Мәхмүт Галәүнең оныгы Анастасия: «Бабай 85 елдан соң рухи яктан акланды» (ЭКСКЛЮЗИВ)

Мәхмүт Галәү шәхесе хәтердә Камал театры премьерасыннан соң кабат яңарды. Аның оныгы Анастасия Галәветдинова спектакльнең язучы атып үтерелгән көнне, 4 ноябрьдә чыгуына игътибар иткән. Әлеге фаҗигадән соң 85 ел үткәч. Аның әйтүенчә, Мәхмүт Галәүгә бәйле очраклыклар шактый. Без тарихтагы ак таплар, язучы шәхесенә бәйле хаталар, әдәби әсәрләренең, нәселенең язмышы хакында сөйләштек.

Анастасия, язучы оныгы булуыгызны кайчан белдегез?

– Мин аны һәрвакыт белдем, әмма тулаем аңлау һәм шушы нәселнең варисы булу җаваплылыгы еллар узганнан соң гына килде. Бер вакыйганы искә алып үтим әле. 2016 елның августында үз эшләрем белән Казанга килдем. Шунда иптәш кызым белән экскурсовод алып Казан буйлап сәфәр кылдык. Нәкъ менә шунда беренче тапкыр безнең гаиләгә карата кызыксыну тойдым. Мәрҗани мәчете тирәсендә, мин Шиһабетдин Мәрҗани нәселеннән, Мәхмүт Галәүнең оныгы булам, дигәч, экскурсовод та кызыксынып китте. Шуннан язучы бабамның шәхесе Татарстанга кызыклы дигән нәтиҗә ясадым. Экскурсовод исә: «Шундый нәсел кешесе булгач, нишләп үзегез турында әлегәчә белгертмәдегез?» – дип сорады. Әмма әтидә андый максат булмады. Хәер, ул омтылып карады, әмма җавап ала алмады. Миңа калса, вакыты җитмәгән булган. Әле дә истә: Тукай музеенда ремонт иде. Бинаны әйләнеп чыктым да, төзүчеләрдән: «Хәзер музей кайда урнашкан соң?» – дип сорадым. Төзүчеләр миңа музей директоры Гүзәл Төхвәтованың телефонын бирде. Мин элемтәгә чыктым, ул шунда ук очрашуга чакырды. Бу очрашу Милли музейда узды. Нәкъ менә шушы очрашу вакытында без шул ук елны, ноябрь аенда Мәхмүт Галәүнең 130 еллыгын билгеләп үтәргә дип килештек. Әти белән әлеге чарада катнаштык. Мәхмүт Галәүнең истәлекле медальләрен әзерләдек һәм аны язучы мирасын саклау һәм яктырту эшендә катнашкан шәхесләргә тапшырдык. Сүз уңаеннан, әлеге медаль Минтимер Шәймиевтә дә бар. Беренче Президент Мәхмүт Галәү иҗаты белән таныш булуын, аның китапларын берничә тапкыр укуын сөйләде һәм безгә аның шәхесен танытуда ярдәм итәчәген әйткән иде. Ул шулай булды да. Аның ярдәме белән Арчаның Ташкичү авылында Мәрҗани, Галәү һәйкәлләре ачылды.

Нәселегездә әдәбиятка якын һөнәр сайлаучы булдымы?

– Безнең гаиләдә бер генә кеше дә гуманитар юлдан китмәгән. Әнием Мария Александровна гына белеме буенча – филолог, рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Ләкин ул Мәхмүт Галәү варисы түгел. Әмма нәкъ менә ул язучы иҗаты белән кызыксынуны, эзләнүне уятып җибәрде. Мин – табиб, апам – бизнес өлкәсендә, әтием – инженер, бабам – Мәхмүт Галәүнең улы Надир – хәрби кеше. Күргәнегезчә, барыбыз да әдәбияттан ерак торабыз.

Фотода Мәхмүт Галәүнең улы Надир хатыны белән

Мин һәрвакыт язучы оныгы булуымны белдем, дидегез. Гаиләгездә Мәхмүт Галәү турында сөйләшә идегезме?

– Мәхмүт Галәү архивының безнең гаиләгә килеп эләгүе – үзе бер маҗара. Аны аңлату өчен, мөгаен, язучының биографиясен искә алырга кирәктер. Моннан тыш, безнең өйдә аның китабы бар иде. Татар телендә булганлыктан, аны мин укый алмадым. Хәер, рус телендә булса да, бала вакытта аны укый алмаган булыр идем. Килешәсездер, бик авыр роман. Әмма безгә бабагызның әтисе бик зур язучы булган дигәнне бәләкәй чактан сеңдереп килделәр. Ә архивның барлыгы турында соңрак белдем. Аны безгә почта аша Хабаровскига язучының өченче хатыны варислары җибәргән иде. Инде бабам Надир турында берничә сүз. Ул – хәрби, шуңа күрә без шәһәрдән шәһәргә күченеп йөргәнбез. Югары белемле, Ленинград хәрби академиясен кызыл дипломга тәмамлаган, диплом эшен немец телендә яклаган. Берничә тел белгән, әмма без аңардан беркайчан да татарча сүз ишетмәдек. Хәтта «исәнмесез» дип тә әйтмәде ул. Әмма бабай өйдә түбәтәй кия, авыл гадәтләре дә калган иде. Әтисен – Мәхмүт Галәүне кулга алганда аңа 14 яшь булган. Без хәзер, мөгаен, система аның элеккеге никахларыннан булган балаларын эзәрлекләмәгәндер, дип фаразлыйбыз. Шулай да әтисе кулга алынгач, Надир бабайны Башкортстандагы туганнарында качырып тотулары билгеле. Балалар язмышына күбрәк тукталсак, хәлләр болайрак. Мәхмүт Галәү өч тапкыр өйләнгән. Беренче хатыны Хәдичәдән Диләрә исемле кызлары туа. Диләрәдән киткән оныклар – рус теллеләр. Мин эзләп тапкан туган хәзерге вакытта Америкада яши. Икенче хатыны – Фатыйма Сабитова, аннан уллары Надир туа. Бу инде – безнең гаилә. Надирның улы Олегтан без – апам белән мин туганбыз.

Мәхмүт Галәүнең өченче хатыны Зәйнәпнең тоткынлыкта төшкән фотосы

Язучының өченче хатыны – Зәйнәп Хәсәнова. Аннан аларның кызлары Ләлә туа. Мәхмүт Галәүнең фаҗигасе бу хатынны да урап узмый. Аны кулга алып, Караганда  өлкәсендәге Карлаг хезмәт белән төзәтү лагерена җибәрәләр. Сигез елдан соң аны вакытыннан алда шартлы рәвештә азат итәләр. Кызы Ләләне исә, әнисеннән аерып, Иркутскидагы балалар йортына озаталар. Монда Ләлә Лидиягә әверелә. Ул чакта Ләләгә чама белән сигез яшь була. Гаилә архивында шушы балалар йорты тәрбиячесенең Зәйнәп апага 1939 елның декабрендә язган хаты саклана. Безнең өчен кадерле ядкәрләрнең берсе ул. Анага бу хатның никадәр кадерле, никадәр әһәмиятле булуын аңласагыз иде. Аңа бит баласының исән-сау булуын һәм кайда яшәвен хәбәр иткәннәр! Хат мәгълүматка бик бай. Җәй аенда кызның 90 китап укуы, белем алудагы уңышлары өчен күлмәклек тукыма белән бүләкләнүе дә әйтелә. Шөкер, Зәйнәп иреккә чыккач, кызын үзенә кайтара ала. Алай гына да түгел, Зәйнәп безнең бабай Надир белән дә аралаша, аларның ике арада йөргән хатлары да – кадерле ядкәр. Диләрә дә әлеге аралашуга кушылып китә. Өч никахтан туган балалар бер-берсен табышалар. Мәхмүт Галәү архивын исә шушы Зәйнәп апа туплый һәм аны соңрак безгә посылка белән җибәрәләр.

Мәхмүт Галәү Шиһабетдин Мәрҗанинең туганы. Сез Мәрҗаниләр нәселе белән аралашасызмы?

– Мәрҗанинең ун туганы булган. Аның берсе – Галәветдин. Без Галәветдин нәселенә карыйбыз. Калган тармаклардан да варислар шактый. Сүз уңаеннан, миндә Мәрҗаниләрнең шәҗәрәсе саклана. Моны инде хәзер рәсми төстә игълан итсәң дә буладыр. Ул вакыйга болай булды. Миңа татар халкы генеалогиясен өйрәнүче галим Гадел Бакый улы Беляев белән очрашырга насыйп булды. Ник дигәндә, аның китабында Мәрҗаниләр нәселе урын алган, тик бу нәселдә безнең гаилә күрсәтелмәгән иде. Мәхмүт Галәү тармагында кызы Диләрә аның сеңлесе итеп күрсәтелгән иде. Шул хатаны төзәтергә кирәк дип, 85 яшьлек галимне эзләп таптым. Ул китаптагы хатаны кулдан төзәтте һәм, сез минем бу китапны яңадан чыгарырга вакытым калмаганны аңлыйсыз инде дип, Мәрҗанинең кулъязма хәлендәге шәҗәрәсен миңа тапшырды. Менә шунда мин җаваплылыкның никадәр авыр йөк булуын тойдым.

Сездә сакланган архивта әдәби әсәрләр яки язучы истәлекләре бармы?

– Кызганыч, кулга алынганда әдәби әсәрләрне дә алып китәләр. Бездә исә кулга алынучының шәхси эше күчермәсе саклана. Аны әти-әниләр соравы буенча 2009 елда Лубянкадан Хабаровскига юлладылар. Гаилә архивының ничек туплануы турында да сөйләп үтәсем килә. Без аның өчен Мәхмүт Галәүнең өченче хатыны Зәйнәп апага бик рәхмәтле. Чөнки ул, иреккә чыгып, үзенә куыш тапкач, иренең исемен аклау эшен башлап җибәрә. 1956 елда Мәхмүт Галәү хаксызга хөкем ителде дигән шикаять яза. Шуннан соң Югары суд язучының үлгәннән соң исемен аклаган карар чыгара. Зәйнәп менә шушы зур эшне башкарып чыга. Сүз уңаеннан, Зәйнәп апа 1969 елда Мәскәүдә вафат була. Мин күпме генә эзләсәм дә, мөселман зиратында аның каберен таба алмадым әле. Әмма өметне өзмәдем. Мөгаен, бер төркем туплап, эзләргә кирәктер. Зәйнәп апа вафатыннан соң Мәхмүт Галәүгә кагылышлы барлык документлар кызы Ләлә кулында кала. Ул 1982 елда вафат була. Аның ире Иван, Ләләнең үлеменнән соң туган якларына, Белоруссия дип истә калган, китеп бара. Күрәсезме, бер гаилә тарихында гына да кешеләрнең ничек тулгануын, язмышларның ничек чуалуын күреп була. 30–40 нчы еллар эше бит инде бу.  Үлеме алдыннан Иван Мәхмүт Галәү мирасын Надир гаиләсенә тапшырырга дип васыять әйтеп калдыра. Аңа бу гамәле өчен бик зур рәхмәт. Юкса бит хатынының кәгазьләрен сакламаса да, гаеп итеп булмас иде. Шулай итеп, туксанынчы еллардан башлап Зәйнәп апа архивы бездә.

Әмма ул ничә еллар тик ятты. Әйтәм бит, без – әдәбияттан ерак кешеләр. Ә беренче омтылышны әлеге дә баягы әни ясады. Аның тәкъдиме белән 2001 елда әти Казандагы әдәби музейга шалтырата, үзенең Мәхмүт Галәү оныгы булуын хәбәр итә. Әмма аның белән кызыксынмыйлар. Мин моны гаепләп әйтмим, вакыты җитмәгән булгандыр. Аннан 2009 елда тагын бер омтылыш була. Тагын бернинди җавап юк. Шушы елда әти белән әни «Мемориал» җәмгыятенә бара һәм аларга Үзәк архив белән ничек эшләргә кирәклеген аңлаталар. Шулай итеп без Лубянкадан архив күчермәләрен һәм Мәхмүт Галәүнең төрмәдә төшерелгән фотосын ала алдык. Ә бит ул фотога күз яшьләрсез карап та булмый. Бабам үзен менә-менә атып үтерәчәкләрен аңлаган, аның бөтен өмете өзелгән. Фотоны кулына алгач, нинди кырыс әти дә елаган иде.

Мәхмүт Галәү эшенең кайбер битләрен күрсәтмәделәр. Алар дәүләт сере булып санала. Анда нәрсә барлыгын без 100 ел үткәч, ягъни тагын 15 елдан соң гына белә алачакбыз. Мөгаен, анда донос язучыларның исемнәре булгандыр. Сүз уңаеннан, без бу фотоны, кайбер документларны, бабайның шәхси әйберләрен музейга тапшырдык.

4 кисәктән торган «Канлы тамгалар» эпопеясыннан да бары икесе «Болганчык еллар» белән «Мөһаҗирләр» генә безнең көннәргә, алары да тәрҗемә хәлендә килеп ирешкән. Сез Мәхмүт Галәүнең әдәби мирасы кайдадыр саклана дип уйлыйсызмы? Аларны кайчандыр табуга өметегез бармы?

– Мин алар кайсыдыр архивларда саклана дип ышанам. Әмма Үзәк архивтан бу җәһәттән уңай җавап алмадык. Миңа алар кайчандыр килеп чыгар төсле. Әлегә гаилә архивын бастырып, дөньяга чыгару турында уйланам. Галәү – минем өчен гади генә фамилия түгел. Ул – бик зур җаваплылык. Гәрчә миндә татар каны гына акмаса да. Гәрчә шундый нәсел кешесе булу җаваплылыгы еллар узгач кына килсә дә. Димәк, татар каны барыбер көчлерәк.

Сезнеңчә, Мәхмүт Галәүгә караш җылындымы инде?

– Әлбәттә. Мин аның рухының тынычлануын телим. Татарстандагы язучыга карата кызыксыну, аның үлгән көнендә, 4 ноябрьдә Камал театрында «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакленең куелуын мин язучыны рухи аклау дип кабул итәм. 1957 елның 9 мартында документаль рәвештә акланса, хәзер рухи яктан. Нәкъ 85 ел узганнан соң. Бу махсус эшләнгән эш тә түгел. Димәк, вакыты җиткән. Сезнең белән исә бабайның тууына 136 ел туларга бер көн кала, 7 ноябрьдә сөйләшәбез менә. Болар барысы да өмет уята.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү