Медицина хезмәткәрләренә коронавируслы сырхаулар белән эшләгән өчен өстәмә акчаның кайчанга кадәр түләнәчәге билгеле

Россия Хөкүмәте медицина хезмәткәрләренә коронавируска каршы көрәш өчен федераль өстәмәләрне (быел апрель аенда – пандемиянең беренче дулкыны иң югары ноктасына җиткән чорда кертелде) киләсе елда да түлиячәк. Шул ук вакытта өстәмәләр исәпләүне, Россия Пенсия фондының, Федераль мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фонды яки Социаль иминиятләштерү фондының бюджеттан тыш фонды базасында, Хезмәт һәм Сәламәтлек саклау министрлыклары уртак рәвештә хәл итәчәк. Хөкүмәт фикеренчә, түләүләрне яңача исәпләү алга таба хакимияттәгеләр белән түләү алучылар арасындагы низаглардан котылу мөмкинлеге бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез: пандемия башланганнан бирле (2020 елның апреленнән) өстәмә түләүләргә табиблар, урта һәм кече медицина персоналы, “Ашыгыч ярдәм” машиналары шоферлары һәм коронавируслы сырхауларны дәвалаучы яки алар белән тегеләй яисә болай аралашучы сәламәтлек саклау системасынының башка хезмәткәрләре исәп тота ала.
Медицина профсоюзлары инде тәүге түләүләр йомгаклары буенча ук өстәмәләрне исәпләү механизмын, акчаларны киметүгә һәм алучылар исемлеген кыскартуга китерүе сәбәпле (аңа медицина оешмаларының кайбер категория хезмәткәрләре кермичә калды), тәнкыйть утына тотты.
Моннан алданрак Россия вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, Хөкүмәтнең социаль блогы, профсоюзлар дәгъваларын канәгатьләндерү йөзеннән, хезмәткә түләүнең гаделрәк системасын эшләгән. Хәзер ул һәр хезмәткәрнең коронавируслы сырхауларга ярдәм итүгә багышланган вакытыннан чыгып исәпләнеләчәк. Шул ук вакытта Татьяна Голикова, түләүне исәпләү механизмын үзгәртү белән беррәттән, өстәмәләр түләүне быелның декабренә кадәр озайту турында карар кабул ителгәнлеген әйтте.
Инде менә кичә финанс министры Антон Силуанов белдергәнчә, сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре өстәмәләрне киләсе ел дәвамында да алачак. Шул ук вакытта финанс министры басым ясап әйткәнчә, өстәмә күләмен билгеләүнең күздә тотылган механизмы үзгәрмәячәк. Аның әйтүенчә, медицина хезмәткәрләренең турыдан-туры хәтәр зонада эшләү вакытын бик төгәл билгели башларга һәм өстәмә түләгәндә шуны исәпкә алырга кирәк.


Фикер өстәү