Татарстанда 5 яшьлек кызны талпан тешләгәннән соң кичекмәстән табибка бару гомерен саклап калган

Чаллы инфекцион хастаханәсендә талпан энцефалитының расланган очрагы теркәлгән: зыян күрүче биш яшьлек кыз.

Талпан Мөслим районында баланың  күзенең тышкы почмагытирәсен тешләгән. Зыян күрүчене Автошәһәрнең медицина учреждениесенә югары температура, косу, баш һәм эч авырту белән алып килгәннәр. Балада менингит булуына шикләнеп, умыртка баганасына пункция ясаганнар. Ул вирус эләгүне һәм  диагнозны раслаган. Бу талпан энцефалитының менингеаль формасы була.

Балага вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү аның гомерен саклап калган. Кызчык ике атна дәваланганнан соң өенә чыгарылган. Ул алга таба да күзәтү астында булачагы турында әйткән хастаханә инфекционисты Сергей Хабаров.


Фикер өстәү