16 ноябрь көне тарихта ниләр белән хәтердә калды?

77 ел элек (1945) Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча (ЮНЕСКО) Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) барлыкка килә

ЮНЕСКО уставы 1945 елның 1–16 ноябрендә Лондонда узган БМО конференциясендә кабул ителә. Ул 20 дәүләт ратификациясеннән соң 1946 елның 4 ноябрендә үз көченә керә. 1954 елда ЮНЕСКОга СССР кушыла, ә 1991 елда әгъза мандаты Россиягә күчә.

Оешма эшчәнлегенең төп юнәлешләре – фән, мәгариф һәм массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә ярдәм итү, шулай ук мәдәни мирасны саклау. 1978 елдан бирле оешма Бөтендөнья мирасы исемлеген алып бара. Хәзерге вакытта ЮНЕСКОда 167 илдән 1100 объект теркәлгән. Татарстан Республикасында мондый өч объект бар – Казан Кремле, Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегендә Успенский монастыре комплексы.

Халыкара түземлелеккә багышланган көн

БМОның Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән 1996 елда гамәлгә кертелә.

1995 елның 16 ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясендә Толерантлык принциплары декларациясе кабул ителде. Анда дәүләт һәм хөкүмәт башлыкларын түземлелек, ихтирам, диалог һәм төрле мәдәният, цивилизация һәм халыклар арасындагы мөнәсәбәтләргә ярдәм итәргә өндиләр.

Халыкара түземлелеккә багышланган көнне традицион рәвештә толерантлык һәм көч кулланмау идеяләрен тарату өчен ЮНЕСКО премиясен тапшыру тантанасы уза (шулай ук Маданджит Сингх премиясе буларак билгеле). Ул 1995 елда һинд язучысы, дипломат, ЮНЕСКОның иҗтимагый ихтыяри илчесе Маданджит Сингх инициативасы белән оештырыла. Премия бәйсез халыкара жюри тәкъдиме буенча ике елга бер тапкыр бирелә.

 

281 ел элек (1741) Икенче Камчатка экспедициясе барышында соңрак Командорский дип аталган утраулар ачылган.

Командор утраулары Беринг диңгезенең көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан һәм Тын океан белән юыла. Алар 1741 елның 16 ноябрендә Алексей Чириков һәм капитан-командор Витус Беринг җитәкчелегендәге Икенче Камчатка экспедициясе барышында ачыла.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү