Казанда бер ир сөяркәсен мәче муенчагы белән буып үтергән

Ни өчен аның кинәт кенә сөяркәсен үтерүе ачыкланган.

Казанда 36 яшьлек ир-атның (кайчандыр “утырып” чыккан) законлы хатыны булса да, күрәсең, “сулга” да йөрисе килгән. Кыскасы, ул сөяркә тапкан. Өстәвенә үзеннән олырак яшьтәге хатын-кызны: 47 яшьтә булган ул, дип яза “КП-Казань”.

Ир 28 гыйнварда сөяркәсе фатирына (Колымская урамында урнашкан йортта) кунакка килгән. Әмма нигәдер болар арасында кара тавыш чыккан. Сөяркәсе, барысын да хатыныңа сөйләп бирәм дип, иргә яный башлаган. Тегесенең ачуы чыгып, кулына шнур һәм мәче муенчагын алган да шулар белән сөяркәсен буып үтергән.

– “Үтерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган иде. Хәзер тикшерү төгәлләнде. Гаепләү бәяләмәсе расланды. Барлык материаллар судка алга таба карап тикшерүгә җибәрелде, – дип хәбәр ителгән Татарстан прокуратурасыннан.
Сүз уңаеннан, прокуратурада билгеләп үтелгәнчә, ир-ат үзенең гаебен тулысынча таныган.


Фикер өстәү