Профессор кабыгы файдалырак булган җимешне атап үткән

Аны ташламаска кирәк.
Профессор-токсиколог Михаил Кутушов “Доктор Питер” хәбәрчесенә мандарин кабыгының җимешкә караганда файдалырак булуын әйткән. Аның фикеренчә, җимеш кабыгында С, А, Е витаминнары мандаринның үзендәге белән чагыштырганда күбрәк.

Моннан тыш бу кабыкта эфир майлары, калий, фосфор һәм пектин бар. Әлеге матдәләр йөрәккә, иммунитет һәм ашказаны-эчәкләргә уңай йогынты ясый.

Профессор мандарин кабыгын киптереп, “кофемолка”да вакларга һәм аны тәмләткеч кебек кулланырга яки төнәтмәләр әзерләргә киңәш иткән. Мондый эчемлеккә башка файдалы үләннәр, әйтик, ромашка өстәргә мөмкин.

Кутушов аңлатып үткәнчә, мандарин кабыгы төнәтмәсенә бал салып эчү организмга бигрәк тә зур сихәт китерә. Аны салкын тидергәндә куллану әйбәт.

Шул ук вакытта профессор цитрусның кайберәүләрдә аллергия китереп чыгаруын, аны гастрит, ашказаны җәрәхәте яки панкреатиттан интегүчеләргә кулланырга ярамавын искә төшереп үткән.


Фикер өстәү