Гөлсинә Галимуллина: «Кояшлы дала кызы»

Башы

Бер-берсенә кичә күргән төшләрен, кайберләре пышылдап кына егетеннән хат алганын яки берәр студентның үзенә күз салуын сөйли. Әнә шулай, пыш-пыш килеп, кызлар бер-берсен йоклаталар.

…Студентның төп эше – уку елы дәвамында профессорларның, галимнәрнең лекцияләрен тыңлау, курс эшләрен башкару, зачетлар бирү, имтиханнар тапшыру. Ул һәрвакыт киеренке халәттә яши. Менә шушы киеренкелек аркасында уку елы тәмамланганын да сизми калдылар кызлар. Мөнирә белән аерылмас дусларга әйләнделәр. Үзбәкләр арасында яшәп, аларның гореф-гадәтләре белән таныша башладылар.

Үзбәкләрдә тәрбия көчле. Ирләр генә эшли. Хатыны өйдә балалар үстерә. Киемнәрен ишегалдында юалар да элеп куялар. Җиде-сигез яшенә кадәр, кыз балага да, малайга да ыштан кидермиләр, озын күлмәктән йөртәләр. Кызларын уналты яшендә кияүгә бирәләр. Кияүгә чыкканда кызның бирнәсен дә, киемнәрен дә халыкка күрсәтәләр. Кияү йортында киячәк өс киемен әти-әнисе әзерләп җибәрә. Чөнки ул анда күлмәк тегеп утырмый. Башына кияргә калфак чигәләр. Ир баланы сөннәткә утырту зур бәйрәм итеп үткәрелә. Хатын-кыз рәттән гел кыз бала гына тапса, алтынчысына малай исеме куялар.

Зиратларда каберлек өстенә таш сыннар кую рөхсәт ителми. Кечкенә генә багана куела. Мәет күмеләсе көнне хәерчеләр зират янына барып утыра. Аларга җиде лепешка, җимеш яки ипи тараталар. Каберлекләрдә баганага кем үлгәне язылмаган. Үзбәкләр дә, кыргызлар да аракы эчмиләр. Мөнирә аның сөйләгәнен тыңлагач:

– Урта Азия халкы тормышын әйбәт беләсең, син, – диде.

– Биш яшемә кадәр Үзбәкстанда яшәдем. Сугыш башлангач, Кыргызстанга күчендек. Үзбәкстан белән Кыргызстан – мамык иле. Кояшлы яклар бит, бакчачылык алга киткән, җиләк-җимеш күп үстерәләр. Ит белән бәрәңгене бәйрәмдә генә ашадык. Кыргызстанда балчык кызыл булганга, бәрәңге үсеп китә алмый. Кырларга ашлама кертеп кенә үстерәләр, шуңа күрә, бәясе кыйммәт йөри. Катыкны кыргыз кызлары сатып йөри. Чумар кисеп, шуны катыкка болгатып ашаган чакларым күз алдыма килде. Кибетләрдә балык юк. Итне юка гына телем итеп саталар. Мин, тугызынчы класста укыганда йортларга электр утлары сузылды. Ашарга керосинкада пешердек. Кибеткә керосин кайткан көнне, бер чакрым чират сузыла. Балачагымда керосин белән ипи чиратында күп тордым. Җан башына ике йөз грамм ипи бирелде. Азык-төлекне дә җан башына бирелгән маркалар белән алдык. Апам Халидә кибеттә сатучы булып эшләде, мин аңа булышырга бара идем. Кешеләр танымасын өчен битемә пәрәнҗә ябып йөрдем. Үземә бирелгән маркага керосин лампасына куяр өчен фител, сабын ала идем дә, шуларны качырып кына сата идем. Һәр гаиләгә санап кына бирелде. Җан асрар өчен нинди генә хезмәтләр башкармадык. Мамык кырында мамык җыйганнарны аерым сөйләрмен…

Мөнирә башын аска иеп, Санияне бүлдермичә тыңлады. Аннары, күңелендә туган уй-фикерен үзенчә җиткерде.

– Читтән карап торганда бик затлы күренәсең. Университеттагы иң яхшы укучы студент – син. Һәр милләт студенты белән үз телләрендә аралашасың. Ничек өйрәндең ул телләрне? Аннары, безнең әни әйтә: «Челтәрне бай кызлары гына бәйли, ул – байлар шөгыле», – ди.

Сания күзен тутырып дустына карап елмайды. Мөнирәдән мондый беркатлы эчкерсез җавап ишетермен, дип башына да китерә алмас иде. Шушы сорауга җавап бирү өчен, Кыргызстанда калган дусларының һәрберсен күз алдына китерде.

– Кыргызстанда төрле милләт халыклары яши. Мәктәптә бер сыйныфта укыган һәм аралашкан дус кызларымны санап күрсәтәм. Рәйсә – чечен, Нина – украинка, Галина – урыс, Джульетта – итальянка, Сусанна – әрмән, Ефек – кыргыз. Һәрберсе белән аралаша-аралаша иң кирәкле сүзләре хәтердә калды. Аларның телен өйрәнергә, тормыш мәҗбүр итте, дустым, – дигәндә, Саниянең соңгы җөмләсе тамак төбеннән калтырап чыкты. Мөнирәгә исемнәрен атаган кызлар белән башка беркайчан да очраша алмаячак. Барысы да үз илләренә кайтып китте. Бер Сания генә, нишләптер, кояшлы далада калды. Бу минутта аның бите буйлап тозлы күз яше акты. Күңелен юатыр өчен, әти-әнисеннән һич югы хат килсен иде. Ярты елга дүрт хатлары килде. Йорт сатып алганнар. Сыер алырга җыенабыз, дип язганнар иде. Сания бүген үк гаиләсенә хат язачак. Беренче курсны «бишле» билгеләренә генә тәмамлавын әйтеп, әти-әниләренә куанычлы хәбәр җибәрер. Мөнирә исемле дус кызы барлыгын да, барысын да тәфсилләп язар. Саниянең хәзерге вакытта янәшәсендә бердәнбер дусты –Мөнирә. Университеттан бирелгән стипендия акчасын икесе дә тиенләп санап тоталар. Сания ай саен бер-ике кәтүк сатып ала, матур-матур челтәрләр бәйләп сата. Ул монда – бер ялгызы, акча сорар кешесе юк. Үз көнен үзе күрергә тиешлеген бик яхшы аңлый.

Сания үз уйларына шулкадәр тирән чумды, хәтта тулай торакка кайтып җиткәннәрен дә сизмәде. Мөнирә аның ниләр уйлавы белән кызыксынды. Сания дә аңа шул ук сорауны бирде.

– Имтиханнарны тапшырдык, әйдә, каникулда эшкә урнашыйк, – диде Мөнирә.

– Кайда эшлик, мин бик риза!

Мөнирә байлар йортында хезмәтче булырга тәкъдим итте. Сания ризасызлык белдереп, башын какты.

– Кырда мамык җыярга риза, тик кеше йортында эшләргә теләмим.

Саниядән, Мөнирә нидер яшерә кебек. Бай йортында яшәүче егеткә күзе төшмәгәнме? Әгәр дә ул дөрес уйласа, ни өчен сөйгәнеңнең күңелен хезмәтче булып яуларга тырышырга кирәк, ди. Шулай да Саниянең кызыксынуы үзен җиңде. Ул, шул йортка барып карарга ризалык бирде.

– Син чын дус, әйдәле, барыйк әле яме! – дип, Мөнирә, Санияне култыгыннан тотып, өске урамга алып китте. Биек коймалар белән әйләндереп алынган йорт каршында туктады. Янәшәсендә кибетләр тезелеп киткән. Мөнирә, хуҗасын күрергә дип, эчкә узды. Сания тукымалар рәтендә басып калды. Берсеннән-берсе матур күлмәклекләр күргәч, аның башы әйләнеп китте. Әле берсен, әле икенчесен тотып карый башлады. Үзен шул күлмәкләрне кигән итеп күз алдына китереп хыял диңгезендә йөзгәндә, янына бер егет килеп басты да, кулыннан тотып алды.

– Мин сине гел эзләдем, таба алмадым. Ә син минем каршымда басып торасың. Абыем, күрәсеңме, бу – мин эзләгән кыз! – дип, Мөнирә белән сөйләшеп торган абыйсына дәште.

– Тапкач, кулыңнан ычкындырма, кош кебек очар да китәр, узган елгы кебек!

Алишерның җавабы Мөнирәне бөтенләй гаҗәпкә калдырды. Ул күзләрен мөлдерәтеп, әле берсенә, әле икенчесенә карап тора башлады.

Исламбай кыюланып китеп, Санияне ике кулыннан тотып алды. Әти-әнисе белән таныштырырга теләвен әйтте. Алар янына абыйсы килеп басты.

– Әссәламегаләйкем, туташ, әйдәгез, үзбәк чәеннән авыз итегез! – диде.

Мөнирә күз карашы белән Саниягә ризалаш инде, дигән ым какты. Дусты хакына ризалашты. Тик Алишер күрсәткән эчке якка узмады. Кибетнең алгы өлешендәге чәй өстәленең буш урынына барып утырды. Үзе янәшәсенә Мөнирәне чакырды. Исламбай абыйсына карап, үз телләрендә әйтте. «Шушында утырыйк, бик тыйнак кызлар, эчкә керүдән куркып калачаклар», – дигән сүзен, Сания тиз генә Мөнирәгә тәрҗемә итте.

Алишер белән Исламбай чәчәкле кәсәләргә чәй ясадылар, баллы ризыклар куйдылар.

– Уңайсызланмагыз, йортыбызның нуры сез, рәхим итегез! – диде Исламбай, Саниягә мәхәббәт тулы күзләре белән карап, рөхсәт сорап, янәшәсенә килеп утырды.

– Эзләдем сине, сагындым, тагын-тагын күрәсем килде. Син бик гүзәлсең. Минем хатыным булсаң иде. Йортыбызның нуры булырсың…

Сания аңа, егетем бар, тиздән кияүгә чыгам, дип, үзбәкчә җавап бирде. Аның бу сүзе Исламбайның кояш кебек балкыган йөзенә кара шәүлә төшкәндәй тәэсир итте. Әмма егет аның сүзенә артык игътибар бирмәгән кебек дәвам итте. Саниягә беренче күрүдән гашыйк булуын, төшләренә кереп саташуын, аны бик каты яратуын кат-кат кабатлады:

– Син минем – тормышым, балаларыбызның әнисе булырга тиеш…

Исламбайның артык хисләнеп сөйләвеннән курка башлаган Сания, сый-хөрмәтләре өчен олы рәхмәтләрен җиткереп, урыныннан кузгалды. Мөнирә дә торды. Саубуллашып, китеп бардылар. Кибет рәтләре арасыннан урам ягына чыгуга, аларның каршына Исламбай белән Алишер икесе ике машинаның ишеген ачты. Мөнирә ялындырмыйча гына булачак хуҗасы янына кереп утырды.

Исламбай Саниянең каршына килеп басты.

– Аллаһ хакы өчен сорыйм, утыр яныма, – дип, кулын күкрәгенә куйды.

Аллаһ ризалыгы өчен кулын күкрәгенә куеп сораган егеткә каршы килергә көче җитмәде, алгы рәткә янәшәсенә кереп утырды. Башта Алишер машинасы кузгалды, аннары – Исламбай…

Сания күз чите белән генә аның йөрәген яуларга теләгән егетне күзәтте. Поездда очрашканда ук аның шома битенә, йөзендә якты нур уйнавына, төз буй-сынына, дөресрәге, матурлыгына сокланып калса да, үз уйларыннан үзе курыкты. Күңелендә үсеп чыгарга теләгән мәхәббәт гөленә су сипмәде, киресенчә, аны онытырга тырышты. Әнисенең васыятен исенә төшереп, бүтән күрешмәсәк кенә ярар иде, дип теләде. Тик, язмыш аларны көтмәгәндә очраштырды. Чибәр һәм бай егетнең машинасында, янәшәсендә утырып бара. «Кияүгә чык миңа, балаларымның әнисе бул, яратам сине!» – дип кабатлый. Исламбай да Саниягә бик ошый. Бу сөйкемле егетне яратмаска мөмкин түгел, дип дәшә күңел авазы. Тик әнисенең васыяте генә, ике арадагы мәхәббәткә биек киртә булып тора. Сания өчен Ана сүзе бөек! Күңеленә алтын җеп белән чигелгән. Ана васыятен Исламбайга әйтсә, ул аны аңлармы? Вакыты җиткәч, әйтер, тик бүген түгел…

Саниядән кайда яшәве турында сорамады, машинасын аларның тулай тораклары каршында туктатты. Кызның сораулы карашына җавап итеп, алардан алда туктаган Алишер машинасын күрсәтте.

– Аңлашылды, димәк, Мөнирә белән абыең уртак тел тапкан!

– Әйе, Мөнирә безгә эш сорап килде. Абый аны ошатып калды. Безгә, балаларыбызны тәрбияләү өчен белемле хатыннар кирәк. Абыем аңа өйләнергә дә мөмкин. Беренче хатыны – үзбәк, – диде Исламбай.

Сания, бай үзбәкләрнең берничә хатын тотуларын ишетеп белгәнгә күрә, артык гаҗәпләнмәде. Алишерның ничә баласы булуы белән генә кызыксынды. Үзбәк хатыныннан өч улы барлыгын әйтте. Саниянең дә Исламбайның хисләре белән шаярып аласы килде.

–       Синең ничә хатының бар?

Исламбай бу сорауны көткән кебек:

– Беренче һәм соңгы хатыным син генә буласың. Синдәй гүзәлләр башка юк, табылмас та, – дип җавап бирде.

Группадаш егетләре дә Саниягә матурлык буенча комплиментлар әйтсәләр дә, ул аларның сүзләрен колак яфрагы артыннан гына уздырып җибәрә иде. Ә менә Исламбайның сүзенә ышанасы килә. Ул җөмләсен матур сүзләр белән бизәп әйтә белә. «Синдәй гүзәлләр бүтән юк, табылмас та», – ди бит… Егеткә карата күңеле йомшаруын, алай гына да түгел, Исламбайга гашыйк була баруын аңлап, машина ишегенең тоткасына үрелде.

– Сания гүзәлкәй, иртәгә тагын килермен, чыгарсың яме. Сине җәннәт бакчасына алып барам, – диде. Үзе алдан чыгып, машинасының ишеген ачты. Бер-берсенең кулларын тотышып, саубуллаштылар.

Аны вахтада Сара каршы алды. Тәрәзә аша күреп торган, ахрысы. Саниянең кояш кебек балкыган йөзен күргәч, ипләп кенә:

– Синдәй чибәрләрне үзбәк байлары тиз күреп ала. Башта ук уйлап куйган идем, бер үзбәккә матур хатын булачак дип, – диде.

Сания берсүзсез бүлмәсенә кереп китте. Аны бүлмәдәшләре дә серле карашлары белән каршылады. Димәк, алар да тәрәзәдән карап торганнар. Вера түзә алмады:

– Сез Мунира белән икегез дә очень крутой үзбәкләрне караткансыз! Машиналы! Миңа да булмасмы икән шундый бай егет, бүген үк кияүгә чыгам. Институтта укып, вакытымны да уздырып йөрмәс идем. Ел саен бер үзбәк улы тудырып кына ятар идем, – дип, үз сүзеннән үзе кычкырып көлеп җибәрде.

Саниянең һич кенә дә Вера белән бу сөйләшүне дәвам итәсе килмәде. Күңелендә Исламбай чәчеп калдырган чәчәкләргә су сибәсе, шулар арасында хыялланып йөрисе килде. Өс киемен алыштырды да, караватына барып ауды. Җанында кабынган мәхәббәт учагының ялкыныннан бит алмалары кызышты. Киң болыннарда уйнаклап йөрисе, җырлыйсы-биисе килде. Йөгәннән ычкынган хисләрен тәртипкә салу өчен әнисе калдырган «Тормыш китабы»н алды. Чиста, саф мәхәббәт белән тулышкан яшь җаннан ак биткә чәчәк белән бизәлгән сүзләр тезелде. «Исламбай! Исламбай! Исламбай!» Дәфтәрнең бер бите шушы исем белән тулды. Икенче ягына: «Яратам! Яратам! Яратам!» дип тутырды. Өченче биткә чыккач, тукталып калды. Каләме аның ихтыярыннан башка: «Әнием-кадерлем, ни өчен миңа, үзбәккә кияүгә чыкма, дип, васыять калдырдың? Мәхәббәт белән тулышкан йөрәккә синең васыятеңә буйсыну бик авыр бит»… дигән сүзләр язылды. Бу ике җөмлә аның күңеленең иң тирән төпкелләре аша ургылып тамды. Исламбайга булган хисләрен эчендә бикләп тоту, кыяга күтәрелү белән бер иде. Сания шундый уйлар ташкыны белән көрәшеп, йокылы-уяулы төн уздырды. Исламбайны күрер өчен, ул тизрәк таң атуын теләде.

…Төшендә Исламбайны күреп, торып утырды. Икесе дә ак атка атланып дала буйлап куышып уйнадылар. Кинәт, каяндыр өченче атлы килеп чыкты. Ул, Сания атланган атның тезгененнән эләктереп алды да үзе белән алып китте. Исламбай даланы яңгыратып: «Кояшлы дала кызы минеке, калдыр аны!» – дип кычкырды. Аның тормышында өченче кеше кем булыр? Әнисе юраган татар егетеме? Саниягә хәзер Исламбайдан башка берәү дә кирәкми. Күңелен шушы нотада тотып, рәхәтенә кинәнеп, озаклап юынды, тукланып алды. Аннары озын толымнарын үреп, очына әнисенең чулпыларын эләктерде. Үзе теккән зәңгәр күлмәген киде, иңенә әнисе калдырган ак шәлне салып, тәрәзә янына килде. Машинасы янында аңа кулын изәп, Исламбай басып тора.

– Ого! Үзбәк баеның икенчесе дә килгән! – дип, бүлмәдәшләренең берничәсе тәрәзәгә капланды.

Сания күзе белән Мөнирәне эзләде, тик ул бүлмәдә юк иде.

Исламбай сөйгәнен мәхәббәт тулы карашы белән каршы алды. Кулыннан тотып, машинага утырырга ярдәм итте.

Сания бүген егете янында үзен иркен тотты. Күңелендә үзенә карата бернинди начар нияте юклыгын күреп тора, лабаса. Әти-әнисе – Ош шәһәрендә танылган сәүдәгәрләр. Исламбайның машинасына утырып киткәнне тулай торак кызлары да, Сара апасы да күреп калды дип, үз-үзен тынычландырды.

– Кая барабыз әле без? – дип сорады Сания, мөлаем итеп елмаеп.

– Җәннәт бакчасына, гүзәлкәй!

…Исламбай машинадан төшкәч, кызга күзен йомарга кушты. Кулыннан тотып, җитәкләп алып китте. Ун адым атлагач: «Керфекләреңне күтәр, гүзәлем», – диде. Сания бермәлгә югалып калды. Чынлап та, җәннәт бакчасына эләктемме әллә? Чәчәкләрнең хуш исеннән сулышы ачылды. Төрле биеклектәге агачларда сыгылып утырган лимон, әфлисун, хөрмә һәм ул танып белми торган җиләк-җимешләрне күргәч, шаккатты. Исламбай һәр агачтан җимешләр өзеп, кәрҗингә сала. Сания үзе дә сизмичә, егетенең җиң очыннан тотып, салмак кына атлый. Үз гомерендә беренче тапкыр ул бәхет канатында йөзә, аңа бик рәхәт… Аның өчен Исламбайдан да кадерле кеше юк. Әнә бит ничек татлы итеп: «Гүзәлкәем!» – дип кенә дәшә. Кәрҗин тулгач, Исламбай кулыннан бер ир кеше алды да: «Чәй өстәле әзер, яшь хуҗам, рәхим итегез», – дип, күздән югалды. Әйләнә-тирәсе челтәрләп ясалган, өстәл тирәли утыргычлар тезелеп киткән урынга җиткәч, Исламбай кызны шунда алып керде. Җиз комганнан су агызып Саниянең кулларын юды. Аннары комган кыз кулына күчте. Ул да егетенең кулына су салып торды. Сый-нигъмәт, җиләк-җимеш, ширбәтләр белән сыгылып торган өстәл янына утырдылар.

– Җаның ни тели, аша, гүзәлкәй! – диде Исламбай.

Кызның тартынып утырганын сиздеме, чәчәкле тәлинкәләрдәге татлы ризыкларны аның алдына этеп куйды. Борынгы әкиятләрдә генә сурәтләнә торган куфшиннан җиләк-җимеш суы, кәсәләренә чәй салды.

– Үзбәкләр белән татарларның яраткан эчемлекләре – чәй, шулай бит.

Сания аңа туры карап:

– Татарларның нәрсә эчкәнен дә беләсең, – дип, көлемсерәп куйды.

Исламбай аның шул сүзен генә көткәндәй, ачылып китте. Татар халкының барлык гореф-гадәтләренә туры китереп, никах укыту, әти-әниләрен кунакка чакырып, Кыргызстанда зур туй үткәрү буенча корган планы белән таныштыра башлады. Исламбай булачак туйлары турында мавыктыргыч итеп сөйләгәндә, Сания үзен кәләш итеп хис итте. Тик, туй күлмәгенең ниндирәк фасонда икәнен генә күз алдына китерә алмады. Исламбай, әйтерсең лә, күңелендәге уйларын да укый.

– Үзбәкстан кәләшләре арасында син иң гүзәле булачаксың. Алтын-көмеш җепләр белән чигелгән иң затлы, иң кыйммәтле күлмәк булачак минем кәләшем өстендә!

Тик Сания күпме генә тырышып караса да, үзе киячәк туй күлмәген күз алдына китерә алмады. Бу хакта Исламбайга әйтеп, аның кәефен бозасы килмәде. Егет аның йөзендәге үзгәрешне үзенчә кабул итте. Туган авылларына кайтып, әти-әнисеннән ризалык алып килергә тәкъдим итте. Сания башта хат язып рөхсәтләрен сорарга кирәклеген, аннары гына кайтып булачагын аңлатты. Исламбай ул сүзе белән дә ризалашты. Яшьлек дәрте ташып торган ике йөрәк, бер-берсен кысташып тәмле итеп чәй эчтеләр. Исламбай Үзбәкстанда туй мәҗлесләренең ничек узганын сөйләде, гореф-гадәтләре белән таныштырды. Сания аны онытылып тыңлады. Үзен Исламбайның хатыны итеп күз алдына китерде. «Синең бер әйбергә дә мохтаҗлыгың булмас. Иң матур өс киемнәре синеке булыр. Мин сине яратып туя алмам. Безнең синең кебек төз гәүдәле, кара чәчле, кара күзле, берсеннән-берсе матур улларыбыз-кызларыбыз булыр. Синең бар эшең мине ярату һәм балаларыбызны тәрбияләү генә булачак…»

Исламбайның бу сүзләре аның җаны-тәне аша узып, йөрәгенә кереп утырды. Аның, чын-чынлап, кияүгә чыгасы килә башлады. Ул – кояшлы дала кызы! Аның бәхете – Исламбай! Аны ул гына бәхетле итә алачак. Үз-үзенә кат-кат шушы сүзләрне кабатлады. Тик бу хисне әти-әнисенә ничек аңлатасы?! Алар кызларының йөрәк эшен аңлармы? Тизрәк тулай торакка кайтып, әти-әнисенә хат язып саласы килде. Саниянең язмышы – әти-әнисе кулында…

Исламбай кызның уйчанланып калган йөзен күреп, янына килеп утырды. Мәхәббәттән тулышкан гашыйк карашы белән сөйгәненә карады.

– Сиңа монда ошамадымы? Йөзеңдә әле генә кояш нуры уйный иде…

Исламбайның йомшак тавышы, аны кайгыртып әйткән сүзе, мәхәббәттән шашып карамаган кызның күңелен йомшартырга җитә калды. Ул, егетенә күңел капкасын ачты да салды.

– Исламбай, җаным, күңелемә син бик якын, тик безнең арада биек кыя тора – әти-әниемнең фатихасы. Чит милләт кешесенә кияүгә чыкма, дип васыять әйтеп калдырдылар, – дип, күз яшен күрсәтмәс өчен, йөзен учы белән каплады.

Егет кызны саклык белән генә кочагына алды. Зифа буй-сынына кулын салды. Егерме бер яшендә беренче тапкыр егет кочагының җылысын, иреннәренең кайнарлыгын тойганда, Саниянең тәне буйлап җиңелчә калтырау узды. Исламбайның кочагыннан чыкты, күзенә карады. Гәүдәсендә сүз белән әйтеп булмый торган җиңеллек тойды: очасы килде! Исламбайның мәхәббәт канатына кунган бәхетле кыз бала, шушы очыштан җиргә төшмәскә иде, дип теләде. Чәчәк аллеялары буйлап, кулларын-кулга тотышып, бии-бии атладылар. Мәхәббәттән шашкан егет белән кыз бер-берсенең назларында коенды.

…Тулай торакка Сания очып керде, беркемне күрмәде. Исламбайга кияүгә чыгарга рөхсәт сорап, гаиләсенә хат язарга кирәк икәнен генә белде. Тиз, тиз, дип ашыктырды яшьлек каны кайнап торган очыштагы күңел. Дәфтәр битенә йомры хәрефләр тезелде. Хатында үзенең кояшлы дала кызы икәненә бик нык басым ясады. «Үз гомеремдә күп итеп кар яуганын, кышкы салкыннарны, көз көне сезнең якларда була торган әче җилләрне, пычрак көннәрне күргәнем юк. Баулыга кайтып, бәлки ияләнеп тә китә алмам. Минем язмышым – монда, Исламбай янәшәсендә», – дигән җөмләләр тезде. Хатны конвертка салды. Баулы шәһәре, Беренче Май урамы, 3 нче йорт… Очыштагы күңел, үзенең киләчәк тормышын хәл итәчәк хатын, почта бүлеге каршындагы әрҗәгә салды. Күңелендә мәхәббәт ялкыны кайнаган кыз, уңай хәбәр килүен көтте.

Җырлый-җырлый кайтып килгәндә, тулай торак каршында Мөнирә каршы алды. Саниянең биленнән тотып, әйләндерә башлады.

– Туегыз кайчан дустым, әйт, тизрәк! – диде Сания, мәхәббәттән шашкан дустына.

– Бер айдан, дип билгеләнде. Алишер мине ярата. Беренче хатыны яше буенча үзеннән олырак икән, аннары белеме дә юк, ди. Ә Алишерның өч улын тәрбияләп үстерү өчен укымышлы әни кирәк.

Мөнирәнең бу сүзләрне үзен аклар өчен сөйләгәнен Сания бик яхшы аңлады.

– Үзбәк кешесенә икенче хатын булып чыкканыңа, әти-әниең ризамы синең? – дип сорады.

Мөнирә бүген Алишер белән әти-әнисе янына кайтуларын, аларның рөхсәтләрен алып килгәннәрен әйткәч, Сания бераз сүзсез торды. Күңеле белән үз әти-әнисен күз алдына китерде, алар да аның бәхетенә каршы килмәсеннәр, фатихаларын бирсеннәр иде, дип теләде. Дустының сүзсез калуын Мөнирә үзенчә кабул итте булса кирәк:

– Исламбайның мәхәббәтенә ышанмыйсыңмы әллә? Аңа әтисе узган ел ук өйләнергә кушкан. Хәтта дустының кызын да ярәшкән булган. Исламбай, сөйгән кызым бар, дип туйны кичектергән. Минем хатыным, балаларымның әнисе укымышлы кыз булырга тиеш, дип әйткән ди.

Мөнирәнең бу сүзе, Саниянең хисләрен, тагын да югары очышка күтәрде.

– Минем язмышны әти-әнидән килгән хат хәл итәчәк, – диде.

Ике дус, бер-берсенең күңелен күтәрергә тырышты. Сания, Алишерне әйбәт ир булачак дип, Мөнирәне канатландырса, Мөнирәсе, кызының бәхетенә аяк чала торган әти-әни булмас, дип, Санияне өметләндерде. Чыннан да, дусты хаклы бит, дөрес әйтә. Янәшәмдә яраткан кешем була торып, яратмаган татар егете килгәнне көтеп утырыйммы? Сания башында капма-каршы уйлар көрәште. Мәхәббәт һәм ата-ана фатихасы!

 

Икенче бүлек

Саниянең җәйге каникул көннәренең бер ае Исламбай янәшәсендә узды. Аның белән һәр очрашу, төрле төсләргә кереп бизәлде. Ул кызны гаиләләре белән ял итә торган утрауларга алып барды. Дөньядагы иң тәмле җимешләрне куагыннан өзеп ашатты. Сөйгәненә булган саф мәхәббәтен моңлы җырларына кушып сөйләде. Исламбай җыр сузганда, бакчадагы кошлар да тынып калды. Сания егетнең үзенә генә түгел, хәтта җырларына да гашыйк булды. Аңа кушылып җырлый башлагач, үзенең дә тавышы, моң чишмәсе ачылды. Җәннәт бакчаларында, чәчәк аллеялары арасында икесе бергә җырлый-җырлый җитәкләшеп бәхетле көннәр уздырдылар.

… Институтта уку башланды. Әти-әнисеннән, ун хатына бер җавап юк. Саниянең күңеле тынычлыгын югалтты, күңеленә шомлы уйлар керә башлады. Исламбай берничә тапкыр: «Икебез бергә кайтып, фатиха алып килик», – дип ялварып сораса да, кызның андый адымга барырга тәвәккәллеге җитмәде. Вахтада утыручы Сара апасына да хат килергә тиешлеген әйтеп куйды. Тулай торак ишегеннән керүгә, аның кулына карый. Бүген, ниһаять, Сара аңа әнисе кулы белән язылган конверт тоттырды. Сания хатны күкрәгенә кысты, Сараның битеннән үбеп алды. Тулай торак каршындагы эскәмиягә барып утырды да ипләп кенә ачты. Шакмаклы дәфтәр битенә язылган хатның беренче битендә, Саниягә сәлам тапшырырга кушкан туганнарының исемлеге тезелгән. Аннары үзләренең һәрберсе турында аерым-аерым язган. Иң соңгы җөмләсен укыгач, кәгазь бите Саниянең кулын пешергәндәй итте. «Институтта белем алган кызыбызның, мин дә, әтиең дә, үзбәк балалары арттыруын теләмибез. Китәр алдыннан, йөрәгеңә үтәрлек итеп аңлаткан идем, югыйсә тик анаңның сүзен тыңламагансың. Үзбәк егетенә кияүгә бирергә дип үстергән кызыбыз юк. Баймы, ярлымы – үзбәк – үзбәк инде ул, үз милләттәшең түгел. Бездән фатиха көтмә!»

Саниянең кулындагы хат җиргә шуып төште. Күзен әчеттереп тозлы күз яше бәреп чыкты. Үз мәхәббәте өчен көрәшә дә алмавын аңлаудан җаны меңгә телгәләнеп, сулкылдап елап җибәрде. Иреннәре берөзлексез: «Исламбай, Исламбай, йөрәгемне сиңа тапшырган идем ич инде, хәзер нишлим, синең күзеңә ничек күреним!» – дип пышылдады. Ул үзенең Исламбайның мәхәббәт канатындагы очыштан җиргә төшүен тойды. Авыр төшү иде бу, бик авыр төшү…

Ул күз яше аша тулай торак каршына Исламбайның машинасы килеп туктаганын күрде, аңа каршы барырга көче җитмәде. Әнә ул килә, аның сөйгәне. Йөрәге сизә: бу аларның соңгы тапкыр күрешүләре булачак. Исламбай аның янына килеп утырды, җирдә яткан хатны кулына алды. Саниянең елый-елый кызарган күзләрен күргәч:

– Гүзәлкәем минем, сине кем рәнҗетте? – дип, иңеннән кочып алды.

Сания аңа әнисенең хатын үзбәкчәгә тәрҗемә итеп укып күрсәтте. Егет уйга калды.

– Узган ел әти миңа үзбәк кызы ярәште, каршы килдем. Сөйгән кызыма өйләнәм, бер генә хатыным булачак, дидем. Алишер абыйга да әти ярәшеп өйләндерде, тик араларында мәхәббәт юк. Киләсе айга икенче хатынына өйләнә, Мөнирәне беләсең. Аны ярата алмаса, тагын өйләнәчәк. Ә миңа күп хатын кирәкми, син генә кирәк!

– Безнең милләтнең гореф-гадәте буенча кыз балага, ата-анасының фатихасын, ризалыгын алмыйча кияүгә чыгарга ярамый. Бәхетсез булачак, диләр.

– Миңа бәхетсез булсам да ярыймы?

Сания аның кулыннан тотып, күзенә карап әйтте:

– Кичер мине, җанашым, яңа тормышны фатихасыз башлый алмыйм, – диде.

Исламбай аның кулындагы сәгатен салдырды да яңасын кидерде. Иңенә күз явын алырлык матур кәшимир шәл салды.

– Бүләгем булсын! Өметемне өзмим, барыбер минеке булырсың! Олы мәхәббәт өстеннән атлап чыгарга ярамый. Сине бер генә егет тә минем кебек саф сөю белән сөя алмаячак. Мин – синең, син – минем – беренче ак мәхәббәтем…

Аның һәр сүзе Саниянең йөрәгенә бәлзәм булып тамды. Ул үзен гомере буе шушындый матур сүзләр ишетеп яшәрмен дип хыялланды… Яшь йөрәкне мәхәббәт җилкендерде. Әгәр дә әти-әнисенең сүзен тыңламыйча, кияүгә чыгарга ризалашса… Башына килгән шайтан коткысыннан тәне калтырап куйды, акылы уянды… ярамый… Аларга күктә никах укылмаган, бергә булырга язмаган. Шушы урында хушлашырга һәм башкача очрашмаска! Сания үзен кулга алды, саубуллашырга кулын сузды. Егет кызны үзенә тартып китерде дә: «Гүзәлкәем минем, кадерле гөлем!»– дип, кайнар кочагына алды.

–       Хуш, Исламбай! – диде кыз.

…Исламбайның машинасы ераклаша барган саен, Сания яраткан кешесенең мәхәббәт канатындагы очыштан җиргә төште. Башка көнне җиңел генә ачылган тулай торак ишеге дә бүген авыр тоелды. Бүлмәсенә кергәч, яралы кош кебек караватына бөгәрләнеп ятты. Бәхетле көннәрдән торган ак мәхәббәт тормышы тәмамланганын җаны-тәне белән тоюдан Саниянең йөрәгеннән кан саркыды. Тормышын Исламбайдан башка кеше белән күз алдына китерә алмады. Әнисе юраган татар кешесе кем соң ул? Аның да җәннәт бакчалары бармы? Саниягә җылы як җимешләрен агачыннан өзеп каптыра алырмы? Хуш исле чәчәк аллеялары арасыннан йөргәндә, үзенең моңлы җырлары белән аны әсир итәрме? Исламбай кадерлем, белмим, белмим, бу тормышта синең мәхәббәтеңне алыштыра алырдай татар кешесе очрармы, дип пышылдады. Сания, үз уйларыннан үзе куркып, сикереп торды. Тәрәзә каршына килеп басты. Аңа хәзер ике юлның берсен сайларга кирәк. Йә, укуын тәмамламаган килеш Баулыга кайтып китәргә, йә Исламбай белән башка очрашмаска. Их, әти-әни, нишләп минем бәхетле булуымны теләмәдегез!!! Исламбайның: «Ак мәхәббәтебез өстеннән атлап чыктың, сине берәү дә мин яраткан кебек саф сөю белән яратмаячак!» – дигән сүзе йөрәгемә ук кебек кадалды. Миңа киңәш бирердәй кеше дә юк бит янәшәмдә, әни!…

Аны беренче көненнән якын итеп кабул иткән татар хатыны Сара апасын күз алдына китерде. Уйларын тәртипкә салырга тырышып, вахтага чыгып утырды. Илле яшьләр чамасындагы хатын булса да, аңа бу яшен генә биреп булмый, йөзе вакытыннан алда таушалган, йончыган. Саниянең юкка гына янына килеп утырмаганын аңлап, елмаерга тырышты.

– Әниеңнән начар хәбәр алдың, ахрысы. Хатны укыгач, төсең качты, Исламбай да боегып китеп барды, – дигәч, ул аның тәрәзә аша барысын да күзәтеп торганын аңлады, һәм ничек бар, шулай сөйләп бирде.

Санияне тыңлаган саен, Сараның йөзе караңгылана барды, сөйләвеннән туктарга кушты. Бөтенләй дә үзенә хас булмаган тавыш белән:

– Минем ялгышымны кабатлыйсың, бала, – диде. – Мине дә әти-әнием яраткан егетемә кияүгә бирергә каршы килделәр. Хәлле кеше баласы дип, ирем – Лотфуллага димләделәр. Ике балабыз тугач, кулаклар дип, гаиләбез белән сөргенгә озаттылар…

Сара сөйләүдән туктады, кызның хәзер нишләргә теләве белән кызыксынды. Исламбайның күзенә күренмәс өчен, Сания аннан фатирга урнашырга ярдәм итүен үтенде. Сара бераз уйланып торды да, аны үзләрендә яшәргә чакырды. Сания аңа кат-кат рәхмәт әйтте.

– Егетең килер бит, аңа нәрсә дип ялганларга кушасың? – диде Сара.

– Татар кешесенә кияүгә чыкты, – дип әйтерсең. – Мөнирәгә дә шул сүзне әйтергә кушарбыз. Мине уйлап йөрәге өзгәләнмәс, тизрәк онытыр. Бүлмәдәш кызларга да кияүгә чыктым, диярмен.

Ялганга корылган сүзләрне әйткәндә, Саниянең үз йөрәге дә меңгә телгәләнде. Наҗия апасы кияүгә чыккач, әнисенең аңа әйткән соңгы сүзен исенә төшерде: «Тормыш ул – юл! Анда таулар, кыялар бар! Тауга менгәндә атың кыяларга бәрелеп яраланганда да, хыял канатың армасын, кызым. Безне бу дөньяда хыял белән өмет яшәтә…»

Ул чагында Сания бу сүзләрнең тулы мәгънәсенә төшенеп җитә алмаган иде, менә хәзер, тормыш тавыннан менгәндә беренче кыяга үзе килеп бәрелгәч, аңлады, башына барып җитте. Тормыш юлын алга таба дәвам итү өчен, сөйгәненнән качып барышы… Ул үзен кыя читендә дип хис итте. Исламбайның юлын буташтыру өчен, ялган белән дәвам итәргә тели. Аның бу карары дөресме, түгелме икәнен дә белми. Күңелендә, әнисе теләгән татар егете кем булачак, дигән өмет кенә калды…

*** *** ***

…Сания сумкасына бар булган әйберен тутырды. Бүлмәдәш кызларына кияүгә чыгачагын әйтте. Тик Исламбайга түгеллеген белгәч, бик аптыраштылар.

Сара апасының сменасы тәмамланганчы, тулай торак бакчасындагы эскәмиягә барып утырды. Күңел күперенең юлы, Исламбай белән үткәргән бәхетле мизгелләргә барып тоташты. Колагында ул башкарган үзбәк җыры яңгырый: «Тормыш – матурлык иле! Яңгыр исеннән илһам ал, җилләргә сәлам бир. Тулы көчеңә яшә, якты хыялларыңны чынга ашырырга көрәш!»…

Саниянең йодрыклары кысылды. Көрәшә ала идеме соң ул? Йөз, мең тапкыр, үз-үзенә шушы сорауны бирә, тик дөрес җавап таба алмый. Сөйгәненнән качып, чит йортка фатирга керергә җыенды… Бу адымын дөрес ясыймы? Әллә гомерлек үкенече булачак ялгышлык эшләргә җыенамы? Шулчак, тулай торак каршына Исламбай машинасы килеп туктады. Саниянең йөрәге читлегеннән очып чыгардай булып, каты итеп тибәргә кереште. Машинасыннан чыкты, вахтага кереп китте. Сания башындагы яулыгы белән битен каплады да бөкрәеп утырды. Исламбай чыкты, күңелсезләнеп басып торды да, машинасын кычкыртып китеп барды. «Әни-и-и! Син дөрес эшләмисең, мине бәхетсез тормышка дучар итәсеңне аңламыйсың!» – дип, тирән итеп сулыш алса да, яшен тыеп кала алмады.

… Җир өстенә төнге караңгылык иңде. Тулай торак ишегеннән Сара чыкты. Кулын изәп, Санияне чакырды. Аның юлга сузылган озын шәүләсе артыннан сүзсез генә атлады. Озак бармадылар. Җыйнак кына кирпеч йортның, урам ягыннан ачыла торган ишегеннән керделәр. Өйдә тынлык, аларны берәү дә каршыламады.

– Бер үзең генә яшисеңме әллә? – дип сорады Сания.

Сара апасы аңа үз тормышын өч җөмлә белән әйтеп бирде. Ире үлгән, олы улы өйләнеп, Ташкентка күченгән, кечесе Мидхәт хәрби хезмәттә. Тагын бер елдан кайтачак. Санияне улы яшәгән бүлмәгә урнаштырды.

– Шушында җайлаш, дәресләреңә әзерлән, укы, гыйлем ал! Буш вакытыңда челтәрләреңне бәйлә, кәтүкләр күп бездә, – дип, кызның күңелен күтәрергә тырышты.

*** *** ***

Сания уйларын тәртипкә салырга тырышты. Йокыга изрәп китәсе, барысын да онытасы килде. Юрган өстенә йөзе белән капланып ятты. Исламбайны уйламаска тырышты. Бер атна элек, аларның тулай торак бүлмәсенә төнлә билгесез кеше кереп, кызларның күлмәкләрен, яулыкларын урлап чыгуларын исенә төшерде. Иртән уянсалар: бүлмәнең урамга карый торган зур тәрәзәсе ачык. Укырга барырга киенә башладылар, күлмәкләре юк. Вахтада кизү торучы Аннаны чакырып керттеләр. Ул, җилкәсен сикертеп куйды да: «Урам тулы бомж, нигә тәрәзәгезне ачып йокладыгыз? Беренче катта яшәгәнегезне күрмәдегезме әллә, үзегез гаепле», – дип ачуланып чыгып китте. Унике кызның ник берсенең, төнлә белән бүлмәдә чит кеше йөргәнен күрмәве гаҗәпләндерде. Шулчак, кисәк йокысыннан куркып уянган кебек, Вера: «Мин күрдем, кечкенә гәүдәле бер кеше йөри иде, мин аны үзебезнең кызлар дип белдем. Карактыр дип, башыма да китерә алмадым! Кызлар! Куркыныч монда, мин курка башладым, төнлә үтереп чыгып китсәләр дә, бер нишли алмыйбыз икән бит. Яклаучыбыз да юк. Вахтерлар да төнлә рәхәтләнеп йоклыйлар. Икесе дә – хатын-кызлар, алар нишли алалар?!»

– Карак ишектән керми шул, тәрәзәдән йөри! – диде Сания.

Ул көнне институтта да һәр кызның телендә бүлмәдән төнлә урланган күлмәкләре булды. Кызларның күбесенең алмашка кия торган ике күлмәге бар, Саниянең – өчәү. Караклар аның иң яратып кия торган зәңгәр күлмәген урлаганнар иде. Исламбай да аңа шул күлмәген кигән көнне гашыйк булды.

…Сания күпме генә Исламбайны уйламаска тырышып ятса да, күз алдына килә дә баса. Юк, аны уйламаска мөмкин түгел дип, үз-үзенә каршы килде. Яшьлегенең иң матур көннәрен бергә үткәргән ак мәхәббәте бит ул аның. Исламбай Саниянең йөрәк сере булып гомере буе сакланачак һәм ул аны уйлап юаначак. Шушы уйлары кочагында, кыз чит караватта, беренче төнен үткәрде.

Йокыдан иртә торды. Урамда Исламбай танымаслык итеп киенергә кирәклеген уйланып утырганда, ишеген шакыдылар.

– Кер, Сара апа, күптән тордым, – диде.

Дөньяның әчесен-төчесен үз башыннан кичергән хатын янына килеп утырды.

– Кичә шулкадәр кызгандым Исламбайны. Кияүгә чыкты, дип әйтергә телем әйләнмәде, апасы янына Сәмаркандка китте дигәч, башта гаҗәпләнеп торды. Аннары: «Кайчан кайтыр икән?» – дип сорады. Бөтенләйгә китте, дидем. Ииии, Сания балакай, уйлыйм-уйлыйм да, шундый акыллы, җитеш тормышта яши торган егеттән качалармы? Бәхеткәйләрең генә булса ярар иде…

Гөлсинә Галимуллина


Фикер өстәү