Владимир Путин: «Барыбызны да илнең уңышлы үсеше өчен уртак җаваплылык берләштерә»

Бүген Россия Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия» съездында чыгыш ясады. Дәүләт башлыгы хакимият партиясенә берничә мөһим йөкләмә бирде һәм сайлау алды программасында, аның фикеренчә, чагылыш табарга тиешле тезисларны атады. Партиячеләргә мөрәҗәгать итеп, Владимир Путин илнең һәм аның гражданнарының иминлеге — һәркемнең җаваплылыгы, дип билгеләде:

— Алда — зур, масштаблы эш, икътисадта, социаль өлкәдә кичектергесез, стратегик бурычларны хәл итү, дәүләтебезнең суверенитетын һәм иминлеген, фәнни һәм технологик потенциалыбызны ныгыту, мәдәниятебезне, тарихи, рухи чыганакларыбызны һәм кыйммәтләребезне саклау. Безнең алда торган амбициоз, турыдан-туры максатларга ирешүдә һәркемнең өлеше зур. Мин ышанам, барыбызны да илнең уңышлы үсеше, халкыбызның иминлеге, Ватаныбыз язмышы өчен — Россия өчен уртак җаваплылык берләштерә!


Фикер өстәү