10 ноябрь көне ниләр белән хәтердә калды?

Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне

Бәйрәмнең тарихы 1715 елдан башлана. Нәкъ менә шул чакта Россиядә ПетрI полиция хезмәтен булдыра. Аларның максаты җәмәгать тәртибен саклау була. 1917 елда революциядән соң 10 ноябрьдә милиция төзелә, аның функциясе шул ук кала. 1962 елда СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 10 ноябрь милиция көне буларак билгеләнә. 2011 елда бәйрәмгә заманча исем бирелә.

Бүгенге көндә Россия полициясе – дөньяда иң зурларыннан берсе. Эчке эшләр органнары сафларында 900 меңгә якын кеше хезмәт итә.

Бөтендөнья фән көне

Бу көн бөтен дөньяда фәннең файдасын арттыру максатында билгеләп үтелә. Беренче тапкыр мондый тәкъдим белән 1999 елда Будапештта узган Бөтендөнья фәнни конференциясендә чыгалар. Анда фән белән җәмгыять арасында тыгызрак элемтә булдыру кирәклеге әйтелә. Шулай итеп 2001 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья фән көнен рәсми рәвештә гамәлгә куя. Бу көн глобаль күләмдә 2002 елның 10 ноябрендә билгеләп үтелә. ЮНЕСКО ел саен Бөтендөнья фән көненең әһәмияте турындагы белемнәрне тарату буенча хөкүмәт оешмалары, фәнни һәм белем бирү коллективлары белән зур эшләр башкара.

Россиядә үзенең фән көне бар. Ул ел саен 8 февральдә билгеләп үтелә. Нәкъ шул көнне ПетрI Россия Фәннәр һәм сәнгать академиясен оештыру турындагы указны имзалаган.

Бөтендөнья сыйфат көне

Бу көн ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә үткәрелә. Быел ул 10 ноябрьгә туры килә. Бөтендөнья сыйфат көнен гамәлгә куюның инициаторы булып, Берләшкән Милләтләр Оешмасы ярдәме белән Европа сыйфат оешмасы (ЕОК) тора. Бу көн 1990 елда гамәлгә куела. Бөтендөнья сыйфат көненең максаты – продукциянең һәм хезмәт күрсәтүләрнең югары дәрәҗәдәге сыйфатын арттыру, шулай ук сыйфат проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне көчәйтү.

137 ел элек (1885) дөньяда беренче мотоцикл уйлап табыла

Аны немец инженерлары Готлиб Даймлер һәм Вильгельм Майбах ясый. Беренче мотоцикл төзелеше буенча бик примитив була. Агач велосипедка инженерлар шул ук елны үзләре уйлап тапкан двигатель куялар. Готлиб Даймлерның улы Пауль, бу мотоциклда сәгатенә 12 километр тизлек белән куып, өч чакрым җир үтә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү