Татарстан – бишенче. Фәнни-технологик үсеш буенча илкүләм рейтинг игълан ителде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фәнни-технологик үсеш һәм Дәүләт Советының Фән буенча комиссияләренең уртак утырышында катнашты. Утырышны Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Фән юнәлеше буенча Дәүләт Советы комиссиясе рәисе, Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников үткәрде.

Чара кысасында беренче тапкыр 2021 елда төбәкләрнең фәнни-технологик үсеше буенча илкүләм рейтингы тәкъдим ителде. Андый рейтингны төзергә Россия Президенты Владимир Путин кушкан иде. Әлеге эшнең төп максаты – күрсәткечләр ярдәмендә төбәкләр һәм технологияләр юнәлешенә игътибарны арттыру. Тикшеренү уздырганда фән белән шөгыльләнүче белгечләр, алар арасында яшьләрнең саны, төбәкләр тарафыннан тотылган чыгымнар күләме, икътисадта ил технологияләренең ни дәрәҗәдә кулланылуын күздә тоталар.

Быел илкүләм фәнни-технологик үсеш рейтингында беренче өч урынны Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Томск өлкәсе алган. Татарстан – бишенче урында. Беренче унлыкка Башкортстан, Новосибирск, Свердловск, Ульян, Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәләре кергән.

Президент Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан илнең фәнни-технологик үсешенә зур өлеш кертә. Республикада «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты кысасында дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни үзәк, шулай ук махсуслаштырылган уку һәм фән, инженерлык үзәкләре булдырылды. Тикшеренүләр юнәлешендә җиһазлар һәм кадрлар яңартыла. Яшьләрнең фәнни лабораторияләре челтәре булдырылган. Предприятиеләрнең югары уку йортлары һәм фәнни оешмалар белән элемтәләре ныгый, кооперация элемтәләре тирәнәя. «Бүген илебезнең технологик бәйсезлеген торгызу бурычы беренче планга чыга. Татарстанның фәнни комплексын үстерү эше әнә шул мәсьәләне күздә тотып башкарыла», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Билгеле булганча, бу атнада Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән советының чираттагы утырышын уздырды. Анда ул фәнни-мәгариф комплексны яңа дәрәҗәгә күтәрүне республика алдындагы мөһим бурыч дип атады.


Фикер өстәү