Рөстәм Миңнеханов: Яңа республикаларда миллионлаган кешене сайлавы — безнең уртак язмыш һәм меңъеллык тарих

Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләр ил белән бергә булу хокукын кыю яклый һәм алар ярдәмгә мохтаҗ. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә белдерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия белән берләшү көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан РФ Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.

«Бер ел элек, 30 сентябрьдә, бу төбәкләрдә яшәүчеләр безнең ил составына керү өчен тавыш биреп, үзләренең сәяси һәм гражданлык статусын билгеләде. Агымдагы елда Бердәм тавыш бирү көне нәтиҗәләре буенча сайлаучыларның активлыгы шартларында төбәкләрнең закон чыгару органнары һәм муниципалитетларда вәкиллекле органнар формалашкан, шул исәптән безнең республика шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә дә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, алда яңа төбәкләр инфраструктурасын торгызу буенча зур эш тора. «Без бу эшне башладык инде. Һичшиксез, Татарстан ватандашларыбызга тулы ярдәм күрсәтәчәк. Бу кешеләр үз мәнфәгатьләрен, Россия белән бергә булу хокукын кыю рәвештә яклый, һәм без аларга ярдәм итәргә тиеш», — дип ышаныч белдерде республика җитәкчесе.

2022 елның 23-27 сентябрендә Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә референдумнар узды. Аларның нәтиҗәләре буенча 2022 елның 30 сентябрендә РФ Президенты һәм бу төбәкләр җитәкчеләре Россиягә үз территорияләрен кушу турында килешүләр имзалады. Соңрак, 4 октябрьдә, Владимир Путин бу килешүләрне ратификацияләү турындагы законнарга имза куйды.

Быелдан Россиядә яңа истәлекле дата — Яңа төбәкләрнең Россия белән берләшү көне барлыкка килде, ул 30 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк. «Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә миллионлаган кешене сайлавы — безнең уртак язмыш һәм меңъеллык тарих», — дип уртаклашты элегрәк Россия дәүләте башлыгы плебисцитлар нәтиҗәләренә бәя биреп.

/Татар-информ


Фикер өстәү