Якутларга киткән вакытлар… (хикәя)

 Мәҗбүри ассимиляциядән исән калган соңгы милләттәшләребезне сыен-дырган татар резервациясе. Илләр, халыкларны бер түбә астына куып кер-теп стройга тезгән, бер тел, бер мәдәниятне генә гамәлгә куеп маташкан Дөньяви хөкүмәт. Танымаслык булып үзгәргән табигать. Бу – булуы мөмкин, тик булмавы мең кат хәерле киләчәк… Антиутопия элементлары кергән әлеге әсәр килер дәверләрнең үтә дә хәвефле булу ихтималын искәртә.

 Институттагы серле лаборатория, вакыт аша үтү мөмкинлеге туды-рып кына калмый, повестьның төп герое Зөфәргә, 95 ел вакыт үткәннән соң яралачак вазгыятьне, үз туган авылы мисалында, барып күреп кайтуны да чынга ашыра. Укучыга тәкъдим ителгән кыска өзектә Зөфәрнең киләчәк кешесе – яңа гүзәл танышы Алинә белән корган әңгәмәләре, егеттә уянган хисләр, аларның яңа күрешүгә өмет тотып хушлашуы бәян ителә.

 Якутлар табыладыр вакыт белән,

Вакытлар табылмыйдыр якут белән.

(Габделҗаббар Кандалый)

 О tempore, o mores!

 (Вакытлар, тәртипләр, диген…)

Борынгы латин әйтеме

 

…Әңгәмә икесе дә белгән телдә барып, кызга җавап шул телдә бирелсә дә, үзе әйткән соңгы сүз егетнең колагында татарча да яңгырады. Һәм ул үзе дә абайламастан, таныш җыр сүзләре искә төшеп, татарча сөйләп китте:

– Күптән инде, күптән очрашкан юк. Хәтерлимсез бергә чакларны…

– Сез кайсы телдә сөйлисез? – Кыз, сәерсенеп, Зөфәргә карады.

– Бабаларыбыз телендә, Алинә, татар телендә.

– Ә сез аны каян беләсез?

Сорау кунак егетен инде гаҗәпләндерми иде. Әңгәмәдәше телне белсә, һич югы аңласа, ихтимал, гаҗәпләнер сәбәп булыр да иде. Шулай да арала-шуның үзе теләгән якка керүенә ул сөенде.

– Без – яшьтәшләр. «Син»гә күчсәк яхшырак булмасмы? – Зөфәргә шушы минутларда элекке, монда килгәннән соң югалып, каядыр китеп торган көләчлек, ниһаять, киредән әйләнеп кайтты. Ул соклану һәм дә елмаю тулы күзләре белән Алинәгә текәлеп һәм тутырып карый алды.

– Мин риза. – Кыз, аның карашыннан аз гына читенсенгәндәй итсә дә, аска төшергән озын керфекләрен кире күтәреп, шулай диде. – Телне белүең каян?

– Балачактан ук беләм. Без – татар кавеменнән, үз халкыбызның телен дә, тарихын да, мәдәниятен дә белергә тиешбез дип уйлыйм. – Зөфәр, битлеген әлегә салмаган булса да, үзенең «резервация вәкиле» икәнен әйтеп, яңадан катлы-катлы алдашуларга кереп китмәскә карар кылган иде. Кызның әтисе алдында ул әле дә кыенлык сизә иде. Алдашу кайсы дәвердә дә алдашу инде. Алинәгә ачыласы, үзенең каян һәм нинди максатлар белән килеп чыкканын белдерәсе килү теләге көчәя генә барды.

– Минем дә танышларым арасында татарчаны белгән бер кеше бар. Тик аның очрагы аерым. Ләкин башка яктан алганда, инде беркем дә сөйләшмә-гән телне белү артык хаҗәт микән соң? Латин телен дә махсус өйрәнгән кеше юк ич, медицинада кулланылса да. Аерым сүзләр, терминнар өчен генә тотыла.

– Телләр белү файдага гына. Күбрәк тел белгән саен яхшырак. Үз туган телеңне белми яшәү кешене гел дә бизәми, дигән фикердә мин. Аны өйрәнүгә, телнең кабат кулланышка кайтырына, тулы канлы тел булырына өмет арта…

– Хыял белән яшәгән кешеләр ошый миңа. – Кыз, кояштай елмаеп, Зөфәргә карады. Чыннан да кояш кебек иде ул: ак чәчәкләр сибелгән сары күлмәк, саргылт-көрән чәч, күз явын ала торган мөлаемлык. – Тик, чынбар-лыкка кайтканда, без әле сөйләшеп барган тел дә тагын берничә дистә елдан калмаячак, бетәчәк. Глобализациянең яңа – өченче этабына кереп барабыз.

Егетнең үзе өчен яңа, әле юньләп таныш та булмаган чынбарлыкта глобализация ише сүзне ишетермен дип уйламаган иде. Бигрәк тә шундый чибәр, гүзәл буй-сынлы кыз авызыннан. Егерменче гасырда яралган, егерме бердә дәвам иткән чирнең егерме икенче гасырда да яшәвен чамалавы авыр булмаса да. Кызык, аның өченче этабы нидән гыйбарәт икән?

– Глобализация – байлыкка, комфортка омтылудан туган, кеше үзе, аның мин-минлеге барлыкка китергән продукт. Җимергеч продукт. Ул туфан булып күпме мәдәниятләр, телләр өстеннән узды. Глобализациянең җан дус-лары – карунлык белән эгоизм ничә мең еллар һич бер кыерсыту күрмәгән, бәлаләрсез яшәгән күпме җан ияләрен, үсемлекләрне мәңгелеккә озатты… – Зөфәр кызыбрак китте.

– Табигать артык тырышкан шул – кирәген дә, бик үк кирәк булмаганын да яраткан. Бөҗәкләрнең генә дә миллионнан артык төре булган, дип укыган идем берсендә. Шул тиклем күптөрлелек күзәтелгәч, кемнәрдер, нәрсәләрдер юкка чыкмый калмый инде. Көндәшлек, яшәү пространствосы өчен көрәш – эволюциянең аерылгысыз өлеше бит.

– Глобализциянең эволюциягә катнашы юк, Алинә. Хәтта әйтер идем, ул нәмәрсә – эволюциянең кан дошманы. Табигать яратканны табигать үзе генә юк итәргә хокуклы: бер генә үлән дә, бер генә чикерткә дә, суалчан да кемнеңдер комагай хаҗәте үтәлсен, дип илле, йөз, йөз илле ел эчендә юкка чыгарга тиеш түгел. Тел, гореф-гадәтләр хакында әйткән дә юк. – Зөфәрнең киләчәкнең шушы якты карашлы гүзәл кызының үз инанулары белән киле-шүен, аны аңлавын бик тели иде. Ләкин Алинә, күрәмсең, үз заманын ничек бар, шулай кабул итә, барын да дөрескә саный, бирешергә исәпләми.

– Син әйткән закон үтәлсә, динозаврлар бүген дә безнең котны алып янәшә яшәр иде. – Алинә, күзләрендә шаян очкыннар чыгарып, чын кызларча рәхәт итеп, чыркылдап көлеп куйды.

– Динозаврлар табигый бәла-казалар аркасында юкка чыккан. Ә үсемлекләр белән бөҗәкләр, кошлар белән хайваннар кешенең үзе хакында гына кайгыртуы сәбәпле бер-бер артлы югала. Кеше затының алай кылануы бер дә дөрес түгел.

– Син хаклыдыр да бәлки. Шулай да ниндидер елан-хәшәрәтләрнең җирдә калуында ни файда? Әле агулы да булсалар?

– Табигать барлыкка китергән икән, димәк, алар кирәк. Кеше ашкынып, шикле технологияләр кулланып, алны-артны карамый хуҗалык итә башлаганчы алар ничә мең, миллион еллар буе яшәгән. Беркемгә дә кома-чауламаган. Дөньяда – һәркемнең үз урыны, үз ризыгы…

– Ә классик әйткән «Табигать гыйбадәтханә түгел, остаханә…» дигән сүзләр?..

– Ике гасыр элек яраган ул шигарь искерде генә түгел, асылын да үзгәртте. Егерменче гасырдан башлап кешеләр, акыллары булса, табигатьтә нәкъ менә гыйбадәтханә күрә башларга тиешләр иде. Күрмәделәр, аны төрле-чә басымчаклауны дәвам иттеләр. Нәтиҗәләрен бүген сукыр кеше дә күрә булыр. Тышкы дөнья, табигать барлы-юклы йөз, ике йөз ел эчендә безгә терәк булудан туктады. Ул хәзер безгә каршы. Чөнки без аның өметен акламадык – кеше, үзен акыллырак санап, үзен бар иткән тирәлек белән бөтенләй исәпләшми башлады. Ә бит безне урап алган дөнья, биосистеманы акылы, зиһене булган тере организм, диләр. Һәм ул сакланырга гына түгел, һөҗүмгә күчәргә дә мәҗбүр. Мәсәлән, шул ук глобаль җылынуны эшкә җигеп. Яисә яңа вируслар тудырып – без юньләп белмәгән микродөнья тулы-сынча аның карамагында. Тышкы тирәлек, табигать бездән акыллырак һәм дә көчлерәк. Ул бездән котылу ягын караячак һәм котылачак та.

– Нинди куркыныч фаразлар. Тик бөтенләй килешмәү дә мөмкин түгел. Глобаль җылыну китергән бәла-казаларда һәммәбез дә хәбәрдар анысы. Тик ул күренештә элегрәк яшәгән буыннар күбрәк гаепле түгелме икән? Синең мантыйкны дәвам иткәндә, вазгыятьне башкача да аңлатып була: кешелек, элек үк – углеводородларны күпләп яккан чорларда ук, үзен юкка чыгарачак программаны эшләтеп җибәргән дә, пассив күзәтче ролендә шул процессны күзәтеп тора.

– Менә бит, ниһаять, икебез дә бер сүз сөйли, бер дулкында аралаша башладык.

– Миндәге кирелек белән үзем дә аптырыйм. – Алинәнең кыйгач күзлә-ре нур бөркеп елмая иде. – Йә ышандыра беләсең, йә башка берәр сәбәп…

Алар улак буйлап агучы Зөфәргә инде таныш инешкә килеп җиттеләр. Инеш һаман да элеккечә салмак кына чылтырый иде. Чылтырамый хәле юк агымсуның. Ясалмага әверелдерелгән, бетонга охшаш ят материалга төрел-гән, кечерәйгән очракта да үзе булып кала ул. Улакның берсе тәмамланып, икенчесе – азга гына тәбәнәк урнашканы башланган урындагы бусагаларда яралган кечкенә шарлавыклар җанга якын тавыш белән шаулый, чылты-рыйлар иде.

Ерганакка калган инеш аша салынган матур курчак күпер янәшә булса да алар анда менеп тормадылар. Зөфәр кызны кулыннан алган хәлдә, улак аша сикереп кенә чыктылар. Егет учына икенче тапкыр яткан нәфис кулны икенче як ярга чыккач та җибәрмәде. Алинә дә ашыгып тартып алмады. Киресенчә, йомшак озын бармаклар Зөфәрнең учын әле аз гына кыскандай иттеләр дә кебек. Инешне кичеп, биш-алты адым узгач кына куллар кулдан аерылды.

Шунда Зөфәр тәвәккәлләде. Биләүдә чакта үк алып киткәннәр, фәлән-төгән, дип гүзәл затның гүзәл күзләренә төтен җибәрү өченме ул биредә? Алинә хакыйкатьне, ул артык гаҗәеп кимәлдә булса да, кабул итәчәк, аңа ышаначак. Тик шулай да башта дежур сорау биреп карарга булды ул.

– Сиңа мин киенгән кием гаҗәбрәк тоелмыймы? Мине каян, кай тараф-лардан бирегә килеп чыккан дип уйлыйсың?

– Дөнья зур, шәһәрләр күп, туган җирен якын иткәннәр бирегә каян да килеп чыгарга мөмкин. Магнит мендәрле юл буйлап көненә йөзәрләгән электромобиль уза авыл кырыеннан. Киемеңә килгәндә, бераз ятрак, башка, искерәк модага ияреп тегелгән кебек, тик һәркем үзенә ничек ошый, шулай киенә. Аның өчен кешене гаепләп булмый.

– Алинә, киемем генә түгел, мин үзем дә бик иске кеше.

– Моны ничек аңларга?

– Мин үткәннән килдем. Туксан биш ел элек булган көннәрдән. – Зөфәрнең әле тагын син минем оныгымның оныгы белән яшьтәш, дип тә өстисе килгән иде. Чибәр кыз янында алай ук тугарылып китү, бабайга әйләнү ярамас, ике арада, мөнәсәбәтләрдә яралып килгән җылылыкны юкка чыгарыр, дигән уй гына аны чабуыннан тотып калды.

– Безнең бүгенге кунак әле шаяртучан да булып чыкты…

– Әтиең белән аралашканда бәлки шаяртканмындыр да. Бүтән алай кыланасым килми. Егерме беренче гасыр башы кешеләреннән кайнар сәлам сиңа…

Моңарчы елмаеп сөйләшкән кыз аңа җитди итеп карап куйды. Әлбәттә, ышанмады.

– Ник әле унберенче яисә унбишенче гасырдан түгел ул сәлам?

– Мин җитди сөйләшәм. Егерменче йөздә, аның ахырында да андый мөмкинлек әле булмаган. Мөмкинлек тууга мин менә сезнең хозурда…

Эчке бер тоем белән Зөфәр сиземләде: ышануы кыенрак булса да, яңа танышын алдакчы итеп кабул итәсе килми иде кебек кызның.

– Мин сине резервациядә туып үскән кеше дип уйлап бара идем. Вакыт буйлап сәяхәткә чыккансың, димәк. Шулай да булсын. Андыйны мөмкин эш дип ишеткәнем бар. Ә ни өчен нәкъ менә Ташлыярга? Ник башка җиргә түгел? Ник безне, безнең йортны сайлап алдың? Мине монда алып чыгып үртисең килепме? Шаяртасың килеп сөйлисең, ахры, боларны. – Алинәнең йөзенә кабат елмаю кайткандай булды.

– Чөнки мин чыннан да шушы авылда дөньяга килгән кеше. Тик моннан йөз дә унбиш ел элек. Туганнан соң биредә унсигез ел яшәгән затмын. Һәм мин авылымны аз гына да танымыйм. – Зөфәр моны артык җитди, хәтта кырысрак итеп тә әйтте. – Танымауга әтиең сөйләгәннәрне дә китереп кушсаң әле…

– Минем сиңа ышанасым килә, тик…

– Авыл, ярар, үзгәрсен дә, тик аның тирә-ягы да бөтенләй үк башка – төз җирләр – түмгәк, түмгәк җирләр – төз дип котыла торган гына түгел. Урман-нар, агачлыклар, иген кырлары кая киткән? Кая гына карама, мин теләмәгән үзгәрешләр күзгә килә дә төртелә… Синең ышанмавыңнан бигрәк мине шулар гаҗәпләндерә.

– Ярар, әлегә ышанып торыйм инде алайса. – Кыз, хәйләкәррәк караш белән Зөфәргә карап куйды. – Сүзләрең чын икән, гаҗәпләнми хәлең юк. Барысы да элеккечә калса, тагын да ныграк гаҗәпләнер идең әле… Һәр дәвер-нең – үз манзарасы, үз кешеләре, үз тәртипләре. Ни өчен әле без үз акылыбыз белән яшәмичә, барысын да консервацияләп, әллә кайчангы тәртипләр белән яшәргә тиеш?

– Җирдә яшәп киткән буыннарны, бер, ике гасыр элек гомер иткәннәрне сезнең чор кешеләреннән гадирәк, беркатлы, акылсызракка чыгару, үзең дә сизәсеңдер, хата. Мин әле кайчакта, киресенчә түгел микән, дип тә уйлап куям. Без – син әйткән «борынгы»лар үз алдыбызга куйган бурыч гади һәм дә мәрхәмәтле – җирне, табигатьне, андагы күптөрлелекне, гүзәллекне саклап калу. Бары шул гына.

– Сезнең миссияне – ни өчен йөрүеңне, үзең әйткән сәяхәтнең максатын аңлый, сиңа да ышана башладым кебек. Бүгенге көннең, чорның ни өчен нәкъ менә сез теләгән кимәлдә булырга тиешлегенә дә бераз төшенәм. Үсемлекләр, тереклек ияләре күбрәк булсынга, исән калсынга, җирне элеккечә урманнар капласын, елгалар мул сулы булсынга тырышасыздыр. Иң кечкенә халыклар да яшәсенгә. Тик сез безнең хакта уйладыгызмы? Сез кертергә мөмкин, кертәчәк төзәтмәләр безнең бүгенге дөньяны гел башка, безнең өчен бөтенләй чит итәчәк бит. Без биредә андый үзгәрешләрне телибезме? Мин – Алинә, беркөнне йокыдан уянып китәм дә гел башка, ят дөньяны, башка чынбарлыкны күрәм. Уянып китәм дә, шул көннән башлап сез теләгәнчә теттереп татарча сиптерәм буламы? Бу бит мөмкин түгел.

– Алай түгел, Алинә. Җиһан үсеше, андагы үзгәрешләр, киләчәк өчен җан атучы галимнәр теләге тормышка ашкан җәһәттә, башка колея буйлап китәчәк. Барысы да салмак рәвештә үзгәрәчәк. Әти-әниең татарча аралашу сәбәпле, сабый чакта ук телең, Ходай кушып, татарча ачылачак. Чөнки җиһан бүтән юнәлеш сайлап, шуның нигезендә алга киткән булачак.

– Хәзерге мин урынына башка мин була, димәк. Мин – бүгенге көн-нең, бүгенге чынбарлыкның бер кисәкчеге юкка чыгачакмын, шулаймы?

– Син юкка чыкмыйсың. Бүгенге син ул – синең мөмкин вариантла-рыңның берсе генә. Тышкы шартларга, әйләнә-тирә мохиткә карап, җан иясе күпсанлы вариантларның берсе буенча үсеп формалаша.

– Димәк, мин, сезнең хәер-фатиха, тырышлык белән Алинәнең икенче номерлы версиясе рәвешенә керәчәкмен. Әллә егерме икенче номерлысы бу-лачакмынмы?

– Ничәнче генә булмасын, синең камил, киләчәге шәйләнгән дөньяда яшәвең кыйммәт, Алинә. Бөтен төс, бизәкләрен, күптөрлелеген саклаган дөньяда.

– Бар тирә-як, дөнья үзгәргәч, икенче тапкыр килүеңдә син мине эзләп таба да, күрә дә алмаячаксың икән. Исемем дә башка булса… – Кызның татарлыгы кычкырып торган кыйгач күзләрендә янә шаян чаткылар кабынды.

– Табачакмын, син йөз дә егерме икенче версиядә булсаң да тапмый калмам. – Бер үк вакытта шаян да, җитди дә булган шушы сүзне әйткәч, Зө-фәр, янәшә атлаган кызның сак кына җилкәсенә кагылды, аннары, кыюланып китеп, кулын аның нечкә биленә төшерде, биленнән алып, талчыбыктай сылу гәүдәне үзенә таба тартты. Шул чакта ул Алинәнең чәчләренең табигый, шул ук вакытта исерткеч исен тойды. Нәфис тәннең мизгелгә генә үзенә сыенып алуының бар ләззәт, рәхәтен татыды. Шул рәвешчә үзенең кызга мөнәсәбә-тен, бик тә ошатуын белдерәсе килде кебек аның. Кулын алгач, тәвәккәлләп, әйтте:

– Мондый гүзәлне тапмый мөмкин түгелдер ул. Андыйлар бары туган авылымда, Ташлыярда гына туа һәм яши…

Алинә сүзне башка яккарак борды:

– Кайчандыр авыл бик зур булган. Мин Ташлыяр тарихын глобаль базадан эзләп табып карадым. Йортлар саны гына да ярты меңнән артып киткән. Кеше дә күп яшәгән.

– Әйе, бигрәк тә егерменче гасыр башында. Халык саны ике мең ярымга җиткән чорда. Шул дәвердән бирле кечерәю, кимү бара. Хикмәт кеше санында түгел, хикмәт гармониядә. Кешеләрнең, халыкларның үзара һәм дә табигать белән санлашып яшәвендә. Бирегә килгәннән бирле чыпчыктан башка кош күрмәдем. Уш китмәле фәкыйрьлек. Чебен булып, алар да очмый. Чирәмгә ятып туйганчы бер аунармын дигән идем, анысы да, ихтимал, хыялда гына калыр.

– Йортлар янында бер дигән газоннар. Мин үзем дә аска ни булса да җәеп шунда чыгып утырырга яратам. Кайчагында җәеп тә тормыйм. Кайтып җиткәч сиңа да җәеп бирермен, алай бик тансыклагач. Чебен дигәндә, алар бар. Былтыр җәй берсе ике атна буе өйдә яшәгән иде, аннан соң каядыр югалды. Кошлардан соры түшле бер чыркылдык ел саен өй янына оя кора, күгәрченнәр сирәк кенә ашарга сорап килә…

– Чыркылдык дигәнең чыпчыктыр инде ул. Ә нәкъ шушы вакытларда басуны моңга тутыра торган тургай, балаларына кабаланып ризык ташучы яз хәбәрчесе сыерчык кайда? Карга, саескан, чәүкәләр ник күренми?

– Биредә андыйлар яшәми шул. Син санаган кошларның кайберләре турында ишеткәнем бар. Алар ихтимал башка урыннарда, йомшаграк климатлы тарафларда гына калгандыр…

– Алинә, син, әлбәттә, боларның барысына да күнеккән. Ә мин биредә фаҗига күрәм. Аңлыйсыңмы мине?

– Аңлыйм да кебек. Тик чебеннәр, башка бөҗәкләрне юксынганда аңламыйм да.

– Әтиең бал кортларының да санаулы, сирәк урыннарда, оазис ише җирләрдә генә калганлыгын әйтте. Мин сиңа шул кортлар хакында бер нәрсә сөйлим хәзер. Андый бөҗәк турында ишеткәнең булдымы?

– Әлбәттә, булды. Бал да авыз иткәнем бар. Файдалы җан иясе икәнен дә беләм. Тик безнең якта алар чыннан да юк шул…

– Ә минем дәвердә күп кеше умарта тота, бал аерта, кортлар болын-кырлардан нектар ташый иде. Кызурак көнне артык иркенәеп, авызыңны ачып йөрсәң, чагып китәргә дә күп сорамыйлар иде.

– Ышанам, булгандыр. Нәрсә сөйләмәкче идең?

– Менә тыңла. Сезнең буын онытып бетергән диннәр, шуларның берсе – мөселман дине кануннарын билгеләгән, кешене дөрес яшәргә өндәгән изге Коръән китабында, сүрә дип аталган бүлекләрнең берсендә: «Бал кортларына һичкем дәрес бирә алмас, ләкин кешеләргә бал кортларыннан дәрес алу ләзем», – дигән мәгънә, сүзләр бар. Бик тә дөрес сүзләр. Корт гаиләсе – табигать салган программа-инстинкт буенча, табигатькә бары файда гына китереп яшәүче үтә дә камил организм. Алар яшәешенең төп максаты, бал җыюдан да бигрәк, үсемлекләрне серкәләндерү. Ул эш башкарылмаса, үсемлек орлык яисә җимеш бирми – кеше рационына кергән күп төрле ризыклар юкка чыга. Биредә, сезне урап алган тирәлектә мин нәкъ шул сурәтне күрәм. Алдыгыздагы ризыклар йә ясалма, йә читтән китерелгән, биредә үсмәгән. Әлбәттә, бу хәлдә беренче сәбәп булып Җирнең җылынуы тора. Әмма һава торышы, климат үзгәрүне беренче кортлар сизә, беренче булып алар юкка чыга. Хәл үзгәрмәсә, бераздан сез оазис дип атаган урыннар да калмаска мөмкин бит. Нәрсә ашарга, ничек яшәргә җыенасыз?

– Зөфәр, төсләрне артык куертмыйсыңмы? Мин барысын да белмим, бу – егерме икенче гасыр, үсемлекләрне серкәләндерүнең башка юлын, әмә-лен тапканнардыр, балның да табигыйдан ким булмаган ясалмасын күптән җитештерәләрдер. – Кыз беренче тапкыр аңа исеме белән дәште. Бу хәл Зөфәрнең йөрәгенә сары май булып ятты. Ул инде аныкы төсле исемнәр кулланыштан төшеп калгандыр да, кыз ят исемне оныткандыр дип уйларга да өлгергән иде. Алай түгел икән бит. Шунлыктан җавапның да соңгы җөмләсен генә ишетте кебек.

– Чын балны ясалмасы беркайчан да алыштыра алмый, күпме тырыш-ма, бары суррогат кына килеп чыга. Әйтәсе килгәнемне әйтеп бетермәдем. Бал кортларына кайтканда, алар чыннан да дәрескә, өйрәтүгә мохтаҗ түгел – Изге китап дөрес әйтә. Тик кешеләр алардан дәрес ала, алар цивилизациясе кануннары буенча яши алмый дип уйлыйм. Кайберәүләр мөмкин дисә дә. Ни өчен? Чөнки корт цивилизациясе – катып калган тоталитар җәмгыять, анда иреккә дә, гаделлеккә дә урын юк. Умартада абсолют күпчелекне тәшкил иткән эшче кортның гомере нибары өч-дүрт атна. Ул канаты тузганчы эшли-эшли, нектарны ташый-ташый да, үлә, юкка чыга. Ул нәсел калдырырлык итеп тә яратылмаган. Кайткан балны ашап ятучы ана корт, аны аталандыру-чы соры кортлар эшләми, ләкин күпкә озаграк яши. Кешеләр арасында андый мөнәсәбәтләр урнаша алмый, тиеш тә түгел, чөнки без гаделлек категория-ләре буенча яшибез.

Әмма, шуңа да карамастан, кайбер галимнәр һәм сәясәтчеләр безнең чорда ук инде, кешелек гомерле, әйләнә-тирәгә зарарсыз булсын дигәндә аңа да корт оясындагы тоталитарлык кирәк, дигән теория әвәләгәннәр иде. Күңелемә шик төште әле менә: биредә – егерме икенче гасырда, Дөньяви хөкүмәтләр оештыра-оештыра, ул теорияне гамәлгә ашырып ятмыйсызмы? Яткан очракта инде бөтенләй соңга калмадыгызмы? Табигатькә салынган зыян артык масштаблы: шаулап иген үсә торган күз күреме җирләр мүккә тартым сәер келәм астында пошлыгып ята. Болары – беренчедән…

– Аңладым. Бер, ике гасыр элек кенә дөрес яшәгәннәр, хәзер исә без кыек юлга кереп киткәнбез, гөнаһка батканбыз…

– Элекке вакытларда да тормыш хилафлы юлдан барган. Табигатькә, тереклек ияләренә, аның аша үзенә, үз токымнарына зыян салыр мөмкинлеге генә булмаган адәми затның. Салганда да күпкә азрак салган. Моннан унҗиде-унсигез гасыр элек үк яшәгән Хозер Августин дигән кеше: «Аллаһы тудырган дөнья камил. Бар начарлык та – кешедән», – димәс иде. – Алинәнең төртмәле сүзенә егет шулай тыныч кына, үзенчә дәлилле итеп җавап бирде.

– Ә икенчедән?

– Икенчедән, Табигать-ана, ягъни эволюция барлыкка китергән дикта-тура белән кеше төзегән диктатура арасында аерма ифрат та зур. Кешелек бары яңа «соры корт»лар хакимияте – башкалар хисабына яшәп, башкалар өстендә торган юньсез режим барлыкка китерергә генә сәләтле. Андый системадан табигатькә дә, халыкларга да, бәндәгә дә файда юк. Анда, биредәге кебек, чәчәкләр дә бары клумбаларда гына үсә. Табигать бар иткән диктатура гына дөрес, ул гына хаҗәт: бал кортлары Җирдә инде дистә миллион еллар оча. Ә кешелекнең кичкән гомере әлегә, күп булганда, сигез-ун мең ел. Ул үзен homo sapiens, ягъни аңлы зат дип атый. Әйе, ул аңлы. Аның хәтере, хис-кичерешләре бар, ул нәтиҗәләр ясый, чыгара белә. Тик ул үз ягына гына аңлы. Аңлы, тик акыллы түгел. Кайбер шартлар булганда гына акылга сәләтле. Тик андый шартларны «материалист»лар — матди якны гына кайгыртканнар тудыра алмый. – Зөфәр шул урында туктап калды. Һәм биш-алты адым үтүгә, озакка киткән җитдилектән качып, йөзенә үзенә хас көләч елмаю кайтарды да сүзне уенга борасы итте:

– Башкаларга ышанмаганда да, миңа – йөз дә унбиш яшьлек аксакал сүзенә син ышанырга тиеш.

– Бәяңне күтәрмә инде ул кадәр. Биредә син минем яшьтәш. Сөйкемле генә түгел, бик гыйлемле, акыллы да күренәсең. Соңрак кай якларың белән ачылырсың тагын? – Алинә аның шаяртуын аңлады һәм кабул итте. Егет әле башканы да аңлады. Әти кешедә дә, аның кызында да, шушы коточкыч үзгәрешләр кичергән дөньяда яшәүгә дә карамастан, яхшыны аңлау, аны начардан аеру, сиземләү сәләте, хәтта милли аң да, бик гаҗәп тоелса да, калган, бар кебек иде…

 

Санаулы вакыт тиз үтә. Алар янәшә атлаган, Алинә, аның җылы мөнәсәбәте, гүзәллеге, ихлас әңгәмәдәш булуы аркасында хәзер инде алай ук чит-ят тоелмаган кичке авыл урамнары, инеш суының салмак чылтыравы, егет белән кызның озакка сузылган, төрледән-төрле темаларга кереп киткән әңгәмәләре дә артта калды. Гадәти булмаган сәяхәтнең азагы якынлашканын искәртеп, егерме икенче гасырның яңа көне туды. Аның беренче сәгатьләре узып, Зөфәрләр дәверендәгедән бер дә аерылмаган, шундый ук якты да, кайнар да булган кояш шактый гына күтәрелергә өлгерде. Кунакка юлга җыена башлар чак җитте. Ул үзе белгән, алар «вакыт порталы» дип атаган, кичә килеп төшкән урынга, үзе билгеләп калдырган квадратка барып басарга тиеш иде.

– Без алынган проект ашык-пошык эшләнә торган гамәл түгел. Эш әле елларга сузылачак. Шунлыктан биредәге чынбарлык та тиз генә үзгәрмәс. Ничек яшәгән булсагыз, шулай яшәячәксез. Син дә әле хәтсезгә бүгенге Алинә булып калачаксың. Барысы да без дигәнчә барса, мин озакка сузмый гына тагын бирегә килеп чыгарга тырышырмын. Мине көтәрсеңме?

Кыз дәшмәде. Аның иелгән күзләрендә моңсулык иде. Ул күзләрен күтәреп, керфекләрен бер дә какмыйча, озак кына егеткә карап торды да башын үзенә каршы торган Зөфәрнең башына терәде. Алинә җавабын шул рәвешле бирде.

– Сине тәмам туйдырганчы, йә булмаса үзебезнең чорга урлап киткәнче аллы-артлы хәтсез йөрермен әле мин… – Зөфәр, үзендәге элекке гадәтне куып, киеренкелекне җиңәсе килеп, шаяртып алды.

– Икенче килгәндә озаккарак килергә тырыша күр, яме.

– Әлбәттә! Күчешләрнең куркынычсызлыгына тәмам инансак, сине үзебезнең чорга кунакка чакырсам, барырсыңмы, Алинә?

– Башта әйләнеп кил әле. Аннан соң сөйләшербез…

Бу кыска диалог ахырына алар инде тагын нәкъ кичәге кичтәге кебек, капма-каршы басып, күзләр томырылып күзгә баккан, куллар кулга тотынган хәлдә торалар иде. Шул мәлдә Зөфәрнең күңелен аңлашылмас кичереш биләп алды. Әле кичә кенә кайтып, күргәннәрен сөйләргә, бар дөньяга кычкырырга ашкынган егетнең бу минутларда биредән китәсе бер дә килми иде. «Һич югы тагын бер генә тәүлеккә ничек каласы соң?» Тик бу мөмкин түгел иде. Аның бары бөтенләйгә калу мөмкинлеге генә бар. Вакыт коридорына эләгү өчен билгеләнгән ноктага билгеле минутта, хәтта секундта барып басу мөһим. Монда калганда алар миссиясе уңышсызлыкка юлыгырга, хәтта ябылырга да мөмкин. Проектны шик астына кую һич мөмкин түгел. Калу – аңа ышанган, аны монда җибәргән кешеләргә хыянәт.

Егет артына соңгы тапкыр әйләнеп карады да адымын кызулатты. Күңеленә уелып калган сурәтнең кире бирегә әйләнеп кайтканчы сакланача-гын, күз алдында торачагын Зөфәр белә иде инде. Ул сурәттә өстенә сары җирлеккә ак чәчәкләр төшерелгән күлмәк кигән нәзек буйлы гүзәл кыз, җил тараткан чәчләрен бер кулы белән тотып, икенче кулын аңа тыйнак кына итеп болгый иде…

Наил Шәрифуллин

 

 


Фикер өстәү