Үзәк сайлау комиссиясе: “Референдум көннәрендә Татарстанның өч шәһәрендә сайлау участоклары эшләячәк”

Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Херсон, Запорожье өлкәләрендә референдум көннәрендә Татарстанның өч шәһәрендә сайлау участоклары ачылачак. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев комиссия утырышында белдерде.

“Донецк һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре җитәкчелеге Россия Федерациясе составына керү мәсьәләсе буенча референдумнар үткәрү турында карар кабул итте. Тавыш бирү биш көн – 23-27 сентябрьдә узачак. Россиянең бөтен сайлау системасы Донецк һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре сайлау комиссияләренә ярдәмгә киләчәк. Татарстанның өч шәһәрендә сайлау участоклары эшләячәк. Алар Казанда, Чаллы һәм Әлмәттә ачылачак”, – диде ул.
Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, Казандагы сайлау участогының берсе – “Сәйдәш” концерт залында, Әлмәттә – “Нефтьче” мәдәният йортында, Чаллыда – “Родник” та эшләячәк.
“Бурычның мөһимлеген аңлыйбыз. Бу эштәге тәҗрибәгә таянып, референдумда тавыш бирү өчен участоклар эшен оештырачакбыз. Донецк һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән күченүчеләргә тавыш бирү мөмкинлеге булдырылырга тиеш. Без кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез”, – дип йомгаклаган сүзен Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.


Фикер өстәү