Фәрит Мөхәммәтшин – «Бердәм Россия» вәкилләренә: «Партиягә битараф булмаган һәм ышанычлы кешеләрне җәлеп итәргә кирәк»

Казан дәүләт медицина университетында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Казан бүлекчәсе конференциясе узды. Анда узган елгы эшкә йомгак ясадылар, алдагы чорга план расладылар, гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендә илкүләм һәм партия проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Конференциядә Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

«Казан партия тормышын оештыру өлкәсендә республикада аерым исәптә тора. Сез – үзәк, башкала партия оешмасы, сездән өйрәнәләр, тәҗрибәгезне кулланалар», – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Партиянең Казан җирле бүлекчәсе 23 меңнән артык әгъзаны берләштерә. Узган ел алар 2 меңнән артык төрле чара уздырган, партиянең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә барлык дәрәҗәдәге депутатлар тарафыннан 2,5 меңгә якын мөрәҗәгать каралган.

Узган елга нәтиҗәләр ясап, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, нинди генә өлкәне алма – икътисадта да, социаль өлкәдә дә, кешеләр белән эшләү  турында сүз барганда  ел гади генә булмаган. «Киләсе ел җиңелрәк булмаячак, әмма без, «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары, җәмгыятебезнең илебез һәм республика җитәкчелеге өчен таяныч булган алдынгы сәяси көче, куелган бурычларны хәл итү өчен кешеләрне берләштерү миссиясен дәвам итәргә тиеш, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Бу эш бүген беренче планга чыга. Республика бердәмроссиялеләре бу зур һәм гаять мөһим бурычның башында торырга тиеш».
Партия проектлары турында сөйләгәндә парламент башлыгы «Игелекле Казан»га аерым тукталды. Аның кысаларында узган ел илнең яңа территорияләрендә яшәүчеләргә, мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм оештыру буенча зур эш алып барылган. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, «авырлыкларның күп милләтле халыкны берләштерүе турында», гуманитар акцияләр дә сөйли. Аерым алганда, Татарстаннан ЛНР һәм ДХРда инде 2 мең тоннага якын йөк җибәрелгән, шул исәптән 813 т — «Бердәм Россия» линиясе буенча. Кичә 118 тонна гуманитар йөк төягән тагын бер колонна киткән.

Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре шулай ук алдагы чорга кайбер бурычлар да куйды. Аерым алганда, Фәрит Мөхәммәтшин соңгы сайлау кампанияләре барышында килгән гражданнарның наказларын анализлауга һәм үтәүгә аеруча игътибар итәргә кирәклеген билгеләп үтте. «Карар таләп итә торган мәсьәләләр күп, әмма кешеләр көтә», – дип ассызыклады парламент җитәкчесе, республикада бу мәсьәләләрнең республика Хөкүмәте раслаган Юл картасы кысаларында хәл ителүен билгеләп үтеп.

Парламент башлыгы сүзләренчә, шулай ук партия әгъзаларының эш-гамәлләренә дә игътибар бирү мөһим. «Җирле бүлекләрнең барлык әгъзалары да партия эшендә актив катнашалармы? — дип сорау бирде Фәрит Мөхәммәтшин. – Мондый анализ бүген кирәк. Безгә яңа көчләр кирәк, партиягә битараф булмаган һәм ышанычлы кешеләрне җәлеп итәргә кирәк. Без барыбыз да бердәм командада принципта эшлибез: мин булмасам, тагын кем?».

Төбәк бүлеге Секретаре куйган бурыч яңа сайлау циклы алдыннан аеруча актуальләшә: 2024 елда Россия Президентын һәм җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узачак, 2025 елда Татарстан Президентын, район һәм шәһәр советлары депутатларын, 2026 елда Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачак. «Һәм бу зур сайлау циклы, ничек кенә булмасын, «Бердәм Россия» сәяси партиясе җилкәсендә формалашачак», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, эшчәнлекнең иң мөһим юнәлешләреннән берсе –яшьләр белән эшләү. Парламент җитәкчесе узган ел федераль дәрәҗәдә балалар һәм яшьләрнең Бөтенроссия хәрәкәтен оештыру турында карар кабул ителүен искәртте. Яшьләрне патриотик тәрбияләүдә конкрет мисаллар булырга тиеш, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

Партия бүлеге эше турында Казан мэры, партиянең җирле бүлеге Секретаре Илсур Метшин җентекле доклад белән чыгыш ясады. Фәрит Мөхәммәтшин узган елда башкарылган зур эшләре өчен башкала бердәмроссиялеләренә рәхмәт белдерде. «Без – бер зур команда, бергә барлык сорауларга җавап бирергә һәм бүгенге һәм киләчәк көннең иң актуаль бурычларын хәл итәргә сәләтле», – дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе шулай ук Казан мэры, партиянең җирле бүлекчәсе Секретаре Илсур Метшинга “Бердәм Россия” сәяси партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Рәхмәт хатын тапшырды.


Фикер өстәү