Татарстанда коронавируслы сырхаулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренең бер эш көне ике көнлек стаж буларак исәпләнә

Коронавирус инфекциясе йоктырган һәм чир ияртүдә шикләнелгән сырхауларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләре өчен стаж исәпләүнең аерым тәртибе билгеләнгән. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге хәбәр итә.

Стаж исәпләүнең аерым тәртибе 6 августта Россия Хөкүмәте карары нигезендә билгеләнеп, агымдагы елның 1 гыйнварыннан 30 сентябрьгә кадәрге эш чорын исәпләү өчен кулланылачак. Шулай итеп, тиешле эш төрләре башкарган өчен бер эш көне ике көнлек стаж буларак исәпләнеләчәк.
Медицина хезмәткәрләре өчен ташламалы стаж индивидуаль учет мәгълүматлары нигезендә расланачак. Ә инде стаждагы үзгәрешләр индивидуаль счетка кертелгәнче – эш бирүче документлары нигезендә расланачак, диелгән Пенсия фонды бүлеге хәбәрендә.
Моңа кадәр ковидлы сырхаулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә түләүнең ноябрь аеннан үзгәртеләчәге мәгълүм булды. Аларга коронавирус пандемиясе вакытында эшләгән өчен өстәмәләр яңача – күпме вакыт эшләүләренә карап кына түләнеләчәк.


Фикер өстәү