Донецк, Луганск халык республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россиягә кушылу көне билгеләп үтеләчәк

Россия Дәүләт Думасы 30 сентябрьне Донецк, Луганск халык республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россиягә кушылу көне буларак билгеләү турында закон проектын беренче укылышта кабул иткән. Президент Владимир Путин әлеге документны Дәүләт Думасына 12 сентябрьдә керткән иде.

Исегезгә төшерәбез: узган елның 23–27 сентябрендә яңа төбәкләрне Россия составына кертү мәсьәләсе буенча референдумнар узды. Запорожье өлкәсендә – сайлаучыларның 93,11 проценты, Херсон өлкәсендә – 87,05, Луганск Халык Республикасында – 98,42, Донецк Халык Республикасында сайлаучыларның 99,23 проценты Россиягә керүне хуплап тавыш бирде. Ә инде 30 сентябрьдә Мәскәү Кремлендә яңа территорияләрне Россия составына кертү турында килешүләрне имзалау тантанасы узды. Документларны Владимир Путин һәм кушылган төбәкләр башлыклары имзалады.


Фикер өстәү