Махсус хәрби операциядә катнашкан Алмаз Фәрраховны соңгы юлга озаттылар

Минзәлә районы Дәвек авылында махсус хәрби операциядә катнашкан 37 яшьлек Алмаз Фәрраховны соңгы юлга озатканнар. Бу хакта Минзәлә-информ хәбәр итә. 

Ватан иминлеген саклау юлын сайлаган каһарман егет Чаллыда туса да, тамыры белән ул әлеге авылдан.  2022 елның октябреннән махсус хәрби операциядә катнашкан.

Алмазның әти-әнисе, туганнары, якыннары, балалары кайгысын уртаклашып, Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов: «Ул безнең хәтердә мәңгегә герой булып сакланыр, — дигән.

Мәрхүм белән хушлашырга Чаллы шәһәре башкарма комитетының Үзәк районы башлыгы Эдуард Фәттахов та килгән. Ул Алмазны Яр Чаллы шәһәре һәм Татарстанның горурлыгы дип атады. Минзәлә районы хәрби комиссары Сергей Владимиров Алмаз кебек илебез тынычылыгын саклаучы ир-егетләрне алдагы буынннар өчен патриотизм үрнәге булуын билгеләп үтте, ә район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков барлык мөселман дине кагыйдәләренә туры китереп, мәрхүмне соңгы юлга озатуны үткәрде, дип яза җирле басма.

 


Фикер өстәү