Татарстанда иң яхшы архивлар бәйгесенә гаризалар кабул итү башланган

Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитеты үз документларын дәүләт яки муниципаль архивларга саклауга тапшыручы коммерцияле һәм коммерциясез оешмаларның иң яхшы архивларына республика конкурсларын үткәрә.

Бәйгедә катнашуга звявкаларны 14 августка кадәр тапшырырга мөмкин.
Җиңүчеләргә 1әр миллион сум тапшырылачак. Икенче урын алучыларга – 750 шәр мең сум, өченче урынга – 500әр мең сум тәгаенләнгән.

Конкурсның максаты – оешмалар архивын үстерүгә карата кызыксыну тудыру, аның эшенә алдынгы технологияләр кертү, алдынгы тәҗрибәне тарату. Конкурска документларын саклау, учетка кую һәм алардан файдалану өчен архивлары булдырылган коммерцияле оешмалардан заявкалар кабул ителә. Ә инде коммерциясез оешмалар арасында конкурска башкарма хакимият, җирле үзидарә органнары һәм коммерциясез оешмалар заявкалар тапшыра.

Быел “Татарстан Республикасы муниципаль архивын туплау чыганагы – авыл җирлеге җирле үзидарә органының иң яхшы архивы” дигән өстәмә номинация кертелгән. Бу номинациядә алты авыл җирлеге җиңүче итеп билгеләнеп, аларга архив документларын саклауның заманча шартларын булдыру өчен 375әр мең сум күләмендә грант биреләчәк.

Конкурс турында тәфсиллерәк мәгълүматлар белән Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитеты сайтында (http://arhiv.tatarstan.ru/) танышырга мөмкин.


Фикер өстәү