Ничек алданмаска?

Юридик ярдәм күрсәтүче ялган оешмалар, кулланучылар хокукларын бозу, сыйфатсыз хәмердән агулану. Казанда узган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә халыкны әнә шулардан яклау турында фикер алыштылар. Әлеге чарада Белоруссия, Казахстан һәм Болгария белгечләре дә катнашты.

«75 миллион сум кайтарылды»

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе ел саен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсенә бәйле 9 меңнән артык шикаять кабул итә.

– Халыкта хакимият органнарына ышаныч арта. 2005 елда идарә халыктан 1 мең мөрәҗәгать кабул итсә, хәзер бу күрсәткеч 9 меңгә җитте. Безне ялган юридик оешмаларның күп булуы да борчый. Алар дәүләт органнарына шикаять язып биргән өчен зур суммада акча ала, – дип сөйләде Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Россия кооперация университетының Казан кооперация институтында узган чарада.

Идарә җитәкчесе сүзләренә караганда, сыйфатсыз товар сатучы һәм хезмәт күрсәтүчеләрдән еш кына яклаучысыз кешеләр зыян күрә. «Ел дәвамында аз керемле кешеләр һәм пенсионерлардан 2 мең чамасы мөрәҗәгать кабул иттек. Узган ел гына судларда 1,5 мең чамасы утырышта катнаштык. Зыян күрүчеләргә 75 миллион сум акчасын кайтарырга ярдәм иттек. Шуның 3 миллион сумы – рухи зыян салган өчен. Әмма намуссыз кешеләр алдауның яңа, тагын да хәйләкәррәк ысулларын таба», – диде Марина Патяшина.

Булса, сыйфатлы булсын 

Конференциядә агулы хәмер проблемасына аерым тукталдылар. Билгеле булганча, Самара өлкәсендә җитештерелгән сидр эчеп, күрше төбәкләрдә 30дан артык кешенең гомере өзелде, 100дән артыгы хастаханәгә эләкте. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе  Розалия Арсланова республикада Самара сидры белән агулану очраклары теркәлмәгәнне искәртте.

– Бездә читтән кертелә торган алкоголь продукциясе җитди контроль аша уза. ЕГАИС мәгълүматлары буенча, ул хәмер безгә бөтенләй кертелмәгән, – диде ул.

Әмма проблема кала бирә. «Өйдә ясалган спиртлы эчемлектән агулануның коточкыч очраклары булды. Шуны аңларга кирәк: кеше барыбер теләгәненә ирешергә тырышачак. Үзе ясаячак яки сыйфатсызын кибеттән сатып алачак. Бу бик начар», – дип сөйләде Дәүләт Думасы депутаты Мария Бутина.

Аның сүзләренә караганда, бу проблема кечкенә авылларда аеруча кискен тора. Чөнки анда яшәүчеләрнең район үзәгендәге зур кибеткә барып сатып алу мөмкинлеге юк. «Бу проблеманы, бәлки, автолавкалар хәл итәр иде. Әмма спиртлы эчемлек лицензияле һәм контрольдә булган очракта гына», – диде ул.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү