КАРТЫЙ / РКАИЛ ЗӘЙДУЛЛА / ХИКӘЯ

И китәсе килмәгән иде Амалиянең бу авылга! Гомумән, бер авылга да китәсе килмәде аның. Тик алар гаиләсендә – диктатура. Авторитар режим. «Кайтасың!» – диде әтисе. Каршы килеп маташу файдасыз иде. Амалия инде белә: ирене кысылып, күзе шарланса, әтисе барыбер үз дигәнен итәчәк. «Киребеткән!» – дип, хәтта әнисе дә кулын селти аңа. Юкса кирелектә үзе дә әтисеннән ким түгел. Амалия кайчакта уйлап та куя: өлкәннәрнең һәммәсе дә шундый бит! Үз сүзләре генә сүз.

Кичә генә мәктәптә кыңгырау чылтырады, бүген менә ул авыр сулап авылга китеп бара. Кайтабыз, ди әтисе. Ул кайта, әлбәттә, ул бит кайчандыр шунда туган. Амалиянең исә ул авылны үз гомерендә күргәне булмады. Дус кызлары белән бергә җәйгә дип нинди планнар корганнар иде югыйсә. Иң башта чиркәү янындагы җәйге мәктәпкә барасылар иде. Рухани атакай аларга инде мәктәп кирәк-яраклары да алып куйды, «Килгәч, спорт киемнәре дә бүләк итәрбез, нәфис гимнастика белән шөгыльләнерсез, – диде. – Рухи яктан да, физик яктан да сәламәт кешеләр булып үсәрсез!» Әтисе бу ниятләрнең барысын да чәлпәрәмә китерде. Башта бик нык аптырады, очкылык тота башлады. Авызыннан төкерек чәчеп, «ы-сс» ди-ди нидер ысылдап, ишекле-түрле йөгереп алды. Аннары буасы ерылды: «Оятсызлар! – дип кычкырды ул. – Акча түләп укытабыз, ә алар шул акчага баланы чукындыра». Шакката Амалия. Әтисенең кыланмышы әнисен дә туйдырды, ахрысы, кулын, гадәттәгечә, күкрәгенә кушырды да торып басты, күзендәге ялкын теле керфеген көйдергәндәй булды. «Монда-а, – диде ул сузыбрак, – тавышланудан ни файда? Чебен дулап тәрәзә ватамы? Барып карадың бит шкулларына… Иле белән чукынгач, син генә нишли аласың?»

Әтисе, күкрәген уа-уа, аш бүлмәсенә чыгып китте. Анда нәрсәдер чылтырап алды…

…Ул вакытта Амалия, мәктәптән кайткач, нигә безнең почмакта икона юк, дип, ата-анасын өнсез калдырган иде. Кызга аларның миңгерәү чырае көлке тоелды, тагын да шаккатыру өчен, ул, уң кулын очындырып, маңгаена, түшенә төртенеп алды, хуплау көтеп, бер әтисенә, бер әнисенә күз ташлады. Аларның телсез калуын үзенчә юрап, мактау өмет итеп елмайды:

– Молитва укып күрсәтимме?

Әнисе шаркылдап көлә башлады. Ләкин аның күзе көлми иде.

Икенче көнне әтисе мәктәпкә китте. Кызу кеше иде ул болай. Тиз кызып китә торган гадәте бар иде. Шул гадәтенә күрә тиз генә директорга кереп, мәктәптә баласын чукындыруга үзенең катгыян кире мөнәсәбәтен белдермәкче иде. Сүзләре дә тел очында: «Бездә дин дәүләттән аерылган! Сезнең хакыгыз юк!», фәлән-төгән… һәм башка шундый кискен сүзләр. Тик директорга алай ансат кына кереп булмый икән. Ишек төбендә утыручы кызыл авызлы кыз аның юлын бүлде, директорның мәшгуль икәнен әйтеп, бераз көтәргә кушты. Беразга дигәне шактый озакка сузылды, ачуы сүрелә башлаганын тоеп, Роберт Замалиевич – аны үзе эшләгән төзелеш трестында шулай олылыйлар иде – урыныннан калкынып, ишек түрәсе кызга үзенең һәмишә монда икәнен искәртте. Тик алдындагы компьютерга кадалган кыз, авыр керфекләрен күтәрергә дә иренеп, кулын күтәреп, учын гына күрсәтте. Сезнең ишеләр монда күп килә, янәсе, ә директор берәү генә. Инде канына тарала башлаган ярсуы янә утлы төергә укмашып, Роберт Замалиевич кабинетка ыргылды. Артта кызыл авызлы кызның чинап алуы ишеккә кысылып калды. Директор – кысык күзле, табак чырайлы, мул күкрәге өстәлгә кадәр үк ташыган олы гәүдәле хатын – муенына зур көмеш тәре аскан җирән сакаллы поп белән чәй эчеп утыра иде. Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына! Хәзер инде җайлап кына аңлатырга кирәк, интеллигент кешеләр бит, тышта егерме беренче гасыр, пнимаетели…

– Сез кем? – дип чәрелдәде директор ханым, чәрелдәде… олы гәүдәсенә карамастан, буш мичкә эчендә калган тычканныкыдай, хәтта чинабрак чыга иде тавышы. – Сез нигә рөхсәтсез бәреп керәсез? Полиция чакырам хәзер!

Роберт Замалиевич сүзне нидән башларга белмичә каушап калды. Үзенең биредә укучы Амалия Айзатуллованың әтисе булуын аңлатырга маташты. Аны монда чукынырга өйрәткәнсез, ә без – этник мөселманнар, дип бытылдады.

Ишектә ярым хәрби киемгә төренгән сакчы күренде. Директор хатын, Роберт Замалиевичның өтек-төтек сүзләренә игътибар итмәстән, шул сакчыга ябырылды:

– Син нигә мәктәпкә ят кешене керттең? Эшеңнән куам хәзер үк!

– Гафу итегез, туалетка киткән чагым иде… – Сакчы Роберт Замалиевичның җиңенә килеп ябышты.

– Позвольте…

– Не позволим! – дип чәрелдәде директор хатын. – Православие культурасын өйрәнү бездә мәҗбүри. Культураны! Аңлыйсызмы? Оныттыгызмы кайсы илдә яшәгәнне?! Әллә сез – мөселман экстремистымы? Яхшы, без тиешле урынга хәбәр итәрбез.

Роберт Замалиевич бөтенләй аңгырайды. Сакчы аны ишеккә өстери иде инде. Поп бу мәрәкәгә бөтенләй күз дә салмыйча чәй эчә иде. Директор, мул күкрәген өстәлдә биетеп, һаман кызды:

– Сез бердәм Россияне таркатырга йөрисез. Сепаратист! Мин моны болай гына калдырмыйм.

– Мин бит… мин, – дип тотлыкты Роберт Замалиевич, – киңәшергә дип кенә… – Хәер, бу сүзләрне, мәктәптән чыгып киткәч, үз-үзенә пышылдады бугай ул. Һәм, әлбәттә, чыгып киткәннән соң, ул директорның шаркылдап көлгәнен дә ишетмәде. Поп, ниһаять, кулындагы чынаягын өстәлгә куйды.

– Толерант халык татарва, – диде ул, көлемсерәп. – Алар инде безгә проблема чыгармас.

– Нинди проблема? – дип, тагын шаркылдады директор хатын. – Күрмәдеңмени, ыштаны юешләнгән иде.

Шул көннән соң мәктәптә эзе суынды Роберт Замалиевичның.

– Каникулга чыгуга ук, авылга кайтарырга кирәк Амалияне, – диде ул хатынына. – Анда әле минем әбинең әнисе дә исән, мулла булып йөри, бисмилла булса да өйрәтер кызга.

Моңарчы авылны өнәп бетермәгән хатыны да бу нияткә каршы төшмәде.

– Кайтсын шул, – диде. – Анда сөт-катык… башкасы. Барысы да натуральный.

Авыл Алатыр шәһәреннән әллә ни ерак түгел иде. Ике йөз чакрымнар булыр. Тик кендек күптән өзелгән, хатыны да шәһәрдән булгач, Роберт Замалиевич анда урык-сурык кына кайткалап китә, җәйге ялларда алар йә Анталиягә, йә якын-тирәдәге шифаханәгә баралар. Тормышлары шулай бер көйдә иде. Менә бит… авыл искә төште. Роберт Замалиевич та, институтта укытып йөргән Луиза Маратовна да, әлбәттә, моңарчы үзләренең нинди диндә булулары турында уйланганнары юк иде. Әлепне таяк дип белмәгән килеш ничек уйланасың? Ләкин күз алдында бердәнбер баланы чукындырганда, кайдадыр эчтә ниндидер кыл сискәнеп куйды. Бигрәк тә Роберт Замалиевич… Ул, мәктәптән кайтканнан соң, төне буе йоклый алмады. Таң алдыннан төш күрде: зират капкасының баганасына сөялеп, мәрхүм әтисе елап тора иде…

…Амалия, иреннәрен кысып, әнисе белән салкын гына саубуллашты. Үзе шәһәрдә калды әнә, ә кызын – сөргенгә… Әтисе инде машинасын кабызган иде. Алатырдан чыккач, иксез-чиксез кырлар җәелеп киткән, әтисе дә иркенлекне тансыклаган, ахры, тезгенне җибәрде, моңаеп торган ташландык авылларны узып, машина алга чапты.

– Синең өчен бөтенләй яңа дөнья анда, – дип, әтисе кызын юатырга маташса да, Амалия аны инде ишетми, йокыга оеган иде. Авылга килеп җиткәнен ул сизми дә калды.

Шифер түбәле тәбәнәк кенә өйдән ике карчык ашыгып чыкты. Яшьрәге Амалиянең әтисен кочаклап алды.

– Руберт, кайттыңмы, таем!

Олырак карчык Амалияне җитәкләп алды, йомшак кына аркасын какты.

– Менә бит нәберәбез дә кайткан, Алланың хикмәте.

– Киленнең быел да эше тыгыздыр инде…

Шаулашып өйгә керделәр.

– Карт әби кайда соң? – дип, әтисе як-якка карады.

– Гөлҗиан әптәйнең килене ир олан тапкан. Шуңа исем кушарга китте анай, – диде олырак карчык. – Самавыр кайнаганчы кайтып җитәр. Әле торасыздыр бит?

– Иртәгә миңа эшкә. Бүген китәргә кирәк. Амалияне генә кайтардым. Ялга чыккач, иркенләп кайтырмын әле.

– Син шулай әтәсең дә… – Яшьрәк карчык күзен сөртеп алды. Амалия аны әтисенең әнисе дип юрады.

– Кызыңны апкайтуың яхшы булган, үзең дә беләсең, җәй көне бездә җан рәхәте. Тиздән җиләкләр өлгерер. – Олы карчык елмайды. – Тик анай аны бездән тартып алыр инде.

– Барыгызга да җитәр, – дип, әнисе белән әбисен юатты Роберт, үзе берни дә аңламыйча күзен тасрайтып утырган кызының сөеп чәченнән сыйпады. Самавырны өстәлгә куйдылар, куертылган каймак, сөт-катык, бал, бавырсаклар килде. Тик әбиләр самавырны борчырга ашыкмады. Кунак мәгънәле итеп сәгатенә дә караштырып алды.

– Хәзер кайтып җитә ул. Аңардан башка ризыклану килешмәс.

– Белә-әм…

Капка шыгырдаганы ишетелде. Амалия җитез гәүдәле берәүнең ишегалдына үткәнен күреп калды. Шул мизгелдә үк ул ишектән дә килеп керде. Барысы да урыныннан торды. Амалия дә калкынды. «Директор» монда шушы әби икән дип уйлады. Кортка өйдәге ике әбидән аерылып тора, өлкән булса да – юкса болары сикереп тормаслар иде! – күзе җемелди, җиңел сөякле, йөзе дә тарттырылган барабан сыман – бер җыерчык эзе күренми.

– Кемнәр, кемнәр кайтка-ан… – дип көйли-көйли, ул түргә үтте, андагы – күрәсең, аның өчен! – буш торган урындыкка килеп утырды, ике учын йөзенә китерде, шактый гына озак мыдырдаганнан соң: – Алла әкбәр! – дип бит сыпырды. Үзен гаҗәпләнеп күзәткән Амалиягә күз ташлап, торынына борылды: – Руберт улым, кызың амин да итә белми мәллә?

– Менә өйрәнергә кайтты бит инде, – дип, кызганыч елмайды торын.

– Ярар, ярар, яхшы булган, соң түгел әле. Әйдәгез, чәйгә сузылыгыз.

Амалия сизмичә дә калган – чынаякларда инде чәй тутырык, бер әби аңа бавырсак салып маташа.

– Бездә шулай эчәләр, – диде әтисе.

Сездә эчсәләр соң… Амалия иренен турсайтты, чәйгә кагылырга уйламады да. Күтәрелеп караса, «директор» әбинең күзе аңарда! Амалия ашыгып чәйгә иелде.

– Амилә кызыма бал ерак, – диде «директор», ике әби каударланып кыз каршына бал савытын шудырдылар. «Бик матур исем – Амилә», – диештеләр.

– Әле Гөлҗиан килене тапкан малайга Абдрахман дип кушып кайттым, анасы, күзен терәп, Артурмы, Амурмы дип тик тора, адәм ыстрамы. Нишләп мин үз балама үзем исем куша алмыйм, беля-асызмы, мин аны ничек авырттырып таптым, ди бит әле, миңгерәү. Тилибизыр карап азынганнар. Ничауа, тәртип урнаштырып киләм инде. – Ул торынына карап елмайды: – Миңа кадәрге мулла бик йомшак иде. Халаякка тәртип куялмады.

– Хатын-кызга мулла булырга ярыймы?

– Нишлисең инде, – дип иңен сикертте кортка, – безнең картларның җыенысыннан бер чырапычак чыкмый. Әлепне таяк дип белмиләр. Урыс арасы бит, бернишләп булмый.

– Авыр түгелме соң бу яшьтә?

– Яшемә ни булган? Аллага шөкер, яшьләргә биргесез әле мин! – Ул янәшәсендәге карчыкларга карап алды. Тегеләре аны җөпләп ияк какты. – Шушы җәйдә йөз тирәсе була, әлхәмдүлилләһи…

Ул мут кына каш сикертте.

– Бәрәкалла! – дип, карчыклар баш селкеде.

– Зур юбилей бит бу! Зурлап үткәрергә дә кирәк, – диде кунак. Блокнотына нидер язып та куйды.

– Авыр инде, авыр булмыйча соң. – Карчык торынының соравын онытмаган иде. – Тик хак юлга чыксаң, Алла ярдәм бирә ул.

Чәйдән соң әтисе китәргә җыенды.

– Ярар, кызым, сау бул, абикаларыңның сүзен тыңла.

– Нинди абика булыйм әле мин, – дип, Робертның әнисе ризасызлык белдерде. – Миңа «картәнәй» дисен!

– Миңа «әбекәй» дисә дә ярый, бик күркәм сүз, – диде урталыкта калган карчык.

– Әбекәй! – дип мыскыллы елмайды «мулла» әби. – Миңа Амилә «картый» дип эндәшсен! Мин үзем әбиемнең әбисенә шулай эндәшә идем. Пуняла, я – картый!

– Пуняла, – диде Амалия… юк ла, Амилә!

Картый кул аркасы белән коп-коры күзен сөртеп алды.

– И-и, – диде ул әллә нинди еламсыраган тавыш белән, – картыемны сагындым, нишләп ятадыр бер ялгызы. Ямансудыр аңа, ә?

Амалиянең әтисе, ни әйтергә дә белмичә, җилкәсен сикертте. Амалия исә үз уеннан үзе интекте: нишләп берүзе ята икән соң ул бик-бик карт картый? Кайда ята икән?

– Өстенә һәмишә таш куелмаган, – дип, тагын еламсырады кортка, – акча җиткерәлмибез һаман…

Роберт Замалиевич каударланып кесәсенә тыгылды, берничә кәгазь акчаны кыенсынып кына корткага сонды. Тегесе, кәгазьләргә күз дә төшермичә, гаять тә табигый хәрәкәт белән аларны эскәтер астына шудырды, ике кулын йөзенә китереп озак кына мыдырдады, аннары:

– Амин, кабул ит Руберт торынымның сәдакасын! – дип, тантаналы итеп бит сыпырды. – Картый риза-бәхил булып ятар, Алла теләсә.

…Әтисе китте. Амилә калды. Бернишләп тә булмый!

Иртәгесен картый аны таң белән уятты. Кызның торасы килмәде, әлбәттә. Каникулда да рәхәтләнеп йокламагач! Тибенеп тә карады, тырнарга да маташты, шулай сугыша торгач, йокысы качты.

– Йокы чүлмәге булмыйлар алай, – дип сөйләнде картый. – Кояш чыкканда йоклап ятсаң, беләсеңме ни була? – Ул кызның колагына иелде: – …йон чыкмый кала!

Кыз, әйе, Амилә урыныннан корт чаккандай сикереп торды. Картый нәберәсен кочаклап алды.

– Үсеп беткәнсең бит инде, йөрәк маем, күкрәгең дә әнә бөреләнеп килә. Бераздан, һии…

Ул аны ашыктыра-ашыктыра, кыстый-кыстый чәй эчерде. Үзе һич тынмыйча сөйләнә иде. Амилә инде аны аңлый да башлады сыман. Сүз сөрешен чамалый кебек иде ул аның. Тик әле авыз күтәреп кушыла гына алмый.

– Хәзер урманга барабыз, – ди картый. – Урман, пуняла?

– Пуняла, – ди Амилә.

– Әнә ул урман, авыл өстенә егылырга тора. Шунда бармыйча, авылда яталармы, юләр? Өйдә, шәһәрдәге кебек, үз исеңне иснәп…

Чыннан да, урман авылга ерак түгел икән. Һавасын сулагач, Амиләнең башы әйләнеп китте. Чәчәкле аланга килеп чыктылар. Картый иелеп үлән җыя башлады.

– Менә балтырган, мәле-мәле, ашап кара әле… Тәмлеме? – Ул болай гына кыстап калмый, табигать нигъмәтләрен кызның авызына ук тыга иде. – Һи, сез аның тәмен беләсезмени… Менә кузгалакны кап әле! Төкермә, юләр… Менә монысы – юа… Яле-яле, суган тәмәтәме берсәк?

Картый артыннан кичкә кадәр йөри-йөри, Амилә алҗыды, аяклары сыдырылды, черки талады.

– Бераз тамак ялгап алыйк, – диде картый, төенчегеннән ипи кисәге, ике пешкән бәрәңге, ике йомырка чыгарды. Андый тәмле ризыкларны Амиләнең беркайчан да татыганы юк иде! Ашап алганнан соң, ял итеп алдылар. Күк йөзе шундый тирән һәм серле. Болытка утырып, ак сакаллы Алла бабай килеп чыгар кебек. Картыйның Алла бабайны күргәне бар микән? Күрсә дә күргәндер, ул бит үзе дә бик карт икән, йөзгә җиттем, диме… Алланың улын да беләдер әле.

– Алла ул – берәү генә, аның улы да юк, хатыны да. – Әллә Амиләнең уен укый инде ул? – Ул бит кеше түгел үрчергә. – Картый торып басты, җыйган үләннәрен икегә бүлеп бәйләде. Кечкенәрәк бәйләмне Амиләнең җилкәсенә салды, зурысын үзе күтәрде. – Кайтырга вакыт. Югалтканнардыр безне. Әле Хәйрүшләргә ашка барасы да бар.

Бәйләм җыйнак булса да, аны күтәреп бару кызга кыенга килде, йөкне ул әле уң җилкәсенә, әле сулына күчерде. Ә картыйның исендә дә юк – юырта гына! Йөрешен үзгәртми генә сүзгә кереште әле:

– Исеңдә калдыр, кызый, сорасалар, әйт: Аллаһ – берәү генә! Аллаһ мәңгелек. Аны беркем тудырмаган, Ул беркемне тудырмаган. Һәм Аның тиңдәше юк.

Амилә йөгерә-атлый моңа кадәр гадәти булмаган сүзләрне кабатлады: «Аллаһ – берәү генә! Аллаһ мәңгелек…» Ул да булмады, картый бөтенләй ят телдә көйләп җибәрде: «Күл һү Аллаһу әхәд, Аллаһу сәмәд…»*

Амилә үзе дә сизмәстән картый артыннан кабатлый башлады, адымнары җиңеләйде, иңендәге үлән бәйләме дә бөтенләй онытылды. Ул бу халәтне олыгайган саен еш искә төшерер, ләкин серенә төшенә алмас… Ниндидер бер сәмави кодрәт аны үз ихтыярына алган һәм очыртып алга алып бара иде. «Күл һү Аллаһу әхәд», – дип кабатлады ул һәм йөрәге белән аңлады: Аллаһ берәү генә һәм Ул мәңгелек!

Кайтуларына капка төбендә озын буйлы, ябык бер ир-ат көтеп тора. Ул тәмәке тарта иде, ахрысы, боларны күргәч, тәмәкесен каядыр яшерде.

– Нигә көттерәсез инде, муллаттәй, кунаклар күптән җыелды, Курән укыргае, – дип каршы алды ул аларны. Үзе озын булса да, тавышы шактый сыек чыкты.

* Коръән-Кәримнең «Ихлас» сүрәсе (112).

– Бар, бар, елап торма, кайта тор, менә нәберәбез белән бик тиз килеп җитәрбез.

– Беләбез инде сезнең тиз дигәнне, – дип зарлана-зарлана, адәм тәганәсе китеп барды.

– Үзегез укый белсәгез, көтмәс идегез! – дип, картый кычкырып калды.

Алай да бик кичекмәделәр, җәһәт кенә юынып, киемнәрен алыштырдылар да мәҗлескә килеп тә җиттеләр. Өй эче урталай чаршау белән бүленгән, карчыклар – түр якта, берничә карт-коры ишек катына урнашкан иде. Әлеге бабайларны күргәч, Амилә имәнеп китте. Берсе, авызын каплап, минут саен горык-горык йөткерә, чигәсендәге тамырлар шартлардай булып кабарып чыга, икенчесенең күзеннән бертуктамый яшь ага, ул аны керле кулъяулыгы белән ара-тирә сөрткәләп тора. Өченчесе… Тик боларны күзәтергә вакыт юк, картый Амиләне алга әйди. Табын идәндә, алларына кызыл башлы сөлге салып, кайсысы аяк бөкләп утырган, кайсысы хәтфә тышлы күпчеккә таянган. Аларны аягөсте торып каршы алдылар. Картый Амиләне янәшәсенә – түргә утыртты. Өстәлдәге ризыклар әле юка япма белән капланган; муллаттәй каршына нәни савыт белән тоз куелган. Ул җайлап утырды да, тамагын кыргалап торгач, дога укый башлады: «Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рәхииим…» Амилә табын тирәсенә җыелган карчыкларны күзәтә башлады. Һәрберсе «менә мин кем!» дигәндәй кукраеп утыра, вакыт-вакыт чәчләренә үргән чулпыларын чылтыратып ала. Борын астыннан гына нидер сөйләшеп алалар үзара. Шундый эре булып кылансалар да, ара-тирә картыйга сагаюлы караш ташлап алалар. Хөрмәт итәләр, димәк. Амилә ирексездән картыйны янә үзләренең директоры белән чагыштырып алды. Директордан да һәммәсе шүрли мәктәптә. Ләкин ул үзгә бертөрле шүрләү, курку катыш… Ә монда картыйга карата ниндидер сокланулы шүрләү иде. Амилә, үзе дә сизмичә горурланып, аңа карады: бер башка югары утыра иде картый! Әнә бит ул нинди олы, ничекләр матур итеп борын эченнән суза: «Әл-хәмдүлилләәһи раббил-гааләмииин…»

Табында өч самавыр гөжләп кайнап утыра иде. Картый, үрелеп, янәшәдәгесенең торбасына лимон кабыгы салды. Өйгә, борын эчләрен кытыклап, хуш ис таралды. Бик озаклап, тирләп-пешеп, чәй эчтеләр. Әбиләрнең шиңгән йөзе терелеп, бит урталарына шәфәкъ яктысы йөгерде, маңгайларына чәчрәп чыккан бөрчек-бөрчек тир тамчыларын кызыл башлы сөлгегә сөртә-сөртә, әллә кайчан булган хәлләрне кичә генә кичергәндәй сөйли-сөйли, самавырны егып салганчы и кинәнде карчыклар. Аннары табынга табак белән ит килде, киленчәкләр һәркемгә токмачлы аш өләште. Тутырган тавык чыкты, какланган каз… Амилә китерелгән ризыкның санына чыга алмады, ялыкты, урыныннан торып тышка йөгерәсе килә башлады. Тик картыйны калдырып ничек йөгерәсең? Әнә ул тагын балда катырылган һавалы камырны аның авызына китерә: «Кәләвә! – ди, – кап әле, наныем, сиңа тансык ул». Амиләгә авызын ачасы гына кала.

Амилә, картыйга ияреп, җәй дәвамында шундый мәҗлесләргә еш йөрде. Ул моңа шундый күнекте, мәҗлес озаграк булмый торса, күңеле нык төшә иде. Сыйланып йөрү, матур сүзләр ишетү җанга сары май булып ятса, сәдака өләшү дә ошый иде Амиләгә. Муллаттәй белән янәшә утырган шәкерт кызга әби-чәби яхшы ук тамыза, әбекәе махсус тегеп биргән капчыгы тулып килә иде инде кунак кызның.

– Яле, – дип, мәҗлес кызып кына җиткәч, картый Амиләгә эндәшә: – нәберәм, йөрәк маем, «Күл һү Алла»ны укып бир әле боларга, шаккатсыннар! – Һәм ул сыңар кулы белән тирә-ягын ханбикәләрчә иңләп ала.

Кем шаккатсын инде, мәҗлес саен шул хәл! Картыйның әмиранә кулы хәлсезләнеп итәгенә килеп ятуга, Амилә борын эченнән генә сузып (Мисыр мәкаме, ди картый) көйли башлый: «Күл һү Аллаһу әхәд, Аллаһу сәмәд…»

Сүрә озын түгел, шуңа Амилә ашыкмыйча көйли, авазларны рәхәтләнеп суза, һәр мәҗлестә үзеннән яңа аһәңнәр өстәргә тырыша. Әбиләрнең исе китә, «машалла» да «бәрәкалла» дип, шәһәр кызын мактыйлар. Хуҗабикә урысча сөйләнеп йөргән оныкчасының кеше-кара күрмәгәндә йомшак җиренә чәбәкләп ала, тегесе сөрән ярып урамга чыгып йөгерә, тышта әле аның ачы тавышы озак яңгырый.

Ләкин Амиләнең аларда эше юк, картый аны үз кырыннан ерак җибәрми. Иртә таңнан алар икәү урманга китә, кайтуга бакчада эшлиләр, урамда тырай тибәргә кызыйның вакыты юк иде. Көннәр шулай үтә торды.

Беркөнне төш вакытларында алар өенә өч ир-ат килеп керде. Карчыклар шактый ук шомландылар да бугай. Нигә халыкка әфьюн таратасың, дип, элекке замандагы кебек алып китсәләр картыйны? Аллам сакласын, әллә ни көтәргә була болардан.

– Айнизямал Мухаметзяновна здесь проживает?

– Амиләне качыр! – дип кычкырды әбекәй. Аның кычкыруында да мантыйк бар, бу вакытта инде Амилә «Колһуалла»дан «Әлхәм» сүрәсенә барып җиткән иде.

Бераздан аңлашылды: район үзәгеннән үк картыйны йөз яше белән котларга килгәннәр икән. Түшенә «Йөз яшь!» дигән медаль дә тактылар. «Алатырдан сезнең өчен махсус ясатып кайтарттык», – диде башлыклары – депутат. Берсе медаль такканны черт-черт сурәткә төшерде. Гәҗиткә чыгарабыз, диделәр. Карчыкларның аңа исләре китмәде, авылда гәҗит алучы кеше юк иде. Озак тоткарланмады чакырылмаган кунаклар, саулык-сәламәтлек, озын гомер теләп, дөбер-шатыр килеп чыгып та киттеләр. Картый тагын нәрсәгәдер өметләнгән иде дә – йөз яшькә бит һәркем барып җитми! – нишлисең, медаль дә – бүләк. Кулъяулыгына төреп, сандыгына салып куйды.

Амилә авылдан китмәскә булды. Шәһәргә кунакка гына баргалап килер ул, әлбәттә. Әти-әнисен күреп… Тик кеше исәпли, тәкъдир хисаплый, диләрме әле? Август аеның соңгы көннәре иде. Әтисе, иртәгә авылга кайтасын белдереп, телефоннан чылтыратты. Өч карчык та, тыз-быз килеп, кунак каршыларга әзерләнә башлады. Картый йомыркалар алырга дип кетәклеккә менеп киткән икән. Шунда баскыч әйләнеп киткән дә… Картәнәсе белән әбекәе аны, мышный-мышный көчәнеп, өйгә алып керделәр, караватына салдылар. Амилә дә булышты. Дөресен әйткәндә, картый авыр түгел иде. Җиңел иде ул. Ыңгырашмады, тып-тын гына ятты. Амилә, аның чатнаган иреннәренә юеш сөлге тидереп, янәшәсендә утырды. Ул аны үләр дип уйламады да. Аның картые бит ул! Үлемне күз алдына китерә алмый иде Амилә. Ләкин күзаллый да кебек үзе, тик бит картый аңа бирешеп торамы инде? Әле бит аларның кичкә бәби туена барасы бар.

Икенче көнне әтисе кайтып җитте. Ул Амиләне алырга дип кайткан иде. Картыйның урында ятканын күреп, бик пошынды. Нишләргә белми, өйдә ары-бире йөренде. Өмет юк… өмет юк. Аны мондый хәлдә ташлап китәргә дә әллә ничек… Нишләргә?

Картый аның гасабилануын аңлады, әлбәттә. Ишарәләп янына чакырды.

– Алып кит Амиләне, – диде ул, газаптан чәрдәкләнгән авазларны өзек-өзек чыгарып. – Бәхил булыгыз.

– Торыйк әле бераз, – дигән булды әтисе.

– Әле мин берничә көн җәфаланам. Көтмә. Амиләнең дә исән килеш исендә калыйм.

– Тереләсең әле син, картый. Моңарчы үлмәгәнне…

Картый елмайган кебек булды. Учында йомарланган кәгазь акчаларны торынына сузды: «Өлгермәдем. Үзең куярсың инде ташны…»

Күзен йомып, озак кына эндәшми ятты. Амилә мышык-мышык елый, әтисе кырын-кырын сәгатенә карап ала…

– Сандыктан… мидалны… Килен! – Картәнәсе, зур сандыкны ачып, теге депутат абый алып килгән медальне алып килде.

– Амилә, – диде картый. – Менә бу сиңа…

Амилә медальне учына йомарлады.

– Йөз яшенә җиткәч, син дә аны нәберәңә тапшырырсың.

Машина, моңаеп торган ташландык авылларны узып, киң кырлар аша Алатырга ашыкты. Әтисе: «Амалия, Амалия», – дип эндәшеп караган иде дә, кыз йоклаганга сабышып җавап бирмәде. Сөйләшәсе килми иде аның. Күңелен картый турында уйлар биләп алган иде. Ничек икән аның хәле? Тиздән Аллаһы Тәгалә белән күрешәм, дигән иде бит. Ул күрешер дә. Үзе дә бик өлкән яшьтә бит. Фәрештәләр кабул итәр, юлын бүлмәсләр. Аллаһы Тәгаләгә нәрсә әйтер икән картый? Амилә турында берәр сүз кыстырыр микән? Ул елмаеп куйды. Әллә ул картыен белмиме? Кыстыру гына түгел, авыз тутырып әйтер: Амилә бик тәрбияле, тәртипле кыз, дияр. Синең бер һәм бердәнбер булуыңа ышана ул, дип тә өстәр.


Фикер өстәү