Путин россиялеләрне яңа төбәкләрнең Россия белән яңадан берләшүе көне белән котлады

РФ Президенты Владимир Путин бүген россиялеләрне Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожск һәм Херсон өлкәләре Россия белән берләшүе көне белән котлады. Дәүләт башлыгының мөрәҗәгате Кремль сайтында урнаштырылган.

«Бер ел элек, 30 сентябрьдә, чыннан да тарихи һәм язмышны хәлиткеч вакыйга булды: Россия составына  дүрт яңа субъектны кабул итү турында шартнамәләр имзаланды. Донбасс, Херсонск һәм Запорожск өлкәләрендә миллионлаган халык үз сайлавын эшләде — үз Ватаны белән булырга карар кылды», — дип уртаклашты Путин.

Россия Президенты сүзләренчә, бу карар «аңлы, озак көтелгән, газапланган һәм чын халык тарафыннан хупланган», һәм ул яңа регионнарда яшәүчеләр тарафыннан «референдумнар барышында халыкара нормаларга тулысынча туры китереп» кабул ителгән.

Путин шулай ук «миллионлаган кешеләрнең ихтыярын, аларның дөреслеккә һәм тарихи гаделлеккә ышанычын беркем дә җиңә алмаячагына» ышаныч белдерде.

Президент фикеренчә, Россия халкы «төп нәрсәне аңлады һәм тирән хис итте» — махсус хәрби операция (СВО) Россиянең үзен, аның «суверенитетын, рухи кыйммәтләрен һәм бердәмлеген» яклауны аңлата. Ул шулай ук ватандашларына бердәмлек һәм патриотик рух өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең барлык төбәкләр Донбасс һәм Новороссия шәһәрләренә һәм бистәләренә чын-чынлап туганнарча ярдәм күрсәтә», — диде Путин, шулай ук сентябрьдә узган сайлаулар «гомуми дәүләт, сәяси, хокукый киңлекне» ныгытуда мөһим адым дип атап.

Моннан тыш, Президент билгеләп үткәнчә, алда катлаулы бурычларны хәл итү, яңа Федерация субъектларын торгызу һәм социаль-икътисадый үстерү буенча масштаблы программаны гамәлгә ашыру тора.

«Донецк халык республикасы, Луганск халык республикасы, Запорожск һәм Херсон өлкәләре халкына аеруча мөрәҗәгать итәсем килә. Барлык сынауларга да карамастан, сез Ватанга мәхәббәтне саклап калдыгыз һәм үз балаларыгызга тапшырдыгыз. Сезнең ныклыгыгыз һәм кыюлыгыгыз аркасында Россия тагын да көчлерәк булды. Без — бер халык, һәм барыбыз да җиңәчәкбез, теләсә нинди чакыруларга җавап бирәчәкбез. Бәйрәм белән, кадерле дуслар, Россия белән яңадан берләшү көне белән!» — дип йомгаклады Владимир Путин.


Фикер өстәү