп язасы килә. Шул вакытта шигырь язганым бар. Ул шигырьләрне Илсөяр Иксановага күрсәткәнем булды, ул яхшы бәяләде. Бәлкем минем күңелне күрер өчен әйткәндер. Тәмамланмаган берничә пьеса бар. Язу дигәннән, әти матбугатта «Кызыл тышлы дәфтәрдән» дигән цикл алып бара иде. Ул «Утырып уйлар уйладым» дигән китап булып та чыкты.  Менә шул стильдә язасым килә. Бәлки тора-бара булыр да әле ул.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү