«Мадам Бовари» (Хикәя)

Сап-сары өрәңге яфрагы җил белән качышлы уйный. Трамвай юлының шпалы астына качып торгандай итә дә, җил алан-йолан караган арада тагын, җитез мәче баласыдай койрыгын уйнаклатып, икенче бер ышык урын табып сыена. Мәүлия өзелеп төшкән сары яфракның җил белән куышлы уйнавын үзенчә аңлады. Кышка керер алдыннан ышык урын эзли ләбаса. Җылы урын эзли. Югыйсә берәр агач төбендә җирне кочаклап ятса, үзенә дә, җиргә дә уңай булыр иде. Юк шул, башсыз яфрак шпал арасыннан йөгерә.

Бу трамвай дигәне ник озаклады соң әле? Берәр почмакта тагын машиналар тыгылышкандыр инде. Тәмам әрсезләнде алары. Жәяүле юлы дип тормый, трамвай рельслары дип тормый, өстеңә менәргә килгәндәй чабалар. Бәләкәй кешенең хокукы беткән, кадере киткән заман. Талкый торган заман. Әрсез жил өрәңге яфрагын талкыган кебек. Трамвай көтүчеләр дә ишәя бара. Озак көтәсе булыр микәнни?

Мәүлия трамвай юлына аркасын куеп басты. Чын хатын-кызларча, имеш, трамваена да ялынмый! Юлда машиналар конвейердагы кебек агыла гына. Берсенең ишеге ачылып китсен иде дә әллә кайчангы бер танышың: «Нишләп торасың, Мәүлия? Утыр әйдә машинага, чум тизрәк!» – дисен иде. Таныш булмаса да ярый, яхшы кеше генә туры килсен. Туктар, бар – и хыялый! Машиналар арасында ырып-ерып йөргән хәер эстәүче хатыннар бимазалаудан, гарип-гораба бәйләнүдән куркып, тәрәзә пыялаларын да төшермиләр.

Мәүлия үзе руль тотып утырмаслык хатынмы соң?! Машинасы гына юк. Ул машина йөртүче хатын-кызларны санарга кереште. Әнекәем, бер ир-атка бер хатын-кыз туры килә инде әллә? Мәктәбен дә бетереп өлгермәгән чәчбиләренә кадәр руль тоткан. Алар тотар инде, ата-аналары узындыргач. Ни йөрәгең белән балаңны шушы тимер ташкын арасына кертеп җибәрмәк кирәк! Ничә йөз меңлек машинаңа китереп төртсәләр, хәсрәтеңнән йөрәгең ярылып үләрсең. Юк, Мәүлиягә машина кирәкми, бушка бирсәләр дә кирәкми. Ә менә утырып йөрер иде… Бер сөмсезе шунда җыелган яңгыр суына выжлап килеп керде дә, янәсе күп мыгырданып торма, Мәүлияне бензинлы түгәрәкләр уйнаган пычрак су белән коендырды. Мәүлия, шакшыдан йөзен яшерергә теләп, кинәт артка, абайламастан, трамвай юлына таба тартылды. Шул мизгелдә колакны тондырып трамвай кыңгыравы шалтырады. Тукталыштагы халык аһ итеп куйды.

– Ай Аллам! Трамвай астына керә бит инде!

Куркудан агарып калган Мәүлия киң ачылып киткән ишектән трамвайга үтте. Трамвай йөртүче кабинасын кыршаулаган тимергә тотынып, сулышы тигезләнгәнне көтте. Аннары, янчыгын чыгарып, җиде сум көмеш санады. Югыйсә, юл йөрү билеты бар иде. Сумкасында актарынасы килмәде. Әллә, акча түләп билет алуы үзенә күрә сәдака бирүе идеме соң? Исән калган сөенечтән. Кондуктор да бар иде бугай. Мәүлия, нишләптер, акчасын трамвай йөртүчегә сузды. Ир кешенең юлдан күзен алмый гына сузылган кулына кулы тиюдән Мәүлия әллә нишләп китте. Трамвай йөртүченең учы зур, коры, җылы иде. Менә шушы учка йомарланып кереп ятсаң, бик рәхәт булыр иде кебек. Кулыңдагы билетның озаграк алынмавын сизепме, трамвай хуҗасы каерылып Мәүлиягә карады: «Ә синмени әле бу? Йөрәкне алдың бая». – Мәүлия аклангандай елмаеп куйды. Бүтән хатыннар кебек тиз генә сүз таба алмый ул кирәк чакта. Хыялый булгангадыр инде. Гел уйланып йөргәнгә…

Мәүлиянең чын тормышы – хыялында. Болай ул үзе башкалар кебек – эшкә бара, кайта, кешеләр белән аралаша. Ашарга әзерли. Ашый, юына. Әмма, көнне тәмам итеп, урын-җиргә менеп ятуга ул хыялындагы яшәешенә күченә. Хыялда яшәү шундый рәхәт. Анда синең күзләрең ни күрергә теләсә, шуны күрә, колакларың ни ишетергә тели, шуны ишетә. Хыялда ирешелмәгән теләкләр юк. Чынбарлыктан качуның хыял ишегеннән кереп китү юлын ул бик бәләкәй чакта ук тапты. Һәрвакыт рухи киеренкелектә яшәгән бәләкәй кыз өчен шифалы ачыш булган икән ул. Бәләкәй балаларның уен дөньясы кебек үк шифалы. Сабыйлар да үз-үзләре белән сөйләшеп, япа-ялгыз уйный беләләр бит. Башка балаларның ничектер, Мәүлиянең хыял дөньясында мәхәббәт хөкем сөрә иде. Мәхәббәт дигәннәре башта зурларның кыланышын күреп торып чамаланган сәер дөнья кебек керде аның күңеленә.

Алты яшьләр булгандыр Мәүлиягә, күршедәге чибәр Зәрәне урладылар. Зурларның аһ-уһ килеп сөйләшкәннәрен кыз колагын торгызып тыңлады. Югары очның Мәхәсим исемле бер егете чибәр Зәрәне тарантаска салган да алып киткән икән. Кыз карышкан, елаган, тешләшкән. «Яратмыйм мин сине, яратмыйм!» – дигән. Шуннан Мәхәсим яшь кәләшен, беренче көннән үк ефәктәй итү өчен, кыйнаган икән, имеш, – ул бит кызны ярата, нигә карыша!

Кичтән күз тирәсе кара янган Зәрә таба сорап керде. Кыяфәтеннән бик оялып кына ишек төбендә таптанды. Мәүлиянең әнисе бик жәлләде аны: «Илаһым, бу бала да минем ише кыйналып гомер итәр микәнни соң?!» Бу төнне Мәүлия озак йокыга китә алмады. Хыялында тарантаска төялеп килгән егетләр аны урларга иттеләр, ул алар белән кышкы юллардан каядыр очты. Әбисенең такмагындагыча иде:

Кызым, кызым – кыз кеше,

Кызыма килер йөз кеше.

Шул йөз кеше арасыннан

Алып китәр бер кеше.

 

Дилбегәсен урап тоткан егет шул йөзнең берсе икән дә, Мәүлияне бик ярата икән… Мәүлия әле үзе яратуның ни-нәрсә икәнен белми. Әмма үсә-үсә анысын да төшенде. Сыйныфташы Вәдүт гел диңгезче булам дип сөйләнә, абыйсының матрос фуражкасын киеп мәктәпкә дә килә иде. Үзенә төнге хыял өчен иң кулай малай итеп Мәүлия Вәдүтне сайлады. Хәзер ул хыялында айлар буе диңгездә йөзгән Вәдүтне өйдә сабыр гына көтүче инсафлы хатын, алты бала анасы иде. Өстендә дворян хатыннарыныкы кебек озын бәрхет күлмәк… Бу тәти хыял озакка бармады…

Инде сигезенче сыйныфка җиткәннәр иде. Бервакыт, мәктәпнең утын әрдәнәләрен аралаганда, капкадан ялкау гына килеп керүче Тәмизне күреп, кулындагы пычкысын төшереп җибәрде Мәүлия.

– Бик вакытлы килдең, Тәмиз, әйдә Мәүлияне алыштыр, – диде хезмәт укытучысы.

– Юк, юк, арымадым, абый. – Бер башыннан Тәмиз тоткан пычкыга кыз кабаланып килеп ябышты. – Кисәбез әле.

Яңа гына эшкә тотынган Тәмиз белән кулдаш булып пычкы тарту тәмам сулышына капса да, Мәүлия сынатмады. Булдыра ул, шәп ул, көчле ул, чыдам ул! Шул төнне Мәүлия күктәге тулган айны тәүге тапкыр күрде бугай. Элек тә балкыгандыр инде ул. Ләкин бу төнне айның серле нурына түзәрлек түгел иде. Кыз торып утырды, ак пәрдәләрне ачты. Кышкы төнгә көмеш нурлар сибеп балкучы ай тәрәзәдәге бозлы бизәкләр аша Мәүлиягә карый. Белә ул аның өр-яңа серен, белә. Бусы чыннан да мәхәббәт иде. Озакка иде. Бәлки гомерлеккәдәдер әле.

Хәзер инде Мәүлия хыял дөньясына төннәрен генә түгел, көндезләрен дә китә. Мәктәп юлында дус кызларын көтми. Уйланып барырга комачау итәләр, сөйләштереп. Инештән су ташу җан рәхәте. Инеш ерак. Көянтәңне эләсең дә тар сукмактан җырлый-җырлый барасың. Су ташып йөргән кызга эшлексез дип әйтүче дә юк. Рәхәте белән хезмәте бергә. Кайвакыт эт өйрәтергә чыккан Тәмиз очрап куя. Хәзер инде аның эте дә таный Мәүлияне. Тәмиз мәктәптә кызны күрми. Малайның мәктәптә соңгы елы иде. Мәүлия хыяллана калды, ә ул укып бетерде дә каядыр техникумга китеп барды. Аннан – армиягә. Армиядән Мәүлиягә «дусларча» хат язды. «Синең адресыңны дус малайга бирсәм, үпкәләмәссең бит», – дигән. Мәүлия инде үзе дә шактый тәвәккәл кыз булып үсеп җиткән иде. Дус кызларына да сөйләмәгән серен ачып, җавап хаты юллады: «Тәмиз, дусларыңа бүләк итәр өчен үстердеңмени син мине, суга барган-кайтканымны этең белән бергә саклап…» – дип уен-көлке белән башланган бу хатта башы булган егет аңларлык киная бар иде. «Ялкау бит мин, Мәүлия, хат язарга иренәм. Ә син язсаң, рәхәтләнеп укырмын. Алай да көт әле син мине», – дигән сөенечле – әллә ничә мең хыялый төнгә аш булырлык җавап килде.

Тәмиз армиядән өйләнеп кайтты да Себер ягына нефть эшенә китеп барды. Мәүлия Казанга килеп, эшкә урнашты. Эчкече әти кызын укытырлык акча таба алмады. Мәүлия ирсез генә бала тапты. Хыялында улын Тәмизнеке дип, үз-үзен ышандырды. Малай гаҗәп акыллы булып үсте. Төрек-татар лицейлары андый малайлардан бер дигән кешеләр тәрбияләде. Укуы әйбәт иде. Тиздән, җиз иләктән үткәреп, малайны Төркиягә үк җибәрделәр. Хәзер инде шунда урнашып та калды. Укый да бугай. Башлы малай Мәүлиянең хыял дөньясына ныгытып кереп урнаша алмады. Чөнки хатын, улы яшәгән мохитне начар белгәнлектән, ни рәвешле хыялланырга белмәде.

Мәүлиянең үз дөньясына бикләнеп яшәргә яратуын, әмма олы мәхәббәт хакында хыялланып яшәвен эштә дә беләләр иде. Озак кына Мөслим Могамаевка гыйшык тотып йөргәнен үзе сөйләде. Җырчының җырлары язылган тасмаларны, хәтта элеккеге патефон тәлинкәләрен Мәүлия өчен бергәләп эзләделәр. Хисләреңне яшермәсәң, яхшырак икән. Шуңа күрә хатын хәзер һәр яңа гашыйклыгын эштәге әшнәләре белән уртаклаша.

– Малакаем, сиңа кияүгә чыгарга кирәк, – диләр аңа.

– Кирәк тә соң, юк бит. Кешедән артканга үзем кызыкмыйм. Буе да, холкы да килгән булсын миңа. Мин җырлаганда кушылып уйнарлык булсын. Каршы дәшмәсен.

– Син бигрәк тагын. Алайса, кинода күргәннәреңне, китаптан укып белгәннәреңне генә ярат ит инде син, Мадам Бовари!

Мадам Бовари! Китап төреп торучы Талия апа сүзеннән ябышты да калды шушы кушамат. Типографиянең экспедиция дигән җирендә эшлиләр алар. Әзер китапларны, газета-журналларны төреп, озатып торалар. Мондагы халык та укымышлы. Газета-китап ише әйбернең дә брагы чыга. Әмма укымаслык түгел. Укыйлар хатыннар. Талия апа да кайчандыр Флоберның «Госпажа Бовари» дигән романын укыган икән ләбаса. Менә белеме ярады. Мәүлия кушаматлы булды. Кушаматның ниндие булмас. Китапны үзе дә табып укыды. Кушаматы белән килеште Мәүлия: ул чыннан да Мадам Бовари!

Бовари мәхәббәт иясен таба белгән. Мәүлиягә күренми әле монда. Хатыны үлгән ирләрне юри димләгән булып котыртулары да туйдырды. Бу уенны үзе башлаган иде дә бит. Кабатлана торгач, тәме китә икән. Шуңа күрә Гөлчирәнең газеттагы некрологларны юри мәгънә салып, укуына ачуы чыкты.

– Хафаланмасаң да була, дустым. Менә дигән кешем бар минем.

– Кем?

– Кем симәннең кече улы. Белми торыгыз әле бу юлы. Сәгате җиткәч, әйтермен.

– Эрләмәгән, сукмаган – кызым, сиңа ыштанлык, дигәндәй бер өметсез хыялыңдыр әле тагын.

– Түгел, иртәгә үк хатларын алып килеп укытырмын. Озакка командировкага китте әле ул.

– Менә-менә! Командировкадамыни әле… Төрмәдә түгелме тагын? Аннан сырлап-сырлап хат язарга яраталар.

Өстенә басты бит каһәрең. Серле адреслы хат килеп төшкәч, Мәүлиянең үзенең дә йөрәге иң әүвәл рәхәт сулкылдап алган иде. Әмма хатны ачып укыгач, конверт тышындагы адресның мәгънәсенә бик тиз төшенде. Гөлчирәнең, әле конвертны күрмичә дә нәкъ өстенә басуына үртәлеп, Мәүлия елап җибәрде:

– Түгел! Син нәрсә, әллә мине юньле кеше карамаслык карачкы дип беләсеңме? Кай җирем кешедән ким?

– Юк, юк, җаным, тынычлан. Син безнең арада үзең бер, синдәгедәй куе бөдрә чәчләр артистларда да юк. Сәхнәдә җырлап йөргән җырчылар синең каршыда чыпчык кына. И, и-и, Мәүлия бәгырькәем. Без барыбыз да, теге театрда әйтмешли, синдәй-миндәй бозау. Безнең кимлек бер инде: байлык юк. Китапта гына ул урамда барганда миллионер егеткә бәрелеп, ярлы кызы бәхет таба. Гади генә бәхет тә ярар иде безгә. Шофер булса да, эчми торганы. Үзе белеп күлмәген, оекбашын алыштырып кия торганы. Үтүкләмәсә дә… Нәрсә елап торасың инде?! Йә сәнә. Дөресен әйттеммени соң? Өстенә бастыммыни? Төрмәдә булса ни соң! Хәзер буй-сынлы, егәрле ирләрнең бөтенесе төрмәдә. Беркөн газетада күрдем әле. Камал театры артистлары төрмәгә спектакль күрсәтергә барганнар да шуннан фотосын басканнар. Исләрем-акылларым китте. Тамаша залы тулы тупырдаган тайдай егетләр.

Рахманның хатын бергәләп укыдылар. Җавап язарга да күндерделәр. «Яз әле син, яз. Кайчан кайта әле ул? Аннары уйларсың тагы… Син хыялыйга  хат алышу да – бер дәва», – дип, төпле акыллы Талия апа Мәүлия өчен хәл итте дә куйды.

«Исәнмесез, сез ки минем өчен таныш булмаган Мәүлия. Миңа сезнең адресны сезне белгән берәү бирде. Кем икәне секрет. Ул сине яхшы белә, мактады. Душевный хатын дип әйтте. Әй, апасы, монда кара әле, без «ял иткән» җирдә иң җитмәгән әйбер дә шул бит.

Мин үзем начар егет түгел. Не за что утырам. Беренче хатта ук статьямны әйтеп тормыйм. Ну, Мәүлия-җан, җавап яз син миңа. Үкенмәссең. Фотоңны җибәрсәң, күкрәк кесәмдә генә йөртер идем. Үзем дә салырмын фотканы. Монда ул нәрсәне бик тиз генә эшләтеп булмый. Почмак саен фотосалон юк, диюем. Син аңлыйсың инде!

Кайнар сәлам белән Рахман дип белерсез».

Сезе белән сине буталган, өтере, ноктасы югалган хатны Мәүлия кат-кат укыды. Адрес бирүче кем булыр икән дип тә уйламады. Күзе һаман бер җөмләгә тукталды: «Фотоңны күкрәк кесәмдә генә йөртер идем…» Мәүлия серле сүзләр алып килгән конвертны кат-кат әйләндерде. Конверт тышындагы «Почтальон агай, быстро шагай» дигән язуны укып елмайды.

Жавап язарга өлгергәнче, хатның икенчесе килеп җитте. Хат эчендә фото бар иде. Фотода күкрәк тиңентен шәрә ир кеше. Кулларын чалыштырып, гәүдәсен кочаклаган. Кырылган башында керпе чәчләре шактый куерган инде. Күз карашы кыеп карый торган. Бу Рахман бер дә акылсыз кешегә охшамаган. Аның кебекләр сугыш вакытында геройлык кылсалар, тыныч (хәер, кая ул тынычлык!) заманда кемнедер яклап пычак астына керәләр.

Мәүлия аны герой итеп кабул итте. Хәтта өченчеме-дүртенчеме хатында Рахман зонага эләгүнең сәбәбен «чистосердечно» язгач та, ул Мәүлия өчен бүрек караклары кәкре каенга терәткән әрекмәнбаш түгел, бәлки, үз өстенә гаеп алып, бүтәннәрне бәладән коткарган Алып батыр булып калды.

Җавап хатларында Мәүлия аңа үз тормышын түкми-чәчми сөйләде. Әз акчага кысан көнкүрешен, малай укытуын, җыр яратуын, назга сусавын… Бәлки бер күрмәгән кешегә бу кадәр ачылып китәсе дә түгелдер. Ләкин… Кәгазьдән дә түзем ни бар. Әле ырудан калмаган яшь хатынның – ул үзенә бик яшь тоела – күңеленә тәңгәл ярын табарга омтылышы гаепмени? Кабырчыгыңны ачып, үз йөзеңне күрсәтми генә җавап «биюенә» исәп тоту дөрес тә түгел. Ачылды, Мәүлия ачылды. Аңа инде Рахманны ярата ук кебек тоела башлады.

Төрмә ишеге ачылыр сәгатьне алар зонаның икесе ике ягында көннәрне берәмтекләп санап көттеләр. Хәзер инде Мәүлия кибетләрнең ирләр киеме сатыла торган бүлекләренә дә кагыла. Юк акчасын бар итеп, Рахманга кием-салым да сатып алды. Вак-төякне инде. Зурысына акча кая ди? Төннәрен хыял дөньясында Рахманның татуировкалы зур куллары Мәүлиянең битләреннән назлап сыйпый. Алар, имеш, диңгез буена ялга китәләр… Рахман биек-биек тауларга Мәүлиясен күтәреп кенә менә… Ә диңгезгә алар үз машиналарында гына барганнар икән. Әй, гел-гел диңгез буена йөрү дә туйдыра. Инде хатын хыялында Рахман белән Мәүлия Мишә буенда өй салырга керешәләр. Мәүлия төне буе кирпеч бәясен чутлый, такта юллый, җиһаз сайлый… Иртәгәсен төнге мәшәкате сәбәпле юньләп йокы күрмәгән килеш эшкә китә. Төнге хыялларын исә Рахман хәере белән кайткач булачак тормыш рәвеше итебрәк колония адресына озын хатлар итеп яза:

«И Рахман, җанымның адашкан кисәгедер лә син. Кайтыр көннәреңне санап, календарьда һәр үткән числоны сызып барам… Син үзеңне балта тотып эшлим дигәнсең. Хәзерге заманда бик кирәкле һөнәрең бар икән, бәгырь генәм. Хәзер бит бөтен кеше йорт салып җенләнә. Хәле барлар. Үз йортың белән яшәү рәхәт булыр иде. Син дә кайтып әйбәт эшкә урнашсаң, әллә без дә берәр матур өйгә тырышып карар идек микән? Тәрәз каршына ясмин куагы утыртып, шуның хуш исен иснәргә хыялланам. Эштәгеләр белән Сембергә сәяхәткә барган идек. Анда урамнарга чыршы да, тирәк тә түгел, ясмин куагы тезеп утыртканнар. Исләр китмәле… Төзү материалы табып була хәзер. Кулы белгән кеше осталар ялламыйча да булдырып чыга ала. Менә нинди синең Мәүлияң. Тумаган тайның билен сындыра торган хыялый хатын. Минем хыялда әле ул өйнең бакчасында бер бәләкәй кыз да йөгереп йөри… Эштәгеләр Мәүлиянең бу юләрләнүе озаккарак китүенә, көткәненең әллә кем түгел, бәлки «төрмә кошы» булуына көенәләр. Төрмәгә киткәнче гел әйбәт кенә булган кеше дә, аннан бозылып, үзгәреп, җенлегә әйләнеп кайта ди бит. Мәүлия үзе генә исе китмәгәндәй көлә. Төннәрен гел «төрмә кошы»н уйлап саташып чыгулары хакында хәбәр бирми. «Кайткач күз күрер, ахирәтләр. Миңа аның бүгенгесе кыйммәт. Теш сызлаганда уйлар кешең дә булмаса, бүген ятып үлешле».

 

 

 

Рахманнан хат бар. «Мәүлия-җан, чәеңне куя тор, 30 ноябрьдә миңа капка ачыла», – дип төгәлләнгән ул хат Мәүлиянең хәрәкәтләрен тизләтте, итәк астына җил үтеп, этеп йөртә диярсең. Ул өен Рахман кайту көненә ни рәвешлерәк бизәсен әллә кайчан ук хыялланып куйган иде инде. Ялга каршы авылына кайтып китте. Аннан казның түш мамыгыннан тутырылган ике мендәр сатып алып килде. Яңа туган бәби өчен генә тотарлык ул мендәрләргә башын куеп-куеп карады. Бер мендәрдә үзенен башы, икенчесендә – Рахманныкы.

Мендәрләргә карап-карап йөрде дә, бер кичне киергесен табып, мендәр тышы чигәргә утырды. Аның бит әле бу яшенә җитеп, туйлап, бирнәләп, кияүгә чыкканы юк. Шуны уйлап, Мәүлия үзенә бирнә әзерлисе итте. Әзере юк сыман, ал чәчәкле зәңгәр сатин алып, юрган сырды. Идәндәге паласны алыштырды. Яңа пәрдәләр элде. Югыйсә Рахман үзгәрешне сизмәс тә. Аның бит Мәүлия өендә булганы юк. Хәтта савыт-саба да кузгалды. Юшкын каплаган чәйнек урынына яңасы алынды, кеше килгәндә генә тота торган чынаяклар шкафның өске киштәсеннән төште.

Азык-төлек, тәм-томга да чират җитте. Һәр төрле ризыкны Мәүлия күпләбрәк алып куйды. Пешерәсен пешерде. Хәзер бозылмый. Бер таба гөбәдия, алып кереп җылытканны гына көтеп, балконда утыра, койкасын да пешереп чыгарып куйган. Рахман кайткач, вак-төяк мәшәкать белән иң изге эштән – яратышу, бер-береңә якынаюдан бүленмәс өчен алдан ук күрелде бу хәстәр.

Рахманның ишектән керер сәгатенә кадәр үк уйланылган иде. Ишек төбендә аны яңа башмаклар көтә, ванна бүлмәсендә пижама. Төрмәдән сон ванна гына аз булыр. Чиста киемнәр тоттырыр да мунчага җибәрер ул аны. Төрмәнең бөтен әшәкесен ир шунда калдырып кайтыр. Мунчаны уйлагач, базарга чыгып, каен себеркесе алып керде. Барысы да булды дигәндә генә, кырыну әсбабы юклыгы исенә төште. Монысына хатын аптырабрак калды. Яхшы әсбаплар шактый кыйммәт икән. Акчасы саекты бит әле. Җаен тапты тагын. «Жиллет» җыелмасы алды – бер тапкыр тоткач, ташлый торганнарын.

Инде үзен карасын Мәүлия. Парикмахерга йөрисе юк – табигый бөдрә чәче кемне дә кызыктырырлык. Тырнак буяп, маникюр ясап йөрүне өйрәнә алмады. Алайса нишләсен икән соң? Уйлый торгач, кичтән үк үзе мунча кереп кайтырга булды. Чиста тәннең исе тәмле. Матур халаты бар.

30 ноябрь тоташ көтүдән гыйбарәт булды. Тавык шулпасын балконга бер чыгарды, бер кертте. Бәлешкә дип тураган итен суыткычтан бер алды, бер куйды. Карават түрендә чигүле тышлык кигән мендәрләр, без әзер дигәндәй, кукраеп утыра. Ак ашъяулык җәйгән өстәл өстендәге чәчәкләр дә көтеп зарыкты. Ишек кыңгыравына кагылучы булмады да булмады. Төштән соңрак Мәүлиянең хәлиткеч көне икәнен белгән ахирәтләре телефоннан бимазалый башлады. «Юк шул», «күренми әле», «белерсез әле»  кебек өтек-өтек җаваплар бирү хатынны йөдәтте. Телефонны алмаска тырышты. Тора-бара билгесезлек ачуын китерә башлады. Капка янына каршы алырга бармавына үкенеп тә куйды. Һаман горур булам дигәч тә инде…

Икенче көнне Мәүлия эшкә бик кәефсез килде. Һаман шул ук: «юк», «күренмәде», «белмим» кебек җавапларны ишеткәч, аны бүтән аптыратмадылар.

Бер атнадан, шулпалар түгелгәч, гөбәдияләр күрше-тирә белән ашалгач, ишектән ишелеп килеп керде ул. Итәгенә аю басып карамаган бу ир-ат өммәте уйлаганы юш килмәгән хатын-кызның гел тәртәгә тибү гадәте барлыгын белми иде шул. Мәүлия киресенә каткан иде. Күрешү салкынча булды. Чишенеп, киемнәрен чөйгә элгәч, Рахман өй эчен күздән кичереп соклангандай итте:

– И-и апасы! Синең өең бик кәттә икән. «Кысан яшим», дип язган идең. Монда полный шәһәрчә муллык лабаса. Безнекеләрнең авылда телевизорлары да юк. Түбәләре кыйгайган, коймалары ауган. Шуларны рәтләп, атнам үтте дә китте. Прости, синең янга кичегебрәк килдем. Но зато бөтенләйгә! – шулай дип ул, баш бармагын канәгать тырпайтып, шаркылдап көлеп җибәрде.

Мәүлия хатлар аша белгән кеше түгел иде бу. Каш, борын, авыз – шул ук. Фотодагыча. Әмма сүз төзү тәртибе хатлардагыча түгел, бүтән. Аннары кемнәр ул «безнекеләр»? Әти-әнисеме? Авылда Рахманны гаиләсе көткәнме әллә? Үзеннән алты яшькә кече икәнен белгәч, Мәүлия аны өйләнмәгән егеткә чыгарган иде. Авылда хәзер егетләр кырык яшькә кадәр буйдак йөри бит. Ике арадагы хатларда бу турыда нигәдер сүз кузгалмады. Мәүлиягә утыз сигез яшь, димәк, бу «арыслан»га әле утыз ике генә!

Кашык-тәлинкә өстәлгә менгәч, шкафтан бер матур шешә төшкәч, йөзләр ачылды. Озак кына сөйләшеп утырдылар. Күп нәрсә ачыкланды. Рахман килеп керүгә тыгынаеп калган өендә Мәүлиягә кысан ук була башлады.

Рахманның чыннан да хатыны белән малае бар икән. Алар икәүләшеп аларны төрмә капкасы янына ук килеп каршы алганнар. «Ну мин аңа кайтмыйм. Ул сатты бит мине!» Шешәдәге сыеклык телне ача. «Сату» тарихы да мәгълүм булды. Һич тә бүрек урлаган караклар юлында ялгыш очрап тотылмаган икән Рахман.

– Дуслар кайтканые. Шашлык та шашлык, диләр. Минем үземнең сарыклар юк. Ул тинтәкләр авыл кешесендә бар да бар һәм дә бушлай дип беләләр. «Әйдә, суй инде сарыгыңны безнең хөрмәткә!» – дигәч, тагын «саран тәре!» дип тә өстәгәч, кытык килде бит, апасы. Колхоз көтүеннән бер сарыкны алдым да киттем. Сыйландык малайлар белән бик шәпләп. Өй борынча эзли башлаганнар теге малны. Минем Хәтирә тоткан да әйткән. «Зинһар өчен, тавыш куптармагыз, түлибез», – дигән. Каян килгән Алла бәндәсе. Честный! Үземне саткан, төрмәгә олактырган шул хатынны гафу итәмме мин! Так что мин синдә калам, Милашка! Кара, исемең матур икән синең.

Бөтен кич буена ишеткән беренче ягымлы сүз иде бу. «Апасы да апасы!» Яратмый Мәүлия шулай эндәшкәнне, җене сөйми. Авылы аша урап килгән Рахманны мунчага җибәреп торасы юк инде алайса. Чигүле тышлык кигәч, кунак кызы кебек күркәмләнгән мендәрләрне дә, мөгаен, ишмәс Мәүлия. Төнгә каршы куып чыгармас, әмма иртәгәсен ишеккә күрсәтер.

Ике елга сузылган хыялының чынбарлыкка әверелмичә генә чәлпәрәмә килүенә Мәүлиянең артык исе китмәде. Рахманны тиешенчә каршы алу ыгы-зыгысына бирелеп, өченче көн сыйныфташы Зәмзәмия белән сөйләшкәндә ишеткән хәбәрне колак яныннан гына үткәргән иде. Югыйсә Зәмзәмия иң мөһим хәбәрне әйткән икән бит: «Малакаем, базарда йөргәндә Тәмизне очраттым. Хатыны белән йөриләр иде. Әй, малай! Киендергән соң хатынын! Киенүен киенгән дә бит, чирли икән… Табибка күренергә дип килгәннәр Казанга. Эшләүләре һаман Себердә икән».

Мәүлиянең ике җиргә урын җәя башлаганын күргәч, Рахман кайнап чыкты:

– Ты брось. Утыз ике яшьлек япь-яшь ирләр бусагаңда аунап ята мәллә?! –– Мәүлиянең каш астыннан сөзеп кенә караган күзләрендә шайтани очкыннар кабынуын күргәч, юашлана төште. – Сагындым бит мин сине. Хатларыңны укыганда бөтен барак көнләште миннән.

Хатын эсселе-суыклы булып, дертләп китте. Аның йөрәк серләре язылган хатларны бөтен барак белән бергә җыйнаулап укыганнармы?!

– Син! Ни әйткәнеңне аңлыйсыңмы? Сиңа гына язган хатлар иде ул!

– Шулай, апасы, шулай. Кызыгулары да шуңа – миңа гына язган хатлар булганга!

– Җавап язучысы да син түгел иде диярсең! – Эчке шикләнү белән әйтелгән бу сүзенең рас икәнен белгәч, Мәүлия җенле өермәгә әйләнде:

– Бар, чыгып кит. Миңа хатларны кем язган, мин шуны көтәм…

– Кызма әле, Мәүлия-җан, мин алай килештереп яза белмим бит. Шуңа күрә генә инде. Түләдем мин. Һәр хат өчен бер кап сигарет! Бик кыйммәт бәя ул анда. Йә, кил инде монда. Кочаклыйм үзеңне. Ачулану килешә үзеңә, алсуланып чыктың. Йә, бер үбим әле…

Эче-тышы ялган белән тулган бу кешенең үбүе дә, кочуы да, олы куллары белән хыялындагыча назлап, битеннән сыйпаулары да кирәк түгел иде хатынга. Китсен, күзеннән югалсын! Ике ел тормышын эчтәлекле итүенә рәхмәт анысы. Бетте, фильм тәмам. Әйе, кинодагы кебек яши шул Мәүлия – Милашка, Мадам Бовари!

Күңеленә хуш килмәгән кеше белән араны кистереп өзә белү гадәте бу юлы да ярады. Рахман, шәһәр янындагы авылдан иде. Казандагы туган-тумачасын исенә төшерде. Ничек кергән – шулай җыенып, Каравай бистәсенә таба юнәлде. Кабат-кабат килер әле ул. «Синнән башка яшәр хәлем юк», – дип, Мәүлиянең алдына килеп тезләнер. Утыз ике яшьлек тап-таза ир-егетнең Мәүлия кебек яшьлеге узган хатынга кирәкмәвен аңлый алмый интегер. Ни кирәк соң бу хатынга? Әйтте бит, авылга кайтмыйм, сине генә яратырмын, диде. Ә ул куа, кабул итми. Аптыраш, билләһи.

Икенче көнне Мәүлиянең эштән кайтуына Рахман бусагада утыра.

– Йөрәгемә урын таба алмыйм. Бармадым мин җизниләргә. Төрмәдән чыктым әле дип, ничек барып керәсең. – Карасана, намус әсәре бар икән үзендә. – Бомжга әйләнү озак түгел икән.

Мәүлия ул урам сукбайларын кызгана, һәркайсының бер каргалган язмышы бардыр инде, дип уйлый торган иде. Инде менә чиратка басканы үз бусагасында жирәбәгә ни язганын көтеп утыра. Хатын ишекне дәшми генә ачты. Кыяр-кыймас ияреп кергән Рахманга ни актан, ни карадан бер сүз әйтмәде. Чәен куйды, ашын җылытты.

– Нигә мескенләнәсең, дустым. Синең бит өең, гаиләң бар. Хәзер олы-олы түрәләр дә авылга кайтып, кыйшаеп беткән өйләр сатып ала. Авыл һавасына, җирдә казынуга кызыга, – диде ул, ниһаять.

– Анда син юк, Мәүлия-җан. Өч ел буе язган хатларыңны укып, җаным белән беректем мин сиңа. Бер атна торып килдем бит инде. Ябышмас миңа андагы тормыш. Син кертмәсәң дә, китмим мин анда. Хатларыңда язган идең бит, өй салырбыз, дип. Салам. Үзем эшлим бөтенесен, Мәүлия-җан. Челтәр бизәкле итеп. Кызыбыз да туар. Кума мине… Әйдә, бер генә кич булса да, йоклап карыйк. Күкрәгемә кысыйм сине, – Рахман хатларындагы кебек сөйли иде. Аек баштан акыллы гына күренә бит әле бу!

Мәүлия урынны бергә җәйде. Яңгыр көткән иген басуы кебек, наз тансыклап коргаксыган хасияте бер кинәнергә тиештер бит инде ләбаса! Бу төн әллә булды, әллә юк. Аңламассың. Хыял диңгезенә кереп югалмаган бу төне, әйтерсең лә, чын түгел, төш булгандыр. Иркәли белә икән Рахман. Мәүлия ишетергә зарыккан сүзләрне дә тапты. Иртәгәсен алар татуланып уяндылар. Ләкин беренче очрашудагы шикле күләгәләр якында гына йөри иде әле. Бер алдаган, гел алдар. Гаиләсен ташлаган кеше, сине дә ташлар… Рахман хәзер Казанда эш эзләп карар. Урнашыр. Җизниләрендә, яисә, җае чыкса, тулай торакта яшәп торыр. Ике ай чамасы Мәүлиядә күренмәс. Янәмәсе, сынау вакыты узар. Сынау хакында йөзенә бәреп әйтмәде хатын. «Улым ике айга каникулга кайта. Килеп йөрмәсәң, яхшы булыр иде», – дигәнрәк матур хәйлә тапты. Кыш уртасында нинди ике айлык каникул инде югыйсә. Рахман килеште. Шулай аерылыштылар.

Яңа ел алдыннанрак Оренбургтагы дус хатыны килеп төште. Зөлфә шулай ел да бер урый. Шәлләр төяп килә. Төрле оешмаларга кереп сата. Яшәве Мәүлиядә була. Килгән саен берәр матур шәл бүләк итеп китә. Бу юлы да әйбәт кенә сату итте Зөлфә. Әмма беркадәр шәлләре үтмәде. Мәүлия сирәк күренгән дустына Рахман тарихын сөйләде, әлбәттә. «Нишләп йөри микән?» – диештеләр. «Бер дә бүтән түгелдер әле, хатыны янына кыяклагандыр. Казанда булса, чуар ир йөрәге түзмәс, Мәүлиянең юлына биш чыгар иде. Көнләшеп булса да, күзәтер иде, – диде Зөлфә. – Авылы якын гына дисең бит. Әйдә, шәл саткан булып, урамнарыннан бер урап кайтыйк. Җайлап кына белешербез. Партизаннар кебек».

Партизанлык ярады. Капка төбендә кар көрәп йөрүче беренче очраган малайдан ук Рахман Фәйзетдиновлар өен сорадылар:

– Минем әти ул – Рахман Фәйзетдинов. Бәй, менә безнең өй. Әти эштә. Ул хәзер газовик булып йөри. Газ баллоннары тарата.

– Юк, наным, әтиең кирәкми безгә, шәл сатабыз. Әниең өйдәдер?

Малайның әнисе укытучы икән. Ул да мәктәптә. Өйгә кереп торасы

булмаганга сөенделәр генә. Аның каруы, мәктәпкә кагылып, ике-өч нәзек шәл сатып чыктылар. Челтәр-шарфның берсен Хәтирә алды. Юка гәүдәле чандыр гына хатын икән Рахманның хәләле. Шарфны аңа Зөлфә юнь бәягә бирде. Кардәш кебек бит инде.

Бая әйткән тезләнүләр булды булуын, әмма Мәүлия хәзер чакматаштан катырак иде.

 

«Төрмә кошы» вакыйгасыннан соң Мәүлия боегып калды. Әмма сынатмады. «Әйттем мин сезгә. Кайтып күренгәнче генә кирәк ул миңа дип. Миңа ир кирәк түгел. Кемгә кирәк – шул асрасын». «Асрасын» сүзенә юри басым ясады. Эштәге хатыннар каршы дәшмәде. Һәркемнең өендә үз ире – чире бар шул. Тоткасыз чемоданы. Тотып йөрергә җайсыз, ташлап калдырырга жәл булганы.

 

Тәмизнең хатыны үлү турындагы хәбәр Рахман вакыйгасын тиз оныттырды. Һаман шул, бөтенесен алдан белүче саескан Зәмзәмия ирештерде бу хәбәрне. «Шалтыратып кайгысын уртаклаштым. Миндә мобильнигының номеры бар. Син дә язып ал. Хәлен белерсең. Авылдаш бит. Чит җирдә ят кешегә бик кирәк түгел аның хәсрәте. Ә без уртаклашыйк кайгысын. И жәл инде аны. «Кырык яшендә ике бала белән ялгыз калсын әле ир кеше. Шылтырат син дә, ташламыйлар, дип юансын, ичмаса».

Көне-сәгате белән кыймады Мәүлия, бер айлап вакыт үткәч кенә шылтыратты. Ашыкмавы яраган икән. Тәмиз иркенләп сөйләште. Казанга юл төшсә, керермен, диде. Әле башы каткан чагы икән. Балалар зур инде, өлкән сыйныфта укыйлар, ди. Игезәкләр. Ике елдан аларны укырга урнаштыру хәстәренә керешәсе булыр, ди. Институтка Казанга кодалыйм, ди.

Тәмизнең газиз тавышын ишетүнең рәхәтлеге! Сөйләшүе дә һаман шулай риясыз. Ялган вәгъдә бирмәс, буш сүз сөйләмәс. Тәмиз, Тәмиз – чиста дигән сүз икән ул. Төркиядәге улының теленә шул мәгънә белән кергән инде тәмиз. Мәүлия дә, җае белән, бу сүзне әйләнешкә кертте. «Янәсе, бу сөлге бик тәмиз», я «бу су тәмиз күренә». Күңелгә якын кешенең исемен кабатлап йөрү өчен нинди матур юл тапты!

Тәмиз белән сөйләшүдән соң ике еллап вакыт үтте. Өйләнде микән? Шылтыратканы булмады. Мәүлия үзе кыймады. Егет армиядә чагында күңел хисләрен сиздереп, бер авызы пешкән иде бит инде.

 

Трамвай йөртүченең Мәүлия кулына кагылган җылы кулы әле һаман да булса очкын көтеп яткан тырбызык шикелле мәхәббәткә сусаган күңелне дөрләтеп җибәрде. «Их, йөрәгеңне шушы учка саласы иде!» – дип уйлады ул, трамвайдан төшеп калгач. Рельслар буйлап тырт-тырт китеп барган сары трамвай аңа бик якын булып тоелды. Номерын хәтерләп калды.

Икенче көнне тукталышка чыккан Мәүлия беренче килгән трамвайга утырмады, икенчесен дә, өченчесен дә үткәрде. Дүртенче булып килгәне сары иде. Шул! Мәүлия бу юлы да йөртүче кабинасы артына килеп басты. Урта яшьләрдәге, басынкы кыяфәтле ирне күзәтеп барды. Колагы, яңак сөяге генә күренә иде ирнең. Шунда Мәүлиянең күзе йөртүче каршындагы көзгегә төште. Күзләре очрашты. Әмма трамвай хуҗасының игътибарлы карашы Мәүлиядә озак тукталмады. Бүгенгә бәхетле булу өчен хатынга шул да җиткән иде.

Ничек якынаерга икән соң бу соры күзләр иясе белән? Уйлый торгач, Мәүлия бер хәйлә тапты. Кондуктор белән дуслашырга кирәк. Көн дә шушы трамвайга утыра торган хатынны кондуктор апа күптән абайлаган иде инде. Мәүлия үзе башлап эндәшкәч, ачылып сөйләшеп китте. Мәүлиягә юньрәк бәягә айлык юл йөрү билеты тәкъдим итте. Алды Мәүлия, билеты болай да бар иде югыйсә. Үз чиратында яхшылык кылып, гел бушлайга газеталар тәкъдим итте. Эшләгән җирендә аз-мәз сыйфаты киткән газеталарны бракка чыгаралар. Укымаслык түгел. Көн дә күчтәнәч калдырып төшә торган чибәр хатынны трамвай йөртүче дә таный башлады. Еракта Мәүлия күренсә, кузгалмыйрак көтеп тора. Күп вакыт Мәүлия үзе көтә.

Хәзер инде Мәүлиянең төнге хыял дөньясына шушы басынкы кыяфәтле ир керә. Хыялында Мәүлия аны тәрбияли, авырса, терелтә. Аркасын сылый, эшенә алып бару өчен термоска кайнар аш сала. Ризыкны тәмиз, әй лә.., кершәндәй ак сөлгегә төрә. Трамвай депосындагылар ирнең моңача аксыл яңакларына төс кергәнгә гаҗәпләнәләр. Сораштыралар. «Әллә кайчан өйләнәсең калган!» – дигән булалар. Болар барысы да – хыялда. Чынбарлыкта  исә Мәүлия трамвай йөртүче кабинасына карап-карап алудан уза алмый. Кондуктор хатын белән дуслашып беттеләр инде. Шул рәвешле гыйшык тотып йөрүенә өч айлап узды бугай. Алга китеш юк.

Отпускада, авылында булып килде. Трамвай йөртүче анда да исеннән чыкмады. Ялдан соң беренче көн эшкә барышлый сары трамвайны тагын озак көтәсе булды. Көтмәс тә иде. Өметләнеп бу көтүләрдән башка дөньясы бигрәкләр бушап кала шул. Ниткән заман җитте бу. Мәүлия кебек кырыкка житкән хатынга түгел, япь-яшь кызларга кияү юк. Кайсы эчкече, кайсы наркоман, кайсы асылына, кайсы авариядә һәлак була, кайсы армиядән имгәнеп кайта, кайсы зәңгәр – кемне яратырга, кем белән оя корырга, хыялдагы матур кызны кемнән табарга? Хәер, бала табып үстерергә вакыты калмады инде хәзер Мәүлиянең. Ипле, төпле, тәмле сүзле бер иптәш табып керсә картлыгына, бәлки, бәхет шул булыр иде. Укымышлы малае Төркияне яратты. Кунакка гына кайтып йөрер кебек.

Килде трамвай. Кондуктор хатын гына түгел, трамвай йөртүче ир дә ачылып каршы алдылар аны. Мәүлиянең инде дус хатынга әйләнгән кондукторга авыл күчтәнәче бар иде. Тегесе, җире-күге белән сөенеп, рәхмәт әйтте. Пассажирларын да онытып, хәлләрен сөйли башлады. Мәүлиянең сүзне үз уңаенарак борасы килә:

– Ниме соң, болай сине эштән аерганга трамвай йөртүче сукранмыймы? Кайсы чакны көтеп тә аласыз…

– И-и, исең китмәсен. Ачуланмый да, сукранмый да. Сабыр холыклы адәм ул. Егерме ел торабыз. Ирем ул минем…

Кондуктор тагын күпме сөйләгәндер, Мәүлия анысын ишетмәде. Башына кирпеч кебек орган хәбәрдән ул аңгыраеп калган иде. «Базарга керәсем бар», – дип, тиз генә трамвайдан төшеп калды. Ничә айлар бәллүр савыттай кадерләгән хыялы тагын чәлпәрәмә килде. Үзенә кирәксез тукталышта ул шундый озак басып торды. Аннан кинәт кенә башына тапкыр уй килде: «Карале, бу кондуктор юри генә әйтмәдеме икән? Ул ир бит аңардан шактый яшь күренә». Икенче трамвайны көтеп алып, утыргач, кыенсынып-нитеп тормыйча гына сорады да куйды: «Ундүртенче маршруттагы 417 нче трамвайдагы бригада ир белән хатынмы, түгелме?» Әйе икән…

Шушы кирәкмәгән яңалыкны төяп, Мәүлия әкрен генә үзен беркем көтмәгән өенә кайтты. Ике фатирга уртак ишекне ачып кергәч, үз ишегенең тоткасына кыстырылган чәчәк бәйләмен күреп, сискәнеп китте. Әллә тагын Рахман килгәнме? Ишеккә тагын нидер сөялгән. Сәгать! Сәгать тартмасына язу кисәге кыстырылган. «Туган көнең белән тәбрик итәм, Әүлия! Озак эшлисең икән. Сәгать алтыларда кабат әйләнермен. Насыйп булса, күрешербез.

Мин».

Язуы Рахманныкы түгел. Кем булыр бу? Бүген Мәүлиянең туган көне икәнен дә белә бу кеше. Кырык яшьне билгеләргә ярамый дигәнгә ышанып, махсус «оныткан» иде Мәүлия бу көнне. Трамвайда ишеткән хәбәр дә кырык яшьнең бәхетсез яшь икәнен раслаган иде. Ә монда … бүләк. Ә монда… әйләнеп килүне вәгъдә итәләр. Кем булыр бу? Әүлия – Мәүлиянең мәктәптәге кушаматы. Димәк, бу кеше аны мәктәптән үк белә!

Мәүлия бәхетле минутлар, сәгатьләр, тәүлекләр саныйсы сәгатьне өйгә алып керде.

Асия ЮНЫСОВА

 


Фикер өстәү