Владимир Путин: Донбасс, Запорожье, Херсонда яшәүчеләр бөтенләйгә Россия гражданннарына әйләнә

Донбасс, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яшәүчеләр бөтенләйгә Россия гражданнарына әйләнә. Россия Президенты Владимир Путин Луганск, Донецк халык республикаларын, Запорожье һәм, Херсон өлкәләрен кушу турында килешүләрне имзалау тантанасындагы мөрәҗәгатендә шулай дип белдерде.

“Киев хакимиятенең һәм Көнбатыштагы чын хуҗаларының мине ишетүләрен, барыбызның да шуны истә тотуын телим: Луганск һәм Донецк, Запорожье һәм Херсонда яшәүчеләр безнең гражданнарга әйләнә. Бөтенләйгә ”, – диде дәүләт башлыгы.

Путин искә төшереп үткәнчә, Донбасста яшәүчеләр 8 ел буе геноцидка, атышлар һәм камалышка дучар булып яшәде. Ә Херсон һәм Запорожьеда яшәүчеләрдә Россия халкына карата карата нәфрәт тәрбияләргә тырыштылар.

“Референдумнар чорында Киев режимы сайлау комиссияләрендә эшләгән хатын-кызларга, укучыларга үлем белән янады. Сайлауга килүче миллионнарча кешене репрессияләр белән куркытты, әмма Донбасс, Запорожье һәм Херсон халкы, сынмады- сыгылмады, үзенең сүзен әйтте”, – дип ассызыклады ул.
Президент фикеренчә, үзләренең мәдәнияте, традицияләренә тугрылыклы миллионнарча кешенең тәвәккәллеге-батырлыгыннан көчлерәк бернәрсә дә юк.


Фикер өстәү