Владимир Путин 30 сентябрьне Россиягә яңа төбәкләрнең кушылу көне буларак билгеләргә тәкъдим иткән

Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасына 30 сентябрьне Россиягә яңа төбәкләрнең кушылу көне буларак билгеләүне күздә тоткан закон проектын керткән. “Российская Газета” язганча, бу көнне Кушылу көнен билгеләп үтәчәкбез, дигән сүз.

“30 сентябрь – Донецк халык республикасының, Луганск халык республикасының, Запорожье өлкәсенең һәм Херсон өлкәсенең Россия Федерациясенә кушылу көне (2022 елда)”, – диелгән төзәтмәләрдә.
Закон проекты хупланган очракта, рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керәчәк.

Аңлатма язуына караганда, Россия Федерациясенә яңа төбәкләрне кабул итү әлеге республикалар һәм өлкәләрдә яшәүче халыкларның тарихи уртаклыгына нигезләнгән. “Миллионнарча кешенең үз ихтыяры белән сәяси статусын билгеләүгә, икътисадый, социаль һәм мәдәни үсешен хәл кылуга хокукын тормышка ашыру нәтиҗәсе бу”, – дип басым ясап әйткән закон проектын эшләүчеләр.


Фикер өстәү