Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды башлыгы билгеле

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Сергей Чирковны Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды башлыгы итеп билгеләгән. Яңа фонд Россия Пенсия һәм Социаль иминиятләштерү фондларын берләштерү нәтиҗәсендә оештырылачак.

“Оешмаларны берләштерү халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, социаль ярдәм чараларын рәсмиләштерү һәм күрсәтүне уңайлырак итү мөмкинлеге бирәчәк”, – диелгән Министрлар Кабинеты хәбәрендә.

Ике оешманы берләштерү нәтиҗәсендә булдырылырга тиешле Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды (Социаль фонд) 2023 елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак. Социаль фондта Россия Пенсия һәм Социаль иминиятләштерү фондлары карамагына керүче барлык түләүләр, хезмәтләр һәм бурычлар сакланып кала.

Сергей Чирков 2001 елда Россия Пенсия фондында эшли башлаган. Баш белгечтән алып, фонд идарәсе рәисе вазыйфаларын башкаручыга кадәр хезмәт юлы узган.


Фикер өстәү