Республикада киләсе атнада 35 градуска кадәр җылытачак

Киләсе атна башында Татарстанда эссе һава торышы булачак, дип хәбәр итте Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.

Дүшәмбе, 21 июньдә алмашынучан болытлы көн көтелә. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.

Көндез көнбатыштан уртача тизлектә җил фаразлана. Төнлә һава температурасы 14-19 градус җылы, ә көндез +28…+33 градус булачак.

Сишәмбе, 22 июньдә, алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Көнбатыштан йомшак җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +17…+22 градус, ә көндез +30…+35 градус булуы көтелә.


Фикер өстәү