Идел елгасында ягулык суга түгелгән

Казанда Магистраль урамы тирәсендә судно баткан, ягулык Идел елгасына түгелгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына «РегионСпас» Профессиональ авария-коткару берләшмәсендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич суга 100 литрга якын ягулык түгелгән, 200 квадрат метр мәйдан пычранган.

Коткаручылар беренче эш итеп ягулык таралуны чикләгән, аннары Идел елгасына ягулык түгелүне туктаткан.

Коткаручылар ягулык түгелүне булдырмау эшләрен баткан судноның хуҗасына тапшырган.

/Татар-информ


Фикер өстәү