Татарстан оешмалары архивлары арасында бәйге игълан ителде  

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль архивларының туплау чыганаклары белән эшләүне оештыру һәм аны заман таләпләренә туры китереп камилләштерү республика архивчылары эшенең төп юнәлешләренең берсе булып тора. Бүгенге көндә дәүләт һәм муниципаль архивларның туплау чыганаклары булып 3 207 оешма тора. Узган 2020 елда республика архивлары яңа 714 оешма белән тулыландылар.

Татарстан Республикасында архив тармагын үстерү максатларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты дәүләт яки муниципаль архивларның комплектлау чыганагы булган, ягъни үз документларын әлеге архивларга тапшыручы республиканың башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре, шәһәр һәм район хастаханәләре, мәшгульлек үзәкләре, театрлар, мәктәпләр, авыл хуҗалыгы оешмалары, коммерцияле булмаган оешмалар, шулай ук коммерция оешмалары архивлары арасында иң яхшы архивка конкурслар үткәрә.

 Иң яхшы архив ике номинациядә сайланачак:

— «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының коммерцияле булмаган оешмасы һәм ачык хакимият органы – комплектлау чыганагының иң яхшы архивы»

— «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы».

Ике конкурс буенча гомуми приз фонды 4 миллион 500 мең сум тәшкил итә.  Җиңүчеләр беренче урын өчен 1әр млн сум акча алалар, икенче урыннар өчен призерларга 750 мең сум, өченче урын өчен 500 әр мең сум акча биреләчәк.

Әлеге республика конкурслары матур традициягә әверелеп бара.

2018 елда коммерцияле булмаган оешмалар арасында җиңүчеләр булып Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы,  Республика клиник хастаханәсе, Буа районы үзәк хастаханәсе, ә коммерция оешмаларыннан “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте, “Татарстан медицина техникасы һәм фармациясе” дәүләт унитар предприятиесе, “Татхимфармпрепаратлар” акционерлык җәмгыяте танылды.

2019 елда да иң яхшы архив исеменә лаек булучылар — эшчәнлекләрен җәмгыятебезнең төрле өлкәсендә алып баручы оешмалар: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Татарстан Республикасы инвестиция – төзелеш баш идарәсе, Саба муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы, Махсус икътисади зона “Алабуга”, “Түбән Кама шин” һәм “Вакууммаш” акционерлык җәмгыятләре.

Җиңүчеләр өчен, бу — документларның саклау шартларын, архив хезмәткәрләренең эш шартларын яхшырту өчен зур ярдәм. Конкурслар оешмаларның документация һәм архив хезмәтләре хезмәткәрләренең һөнәри күнекмәләрен камилләштерүне дә ярдәм итә.

Конкурслар үткәрүнең төп максаты — оешма архивын үстерү, аның эшенә алдынгы тәҗрибәләр  кертү,  Россия Архив фонды һәм башка архив документларын саклау, исәпкә алу, комплектлау һәм куллану, күргәзмә эшчәнлеген оештыру һәм архив тармагын үстерү буенча алдынгы технологияләрне гамәлгә кертүне стимуллаштыру, безнең документаль мирасыбыз булган документларның, шулай ук гражданнарның лаеклы пенсия белән тәэмин итүгә конституциячел хокукын гарантияләүче шәхси состав буенча социаль әһәмиятле документларның сыйфатлы сакланышын тәэмин итү.

Конкурста катнашу өчен, беренчедән, документларның тулы пакетын тапшырырга кирәк-безнең Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәсми сайтында тулы исемлек бастырылачак. Икенчедән, мөрәҗәгать итүчеләр салым хезмәте һәм башка оешмалар алдында бурычлы булырга тиеш түгел.

Грантлар түбәндәге юнәлешләр буенча проектларны гамәлгә ашыру максатларында субсидияләр рәвешендә бирелә:

— оешма архивының биналарына ремонт үткәрү;

саклау өчен кирәкле шартлар тудыру, шул исәптән: архив саклагычларны документларны саклау өчен махсус җиһазлар белән тәэмин итү (күчмә һәм стационар архив стеллажлары);

—   һаваның норматив температурасын, дымлылыгын һәм яктылыкны саклауга, һаваны тузаннан чистартуга, махсус архив тартмаларын (кислотасыз дымлы картоннан булган) сатып алуга, документларны тутыру өчен җиһазлар сатып алуга;

— автоматик янгын сүндерү системаларын урнаштыру;

— видеокүзәтү системаларын урнаштыру, югары техник ныгытылган ишекләр урнаштыру;

— архив документларын цифрлаштыру өчен җиһазлар сатып алу;

— күргәзмә җиһазлары сатып алу.

Конкурста катнашу шартлары һәм кагыйдәләре турында тулырак мәгълүматны, шулай ук гариза һәм анкета формасын Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәсми сайтында табарга мөмкин: http://arhiv.tatarstan.ru/rus/archivdoc.htm.


Фикер өстәү