Рөстәм Миңнеханов Россия Социаль фонды рәисе Сергей Чирков белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Социаль фонды рәисе Сергей Чирков белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Социаль өлкәдә хезмәттәшлек итү, дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын яхшырту һәм социаль ярдәм чаралары мәсьәләләре тикшерелде.

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, Россия Социаль фондының республика бүлекчәсе пенсионерлар, иминиятләштерүчеләр һәм иминиятләштерелгән затлар саны буенча илдә иң эре бүлекчәләрнең берсе булуын билгеләп үтте.

Очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин катнашты.


Фикер өстәү