Казанда трамвай тормозы ватылып, 4 машинаны бәрдергән

Казанда трамвайның тормозы сафтан чыккан һәм ул дүрт машинага килеп бәрелгән, бер кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

ЮХИДИ идарәсендә белдерүләренчә, бүген иртәнге сигезенче яртылар тирәсендә Гвардия урамындагы 45нче йорт каршында трамвайның тормозы ватылган һәм ул артка таба кузгалып китеп, юлында очраган дүрт автомобильгә килеп бәрелгән.

«Авария нәтиҗәсендә „Лада“ автомобиленең йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре алган. Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана», — дип ачыклык керттеләр ЮХИДИ идарәсендә.


Фикер өстәү