Автоцистерна катнашындагы авариядән соң түгелгән 20 тонна нефтьне РегионСпас коткаручылары инде дүртенче тәүлек җыя. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.




Өченче тәүлектә сулыктан нефтьнең зур өлеше җыеп алынган – 40 кубометр су-нефть эмульсиясе, 100 кубометрга якын пычранган грунт чыгарылган, елганың 500 квадрат метр өлеше чистартылган.

«Эшләр дәвам итә. Нефть яр буендагы агачларның тамырларына бик тирән үтеп кергәнлектән, аларны юдыру бик озак вакытны ала. Әлеге урынга авыр техниканың керә алмавы да эшне кыенлаштыра», — диде РегионСпас профессиональ авария-коткару берләшмәсе командиры урынбасары Александр Семенов.







Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat