Әһлиуллин: Татарстанның торак пункт чикләрен хисапка алуны тикшерүне көчәйтергә кирәк

Бүген республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан чиге һәм Татарстан Республикасы торак пунктлары чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрына кертү эшенең барышы турында сөйләде. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Киңлекләр белешмәләре фонды белән берлектә республика чикләрен билгеләү өчен кирәкле төп документларның кайберләре эшләнгән. Татарстан, Удмуртия Республикасы, Башкортстан, Оренбург һәм Самара өлкәләре арасындагы чикләрнең төп нокталары координаталары билгеләнгән. Материаллар шушы субъектларга килештер өчен җибәрелгән.

Татарстан белән Оренбург өлкәсе арасындагы чикләрне билгеләү турындагы килешү проектының 2 варианты эшләнгән. Удмуртия Республикасының эшләрне башкаручылары белән чикләр вариантларын алмашуның икенче раунды уздырылган. Бу субъектлар белән чикләр проектлары тәмамлану стадиясендә. Татарстан белән Ульяновск һәм Киров өлкәләре чикләре проектлары әзерләнгән. Материаллар күрше субъектларга карау өчен җибәрелгән.

Фәнил Әһлиуллин ассызыклаганча, Оренбург һәм Ульяновск өлкәләрендә, Марий Эл һәм Башкортстан республикаларында бүгенгә чикләрне билгеләү эшен башкаручы зат билгеләнмәгән, шуңа күрә Татарстан Республикасы Киңлекләр белешмәләре фонды бу эшләрне башкара.

Бүген Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрында 3119 (24%) торак пунктыннан 720сенең чикләре турында белешмәләр урнаштырылган. 913 муниципаль берәмлектән 185 составына керүче барлык торак пунктларының чикләре кадастр исәбенә куелган. 327 җирлекнең генераль планнары төрле башкаручыларда эш дәверендә.

Фәнил Әһлиуллин сзләренчә, 401 муниципаль берәмлекнең генераль планын эшләргә кирәк. Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе буенча 2019 елның 29 августында муниципаль берәмлекләр башлыкларына генераль планнарны эшләүгә техник биремнәрне килештерүне тәэмин итү тәкъдим ителгән. Элеккегечә үк торак пункт генераль планнары эшләнгән һәм расланган, әмма БДКРна кертмәү очраклары бар.

/Татар-информ


Фикер өстәү