Мобилизацияләнүчеләргә хәрби махсус операциядә катнашкан өчен түләүгә салым салынмаячак

Дәүләт Думасы Салым кодексына төзәтмәләр күздә тоткан закон проектын хуплаган.

Мобилизацияләнүчеләргә махсус хәрби операциядә катнашкан өчен күчереләчәк түләүләргә салым салынмаячак. Дәүләт Думасы Салым кодексына шундый төзәтмәләр турында законны хуплаган. Шулай ук аларның гаиләләре әгъзалары да салым түләүдән азат ителә. Россиянең яңа территорияләренә командировкага китүчеләр өчен түләнелә торган акчадан да салым алып калынмый.

Шушы ук закон нигезендә, Луганск, Донецк халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яшәүчеләр дә кайбер документлар алганда дәүләт пошлинасы түләүдән азат ителә. Биредә паспорт, машина йөртү таныклыгы, яшәүгә рөхсәт, теркәү документлары һ.б. турында сүз бара.

8 ноябрьдә мобилизацияләнүчеләргә түләүнең берникадәр өлешенә генә 13%лы салым салыначагы турында хәбәр ителгән инде. Ведомствоның телеграм-каналында язылганча, бу хакта Оборона министрлыгының финанс белгече Сергей Микищенко аңлатып үткән. Аның әйтүенчә, өлешчә мобилизация буенча чакырылган хәрби хезмәткәрнең хезмәт хакына, барлык контрактникларныкы кебек, салым салына. Әмма дәүләт башлыгы билгеләгән социаль түләү өчен салым алынмый. Мәсәлән, өлешчә мобилизация буенча чакырылган мотоукчы вазыйфасына 195 мең сум түләнергә тиеш. Шуның 158 меңенә салым салынмый, калган 37 меңенә – салына.


Фикер өстәү