Махсус операциядә һәлак булган Кайбыч хәрбиен соңгы юлга озаттылар

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Рамиль Тимершинны бүген Кайбыч районы Борындык авылында соңгы юлга озаттылар. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбрә итә.

Рамил Тимершин 1994 елның 18 сентябрендә туган. Урта мәктәпне тәмамлагач Казан дәүләт аграр университетында инженер-механик һөнәрен үзләштерә. Гаилә корган, хатыны Гүзәл белән уллары Илзатны үстергәннәр, хәзер аңа 2 яшь. Украинага хәрби операциягә мобилизацияләнгәнче Казан шәһәрендәге Пассажирлар йөртүче автотранспорт предприятиесендә механик булып эшләгән.

Тимершиннар йорты янында узган матәм митингында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Наил Җантимеров, авыл җирлеге башлыгы Алмас Гайнетдинов, башка авыллар җирлекләре башлыклары, туганнары, якыннары, авылдашлары катнашты.

Митингны Наил Җантимеров алып барды. Анда Альберт Рәхмәтуллин, Фәнил Әһлиуллин, Рамил Тимершин эшләп киткән предприятие генераль директоры Альберт Мөхәммәтшин, Алмаз Гайнетдинов, Арча районының Әфган сугышы ветераны, Украинага даими рәвештә гуманитар ярдәм алып барган, Рамилне якыннан белгән Илнур Яруллин чыгыш ясады.

Аның әйтүенчә Рамил Рузалит улы Тимершин үлгәннән соң «Батырлык» орденына тәкъдим ителгән. Чыгыш ясаучыларның барысы да Рамил Тимершинның гаиләсенең, туганнарының авыр кайгысын уртаклашты, түземлек теләделәр. Альберт Рәхмәтуллин Рамил Тимершинның исемен мәңгеләштереләчәген әйтте.

Геройны соңгы юлга озатырга Казан шәһәреннән хәрби каравыл, хәрби тынлы оркестр кайткан иде.

 


Фикер өстәү