Автомобиль автобуска бәрелеп, яна башлаган

Казанда җиңел автомобиль автобуска бәрелгәннән соң яна башлаган.

Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте бүген көндез Мамадыш трактында күпер астында булган. Автобуска килеп бәрелгәннән соң, Renault автомобиленә ут капкан.

Һәлакәт урынына янгын сүндерүчеләр килгән һәм янгынны сүндергән. Автомобиль йөртүчесе, автобус пассажирлары һәм йөртүче зыян күрмәгән.


Фикер өстәү