Фәрит Бикчәнтәев: «Тамашачыны яратырга кирәкми, аны хөрмәт итәргә кирәк»

Туксанынчы елларда «чирләткән» әсәр, директор белән режиссер мөнәсәбәтләре, милли кадрлар, драматургия хәлләре, сәхнә тәҗрибәләре. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белән юбилее алдыннан әнә шулар хакында сөйләштек.

Мөһаҗирлек темасына сез беренче тапкыр гына алынмыйсыз. «Ак калфагым төшердем кулдан» спектаклендә дә шул ук фикер күтәрелә. Бу темага каткат әйләнеп кайтуның сәбәбе нәрсәдә?

– «Болганчык еллар», «Мөһаҗирләр» романнары белән мин бик күптәннән «чирлим» инде. Туксанынчы елларда аны миңа Марсель Сәлимҗанов тәкъдим итте. Әдәбият турында сөйләшеп утырганда, сүз иярә сүз чыгып, ул миңа Мәхмүт Галәү турында сөйләп китте. Романның төп нөсхәсе югалып, аның урысчадан тәрҗемә ителүе дә уйландырды. Марсель абый исә романны телевизион спектакль итеп күрүен дә әйтте. Менә шуннан бирле шушы әсәр кармагында инде мин.

Еллар узды, минем һаман да «Мөһаҗирләр»не зур масштабта күрәсем килде. Әсәр турында режиссер Илдар Ягъфәровка да сөйләдем. Башка режиссерларның да кылларын тартып карадым. Илдар Матуров хәтта аның сценариен да язды, ләкин фильм һаман төшерелмәде. Шуннан без инсценировкага конкурс игълан иттек. Ике автор әлеге конкурста җиңеп чыкты. Аның берсе – мәрхүм Фәнәвил Галиев, икенчесе – Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. Фәнәвил Галиев инсценировкасы буенча режиссер Ренат Әюпов Минзәлә театрында спектакль дә куйды. Ниһаять, миңа да вакыт җитте кебек. Илгиз Зәйни белән Илтөзәр Мөхәммәтгалиев инсценировкаларын берләштереп, спектакль әзерләдек. Әлегә тамашачы беренче өлешен – «Болганчык еллар»ны караячак. «Мөһаҗирләр» ноябрь аенда дөнья күрәчәк. Ике өлеш бергә, ике тәнәфес белән дүрт сәгать ярымлык спектакль булачак.

Спектакльне «Ирдәүкә» дип атау да кызыклы. Бер караганда, хәзер дөнья ирдәүкәләр кулында.

– Ул заманда бу сүз икенчерәк мәгънәдә йөргән.

Прозага алыну авырдыр бит?

– Минем Гаяз Исхакыйның «Көз»ен, «Курчак туе»н, Аяз Гыйләҗевнең «Әтәч менгән читәнгә»сен куйганым бар. Татар классикасын, гомумән, прозаны куюның үз авырлыклары бар. Юлын тапсаң, аның да авырлыгы юк.

Заманча куелышы буламы, классикмы?

– Мин аны бик аермыйм. Ничек була соң ул – заманча? Әйбәт куелса, ул барыбер заманча килеп чыга. Миңа калса, бу әсәр бүгенге заман белән тәңгәл килә. Анда – алдауга корылган җәмгыятьтә халык язмышы. Хәер, теләсә кайсы җәмгыять алдауга корыла.

Соңгы еллар репертуарын алсак, «Сүнгән йолдызлар», «Әтәч менгән читәнгә», «Исәнмесез», тиздән «Мөһаҗирләр» болар барысы да исәнме әле без, киләчәгебез бармы, йолдызыбыз сүнмәгәнме кебек сорауларны алган классик әсәрләр. Бу заман таләбеме, сезнең күңел халәтеме?

– Күңел халәте. Әйтик, «Сүнгән йолдызлар»га мин Кәрим Тинчурин әсәрен тулаем кую өчен алындым. Чөнки ул пьесаның соңгы пәрдәсен нишләптер һаман төшереп калдыралар. Анда, зират буенда көтүче бабай белән малай диалогы бар. «Патшалар үзләре сугышмыйлар, халыклары сугыша» дигән җөмләдән башланып китә. Менә шул өзекне кертәсем килде.

Сезне европача фикер йөртә торган чын татар режиссеры, диләр. Килешәсезме?

– Төрлечә сөйлиләр инде. Мин – татар театры режиссеры. Европа театрларын күп күрдем, ул минем күңелгә ятышлы түгел. Минем тамырларым монда.

Төрле тәҗрибәләргә ничек карыйсыз? Әйтик, Нурбәк Батулла спектакльләренә.

– Әйбәт карыйм. Яшьләрнең фикерләү рәвеше үзгә, алар дөньяны әнә шулай күрәләр. Ул бит начар түгел инде. Нурбәк Камал театрында да биюләр куя. Мәсәлән, «Болганчык еллар»да бергә эшләдек. Кызык килеп чыкты.

Ләкин бит Нурбәкләрнең «Дәрдмәнд» һәм башка спектакльләрен күпләр кабул итә алмады. Бигрәк тә өлкән буын интеллигенция вәкилләре. Аның сәбәбе нәрсәдә икән?

– Ул элек-электән шулай. Заманында Тукайны да кабул итмәгәннәр. Тикмәгә генә аталар һәм балалар мөнәсәбәтләренә багышланган әсәрләр тумаган бит инде. Каршылык еш кына дөрес юлны табарга ярдәм итә. Тәнкыйтьләүгә дә әйбәт карыйм мин. Битараф кына булмасыннар. Менә анысы куркыныч.

Алай дисез дә, Камал театры тәнкыйтьне бик авыр кабул итә бит.

– Әйе, баштарак тәнкыйтьне авыр кабул итә, әмма исәпкә ала идем. Профессиональ тәнкыйть булса, билгеле. Аш бүлмәсендә үзара сөйләшкәннән соң туган «тәнкыйть»не, наданлыкны кабул итә алмыйм. Кызганыч, безнең театр тәнкыйтьчеләре юк дәрәҗәсендә. Журналистика бар, әдәбият белгечләре бар, театр тәнкыйтьчеләре юк.

  Сүз уңаеннан, милли кадрлар белән тәэмин итү ни хәлдә? Берничә ел элек театр бүлегендә бюджет урыннары булдыру мәсьәләсен күтәргән идегез. Ул мәсьәлә хәл ителдеме?

– Хәл ителәчәк, диләр. Әмма бу – бик катлаулы мәсьәлә. Минемчә, ул һаман да бер урында таптана. Милли кадрлар булдыру, укыту мәсьәләсен заманында Шамил Закиров белән күтәргән идек. Нәтиҗәдә мәдәният институтында театр факультеты оешты. Анда актерлар да, режиссерлар да чыккалады. Тик, минемчә, режиссерларны барыбер Мәскәүдә тәрбияләргә кирәк. Монда тәрбияләп була, ләкин ул гына җитми. Аларга зур театр казанында кайнарга, Мәскәү, Санкт-Петербург театрлары премьераларын да карап барырга кирәк. Шул ук «Алтын битлек»кә җибәрергә кирәк, бу исә финанс мәсьәләсенә килеп төртелә. Икенче яктан, режиссерлар күп була алмый. Мәсәлән, мин укыган курста 15 студент иде. Шулардан өч кеше генә режиссер, башкалары бүтән профессияләргә китте.

Училищеда тугыз егет, тугыз кыз укый. Күбесе – авыл балалары, алар белән эшләү кызык. Тел мәсьәләсе төрлечә, әмма начар түгел. Театр училищесына киләләр әле, ә менә мәдәният институтында хәлләр катлаулырак. Яшьләр эстрада бүлегенә килә яки бик күп татарлар рус бүлеген сайлый. Беренчедән, тел белми, икенчедән, карашлары Мәскәүгә төбәлгән. Менә бу чир инде.

«Татарны беркем дә бетерә алмый, ләкин ул үзүзен юкка чыгара ала». «Курчак туе» спектаклендә әйтелгән фикер бу. Соңгы елларда шактый вакыйгалар булды, ничек уйлыйсыз, без бетүгә барабызмы, әллә терелү юлындамы?

– Бер караганда, тернәкләнәбез кебек. Төрле чаралар үткәрелә, Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге тел комиссиясе башкарган эшләр өметләндерә. Иртәгә нәрсә буласын беребез дә әйтә алмыйбыз, ләкин иртәгәбез өметле булсын өчен булдыра алганны эшли алабыз. Мин өметләнәм.

Менә мин улыма карыйм. Йосыфка – 29 яшь, татарча шәп сөйләшә, җомга намазларына йөри. Каян килә ул аңа? Без бит Люция белән мәчеткә йөрмибез. Дуслары, даирәсе шундый…

Пандемия чикләүләре акрынлап бетерелә бара. Театр әлеге сынауда сынатмады шикелле. Алга таба ни булыр?

– Мин оптимист бу мәсьәләдә дә. Театрга яшьләр килә, зал яшәрә… Заманалар авыр булган саен, халык театрга, сәнгатькә, матурлыкка тартылган. Бу – язылмаган канун. Әйтик, менә бүген «Зәңгәр шәл» куела. Зал тулы.

Режиссерның үз драматургы булырга тиеш, диләр. Марсель Сәлимҗанов Туфан Миңнуллин белән эшләгән. Сезнең даими драматургыгыз бармы?

– Марсель абый белән Туфан абый тандемы башка кабатлана алмас инде ул. Туфан абый ул драматургиядә кабатланмас күренеш иде. Беренчедән, үзен тулаем иҗатка багышлаган, башка эшләр белән шөгыльләнмәгән. Икенчедән, театр кануннарын белә һәм театр белән яши. Хәзер исә язучылар театрга йөри дип мактанып булмый. Кризис исә бездә генә түгел, рус драматургиясендә дә, Европада да. Шуңа күрә театрлар прозага мөрәҗәгать итә. Татар прозасында байлык җитәрлек. Мин Мәхмүт Галәү әсәренә алынсам, Айдар Җаббаров Әмирхан Еникинең «Рәшә» повестена алынды.

Безнең бәла – профессиональ язучылар булмауда. Рус драматургиясендә дә журналистлар, филологлар, тарихчылар яза. Элек Горький институты бар иде, анда профессионалларны әзерләделәр…

Илфир Якупов: «Без кайда – үзәк шунда». Камал театры директоры яңа бина турындагы теләк һәм хыяллары белән уртаклашты

Театр оештырган лабораториядә «Томан», «Парковка» кебек спектакльләр чыкты. Бәлки, шундый укулар оештырырга кирәктер.

– Оештырып карадык. Язып китмәделәр бит. Драматургия бик катлаулы, үзенә тугрылыклы булуны ярата торган жанр. Туфан абый дисез, ул бит иҗатка башы-аягы белән чумган иде. Ул рус драматургиясен дә белә һәм андагы хәлләрне өйрәнеп, шуларга капма-каршы яза иде. Андый кеше әлегә юк шул.

Илгиз Зәйни әсәрләре?

– Ул үзе яза, үзе куя. Заманасы икенче. Илгизнең дә драматургия белән генә шөгыльләнергә вакыты юк. Бер юлы берничә эш алып бару драматургиягә тәэсир итми калмый, билгеле.

Театр әһелләре берлеге җитәкчесе буларак, милли театрларның хәлен ничек бәялисез? Кече шәһәрләр театрлары ничек яши?

– Кече шәһәр театрлары күтәрелештә. Аларга бигрәк тә «Бердәм Россия» гранты ярдәм итте. Ул грантларга алар читтән режиссерлар чакырталар, бу сыйфатны үзгәртте. Актерлар үсте, режиссерлар ныгыды. Әтнә театры фестивальләрдә үзенә игътибар җәлеп итте. Минзәлә театрында күтәрелеш сизелә, чөнки анда яңа директор килде. Күп нәрсә директордан тора бит. Чөнки хәзер финанс мәсьәләсе беренче урында тора.

Сүз уңаеннан, театрларда сәнгать җитәкчесе дигән яңа профессия барлыкка килде. Элек тә ул бар иде, ләкин бер иде. Хәзер Чаллыда, Курчак театрында. Сәнгатьне дә, финанс мәсьәләсен дә бер кеше алып бара аламы?

– Бу мәсьәләне һәр театр, һәр кеше үзе хәл итә. Мин, мәсәлән, ул тәкъдимнән башта ук баш тарттым. Заманында Марсель абый да шулай эшләгән. «Кадаклар, бәдрәф бүлмәсендәге кәгазьләр өчен җавап бирәсем килми. Шамил директор булсын, мин режиссер булам», – дигән. Күп кенә театрлар безнең модельне куллана. Килешүдә без икебез дә – директор да, режиссер да – гамәлгә куючылар.

Шул ук вакытта режиссер белән директор уртак тел тапмаган театрлар да бар.

– Алар бик күп. Андый җирдә таякның авыр башы артистларга, хезмәткәрләргә төшә. Бу – куркыныч күренеш. Бу театрларда сәнгать җитәкчесен билгеләү отышлы. Чөнки директорны ул эшкә ала. Күп театрларда исә директор режиссерны яллый.

Камал театрының яңа бинасында түгәрәк сәхнә дә бар. Аңа нинди бурыч куелачак?

– Ул сәхнәнең булуын мин теләдем. Чөнки менә бу диварлар, чикләнгәнлек алҗыта. Ә ул сәхнәнең диварлары, түбәсе ачыла, күл һәм күк күренеп торачак. Суфичылык идеяләре урыны булыр дип ниятләнә.

Камал театрының яңа бинасы: күгәрчен оясымы, оча торган уклармы?

Чикләргә күнеккән тамашачы бу яңалыкны кабул итәрме соң?

– Безнең тамашачыда яңалыкка тартылу бар. Мин аны сизәм, тоям. Шуңа күрә курыкмаска кирәк. Әйтик, без кече сәхнәдә Фоссены куйдык. Колак ишетмәгән драматург, бердән, икенчедән, спектакль кичке тугызда күрсәтелде. Тамашачы килерме дигән шик булды билгеле. Юкка борчылганбыз. Бөтенләй икенче тамашачыны күрдек.

Тамашачыны гадиләштерергә ярамый. Кайвакыт режиссерлар, безнең тамашачыга ярар, дигән җөмлә ычкындыра. Андый кешенең урыны театрда түгел. Тамашачыны яратырга кирәк, димим, аны хөрмәт итәргә кирәк.

  Фәрит Рифкатович, сезнең яшәгән һәм эшләгән кадәресенә йомгак ясый торган көннәрегез. Туган көн уйландырамы?

– Минем өчен бернәрсә дә үзгәрмәде. Әмма бераз уңайсызрак. Артык игътибарны яратмыйм.

Әңгәмәдәш Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү